Әдәби сәхифә №8 (1046)

Ник туктамадың?..
70нче елларда авылдан район үзәгенә барып кайту үзе бер могҗиза иде. Чөнки маршрут автобуслары йөрми, йөрсә дә көненә бер тапкыр, ничәмә авыллар аша үтә. Авыл саен кешеләр утыра торгач, басып торырга да урын калмый. Юлда нинди транспорт туры килә, халык шуңа утырып йөрергә мәҗбүр булды. Әгәр машина яки трактор туктап утыртса, кузов дип тә тормыйсың, утырасың. Кабинада 5-6 кеше утырып барган чаклар булды.
Шулай бервакыт, китаплар, дәфтәрләр алырга дип Борай район үзәгенә юл тоттым. Утыртуларын сорап, юл чатында кул күтәреп торам. Менә бер машина килеп туктады. Машина йөртүче Мәгъдән абый икән, кабинасы тулы кеше булуга карамастан, мине дә утыртты. Район үзәгенә җитәрәк аклы-каралы таягын болгый-болгый ГАИ хезмәткәре машинага таба атлый-йөгерә килмәсенме?! Хәзер ни булыр, штраф салыр инде, дип уйларга да өлгермәдек, Мәгъдән абый машина тәрәзәсен яртылаш кына ачып: “Урын юк, кузовка утыртмыйм”, — дип узды да китте бит тегене. “Мәгъдән абый, ник туктамадың, ул бит ГАИ хезмәткәре?” — дигән идем: Мин бит аны “Утырт әле?” – дип, кул күтәрә дип уйладым. Юлда кеше күп булгач, баш буталып киткән, — диде Мәгъдән абый.
Район үзәгеннән әйбәт кенә йөреп кайттык, аннан соң да Мәгъдән абыйны анда-монда чакыручы булмады. Хәзер булса штраф кына түгел, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәрләр иде. Әле дә булса, без бу вакыйганы көлешеп искә алабыз.
Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре
Яратам!
“Яратам!” — дип дәшәм һәркөн иртән,
Ягымлы һәм матур булганга.
Рәхмәтлемен безне очраштырган
Гөлчәчәкле урман-аланга.
Йөзләреңдә кояш нуры уйный,
Матур итеп көлә беләсең.
“Яратам!” — дип карыйм күзләреңә,
Чын йөрәктән сөям, күрәсең.
Яратам шул инде, ни хәл итим,
Миңа сине рәхәт ярату.
Сине сөю — җан азыгы җыю,
Сине сөю — бәхет тарату.
Төшләремдә генә түгел дим дә,
Шатлык хисләремне таратам.
Ярый безне язмыш очраштырды,
Яратам шул, җаным, яратам!
Венер Садыйков, Ижау шәһәре
Кич утырыйк!
Кич утыру, уен, аулак өйләр —
Матур гадәт – борынгыдан килгән.
Танышулар, табышулар, кемдер
Гомерлеккә диеп ярлар сөйгән.
Онытылмаган авыр елларда да
Кич утыру җаен тапканнар.
Җыелышып тыныч, аулак өйгә,
Тәрәзләрне ныклап япканнар.
Ут эченнән ирләреннән килгән
Хатларын укып толлар юанганнар,
Күз яшьләрен сөртеп елмайганнар,
Сагышланып, бергә җырлаганнар.
Биш энәгә элеп күз нурларын,
Җан җылысын урап җепләргә,
Җылы оекбаш, бияләйләр, кофта
Бәйләгәннәр батыр ирләргә.
Аулак өйләр ерак калсалар да,
Кич утыру яши бүген дә.
Авыл халкы кич утыра шулай —
Эшләр беткәч — кышын, көзен дә.
Кемдер бәйли, кемдер тегә, чигә,
Кемдер исә гәҗит караштыра.
Әби сөя-сөя оныгыннан
Бакча яңалыгын сораштыра.
Гаиләләр кич утыра шулай,
Төнгә кадәр бергә, гәпләшеп.
Көзләр җитте, әйдә, кич утырыйк,
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп.
Дөнья куып, күңел ялгызлыктан
Бикләнмәсен сандык эченә.
Кич утырыйк, кул эшләре белән
Дәшик, әйдә, дуска, күршегә!
Кич утырыйк!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы
Кул сорарга кайта егет
Урамда җил, талгын буран
Кубызына биетә.
Кар бөртекләрен битемдә
Сулыш белән эретәм.
Карлар шаян күбәләктәй
Керфегемә куналар.
Учларыма алыйм дисәм,
Эриләр, юк булалар.
Урам юлы бер тар сукмак,
Һава рәхәт суларга.
Егет килә безнең өйгә
Минем кулны сорарга.
Үзе каушый, дулкынлана.
Безнең йортта карашы.
Минем җанда ялкын, шатлык,
Сер бирмәскә тырышам.
Уйланадыр: кул сорауны
Нинди сүздән башлармын.
Күрәм: матур сүзләр эзли,
Кыек салып башларын.
“Сердәшем бул, егет! — димен, —
Бул минеке гомергә.
Тормышыбыз матур булсын
Синең белән гел бергә.
Очраштырып язмыш безне
Яктыртты бит юлымны. Әткәм, әнкәм каршы килмәс,Бирәм сиңа кулымны”.
Кул сорау ул – изге гамәл,
Шатлык тулы күңелләр.
Изге гамәл дәфтәрендә
Никах, аннан туй көннәр.
Юлия Манурова, Ижау шәһәре
Туган ягым
Биме сулары, урман буйлары,
Бик ямьле безнең Тугызбуйлары.
Йөрәккә якын, син, туган ягым,
Гел синең хакта минем уйларым.
Таныш басулар, кырлар, урманнар,
Олы болыннар, бормалы юллар.
Йөрәкне назлый кояшлы тугай,
Аланнар тулы чәчәкләр, гөлләр.
Күңелгә канат куя туган як,
Кошларның язын илгә кайтуы.
Күңелдә шигъри юллар тудыра
Сандугач сайрап ал таң атуы.
Рамил Мухгалин, Исәнбай авылы
Хиссият
Ак карның төсенә соклана-соклана,
Адымнар ешая тынлыкта.
Чыңлый күк көмештәй саф, чиста һәм йомшак
Сөенеч тавышы ул якта.
Ул якта ап-ак кар да аграк,
Төслерәк һәр мизгел, күренеш.
Шатлыктан шатлыкка үрелгән күңелнең
Сулышы тирәнрәк мең өлеш.
Бәхеттән бәхеткә очына-очына
Йөрәкнең тилергән бер мәле.
Бу хисне ап-ачык тоемлап, сурәтләп,
Ак биткә төшергән кем әле?
Кем микән сөйкемле сүзләрне сәйләндәй
Таң саен кылларга сак тезә.
Көн саен матурлык хакына талмыйча,
Иң усал җилләргә дә түзә?
Ул тоя мизгелнең баллысын, татлысын.
Тәмле сүз — мең рәхәт җанына.
Күзләре төбәлгән сөюнең гарешенә*,
Хис-ялкын бәйләме — ярына!
*гареш — иң югары, бөек урын, Аллаһ тәхете.
Гөлназ Яппарова, Мәдъяр авылы



