Әдәби сәхифә №7 (1045)
Уйлар катыш…
“Дөнья бетә!” — дигән кайгы катыш,
Мәңгелеккә уйда китеп барыш.
Аннан әле кире кайтканнар юк —
Телән, талаш, карга, сора, орыш.
Юлы да юк, кояш, ае янмый,
Без күнеккән гомер узганына.
Кырылып яткан кырык эшләр белән
Рәхәт бату хәтта тузанына.
Туяммы соң туып-үскән җирдән?
Тузганаклар тузгып орлык сипкән.
Үрмәкүчнең ятьмә үргән мәле
Күзгә күреп туймас якын икән.
“Яшим әле!” — дигән уйлар белән
Ярты юлдан кире борылып кайтыш.
Эшләр эшем, ашар азык калган,
Колач җәеп көтеп тора язмыш.
Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре
Ышансаң – ышан…
Колхозлар бар заманда авыл халкы эшсез ятмады. Хезмәт хакын юньләп түләмәсәләр дә, ял күрмәде, игенчелектә, терлекчелектә көнне төнгә ялгап эшләделәр. Шул ук вакытта үз хуҗалыкларын да алып барырга да тырыштылар. Менә шул авыл кешесе колхоз өчен бил бөккән чорда булды бу хәл. Ул вакытта Каниф абый фермада терлекче булып эшли иде. Гаиләсендә алты бала. Аларны киендерергә, тамакларын туйдырырга кирәк, хезмәт хакы гына җитми. Кем ничек булдыра — хуҗалыгын шулай тарта. Атлы кеше арба төбенә печәнен, утынын, туры килсә, ашлыгын салып кайта. Шулай бер кайтуында, Каниф абый, ат арбасы төбендәге саламга яшереп, ике чучка баласын урлап алып кайта. Кем дә булса артыннан күреп калган һәм хәбәр иткән күрәсең, иртән иртүк колхоз рәисе белән бригадир Каниф абыйның өенә килеп җитәләр. “Чучка балаларын урлагансың, судка бирәбез”, — дип кычкыра бригадир. Каниф абый да югалып калмый:
— Мин аларны урламадым, алар үзләре ияреп кайттылар, иптәш председатель. Вакытында яхшы ашаткач, эчерткәч, шул кадәр миңа ияләшкәннәр, артымнан калмыйлар, — дип җавап бирә ул. Аклануын дәвам итеп:
— Ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк, кайтып җиткәч кенә күрдем, иптәш председатель. Менә фермага әниләре янына илтеп куярга дип җыена идем, сез килеп җиттегез, — ди Каниф абый.
Ничек кенә акланмасын, эш барыбер судка кадәр барып җитә. Кемнең төрмәгә утырасы килсен, Каниф абый дуслары, танышлары белән моннан ничек котылу турында киңәшләшә башлый. Телгә бик оста, сүзгә тапкыр Хәким абый аны тыңлап торганнан соң:
— Ярый, мин сиңа котылу юлын өйрәтәм. Тик бер шартым бар: судта акланып, шушы эшеңдә калсаң, миңа да бер-ике чучка баласы алып кайтып бирерсең, — ди. Килешәләр болар.
— Әгәр дә судья: “Чучка балаларын урлаган өчен хөкемгә тартыласың”, — дисә, “Ну и что?” — дип әйт. “Хөкүмәткә зыян салгансың, төрмәдә утырачаксың”, — дисә дә, шул ук сүзләрне кабатла. “Үз габеңне таныйсыңмы?” — дип сораса: “Не хватало еще!” — дип җавап бир. Нинди генә сорау бирсәләр дә, шушы өч сүзне кабатла, — дип өйрәтә аны Хәким абый.
Менә суд көне дә килеп җитә.
— Каниф Камилович, фермадан ике чучка баласын урлагансыз, моның өчен сезне җәза көтә диюгә, Каниф абый: “Ну и что?” — ди.
— Без сезнең белән шаярмыйбыз, сезне төрмәгә утыртачакбыз, — ди судья.
Каниф абый калын тавыш белән: “Не хватало еще” — дигәч, судья, прокурор һәм тикшерүче бер-берсенә карашып алалар. Шул вакыт Хаким абый урыныннан басып, сүз бирүләрен сорый. Рөхсәт алгач:
— Ул бит авыру кеше, башы белән газап чигә. Күреп торасыз түбәтәе кыйгайганын, — ди.
Суд әгъзалары киңәшкә кереп китәләр. Ул заманда кая инде ул авыл җирендә кешене психик яктан тикшерү, справкалар сорап тору. Утырыштан соң судья чыга да:
— Иптәшләр, бу кешене хөкемгә тарттың ни, тартмадың ни, акылга сай икәне күренеп тора, кисәтү бирергә булдык, — ди.
Шулай итеп, Каниф абый хөкемнән котылып кала. Шатлыгыннан йөгерә-атлый өенә кайтып җиткәндә, Хәким абый аның артыннан чак куып җитә һәм:
— Күрдеңме, минем киңәш буенча котылып калдың? — ди.
— Ну и что?
— Килешү буенча чучка балаларын миңа кайчан китереп бирерсең? — дип сорый Хәким абый.
— Не хватало еще, — дип җавап бирә Каниф абый күзләрен зур ачып. Аннан тагын да зуррак адымнар белән атлап, капкасыннан кереп китә.
Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре
Елмайдым!
Якты көнгә күзем ачтым, уяндым.
Әллә нәрсә булды бүген — елмайдым.
Күңелем көр, йөзем шатлык тулы —
Үземне һич аңламадым бу юлы.
Гомеремнең көзгә кергән бер мәле,
Шул көзләрдә ник елмаям соң әле?!
«Гомер көзе, көз бит инде ул – сагыш,
Ә син күбрәк елмай», — ди эчке тавыш.
Чыннан да, ник соң боегып яшәргә?
Яшәүнең бит девизы бар: яшьнәргә!
Юк, күрмәссез сез мине моңсу хәлдә!
«Бер дә юкка елмайды», — дисез мәллә?
«Бер дә юкка уянды», — дисез мәллә?!
Миллионнар уяна зур галәмдә.
Ходай кушкач, уянабыз, яшибез,
Ә яшәгәч… матур итеп елмаерга тиешбез!
***
Урманнарга кердем берьялгызым,
Тирә-ягым ап-ак кар гына.
Мин ышандым, мин бит белдем синең
Килеп чыгасыңны яныма.
Яннарыма килдең, кулың бирдең…
Сукмакларны күмде ак карлар.
Мин — синеке, син минеке түгел,
Без бит инде күптән чит ярлар.
Урманнарда калдың берьялгызың,
Ап-ак карлар ява тын гына.
Тынычланган йөрәгемне кабат
Нигә салдың инде кайгыга?
Очрашырга сәбәп эзләмә син,
Эзләмә син мине, көтмә дә.
Карлы урман сукмагыннан атлыйм,
Сине… калдырамын үткәндә,
Мин инде яшәмим үткәндә.
Рәзилә Хәмидуллина, Иж-Бубый авылы
Син китергән хис
Якты иде ул көн —
Беренче кар төште.
Мин очышка әзер,
Гүя канат үсте.
Сиздем: ят итмәдең,
Син башладың сүзне.
Мин көткәнмен икән
Моңлы, уйчан көзне.
Аяз көнем бигрәк
Яктылана төште.
Күңелем гел икенче,
Шатлык йөзгә күчте…
Син башканы сөйдең.
Язмыш үртәп йөртте.
Күрешүләр көтеп,
Дистә еллар үтте.
Очраштырды юллар,
Үчекләгән төсле.
Онытып булмый сине,
Бу юлы хис көчле.
Сине күргән саен,
Ул хис һаман үсте.
Шигъри юллар булып,
Ак кәгазьгә төште.
Офыгым киңәйде,
Тик очалмам төсле.
Сабыр йөрәк саклар
Син китергән хисне.
Фәридә Айдарова, Әгерҗе шәһәре
Ышанычым яуларга кирәкми
Минем ышанычым яуларга кирәкми.
Кирәк түгел, күңел тәрәзәмне ачарга каерып.
Йозаклар эленгән икән, бикле икән җаным,
Китүең хәерле, кысталмый, борылып.
Телең әрәм итмә, сузма кулың,
Дәва эзләп үрелмә ярама.
Син уз да кит, дәвам итеп юлың,
Калын пәрдә корган утсыз тәрәзәмә
Җавап эзләп, борылып карама.
Туңган җанны эретерлек җылың
Барын беләсең, тоясың икән,
Син кагылма, дәшмә миңа,
Кояш булып кабын гына, иркәм.
Ак нур булып, болыт арасыннан
Түгелгән җылыңа коенырмын.
Минем ышанычым яуларга кирәкми,
Кояшка мин үзем гөлдәй ачылырмын.
Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре




