Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә №9 (1047)
28.02.2013

Әдәби сәхифә №9 (1047)

Туган нигез

Бушап калган авылымда
Ураплар буран бурый.
Туган нигеземә ятып,
Җил генә үксеп елый.

Монда бар да якын, таныш
Сеңеп калган йолалар.
Куралар әнидәй дәшеп
Ымсындырган булалар.

Синдә калды яланаяк
Атлап киткән балачак.
Карга боткасында яккан
Учак мәңге калачак.

Каршы ала хатирәләр,
Монда канат яралган.
Тәүге мәхәббәт кичләре
Хәтергә сеңеп калган.

Истәлекләр искә төшә,
Уй йөгерә еракка.
Күптән тынган гармун моңы,
Гамьсез сагыш таллыкта.

Сине бик сагынып кайттым,
Нигезем — газиз оям.
Синең нурыңның яктысын
Чит җирләрдә дә тоям.

Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы

 

Аксакал киңәшләре

Җитәкче итеп куялар,
Бераз куркыта, шүрлим.
Аксакал янына килдем:
“Бирче киңәш, нишлим?” – дим.

“Синдә бар ныклык, кыюлык,
Эшләр өчен бар теләк –
Югарыга күтәрелү
Өчен нәкъ шулар кирәк.

Вазифаң югары булгач,
Киңәшем тот исеңдә:
Өстә кала белү – сәнгать,
Сәнгать булсын эшеңдә.

Вакытында китә белү
Сорар синнән зирәклек.
Чик-чама бел һәм зирәк бул –
Шул сыйфатлар кирәкле!”

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре

 

Гөлләр ник сула?

Кояш нурлары тәрәзә пыялалары аша Рәшидәнең пешкән чия төсенә буялган  иреннәренә куна. Иркә дә инде бу язгы кояш! Әнә ничек иркәләнә, йә үзе иркәли. Карасаң, болытлар артына качып та өлгергән. Аңламассың аның холкын…

Йокы бүлмәсенең тәрәзәләре биек, зур, иркен. Ринат исән чагында алдылар алар бу фатирны. Ирен күмгәннән соң, менә ике ел инде, чәчәкләр үстерү белән мәшгуль Рәшидә. Тәрәзә төбе тулы яран гөл дә, тамчы гөл. Алар бер-берсенә сихри елмаеп тәрәзәдән иңгән кояш  нурларына тартылалар, савыт төбендә калган суны күрсәтми генә сөзеп эчәләр.  Менә тураеп, яшелләнеп, матураеп үсеп китәрләр кебек. Кояш белән гөлләр арасында булган шушы үзара аралашуны күзәтеп вакытын уздыра Рәшидә. Тик ак, ал,  кызыл яраннар да ялгызак булу хисен баса алмыйлар, назлап үпкән кояш нурлары җылысын иреннәре тоймый, җанына, күңеленә рәхәтлек бирми. Күңеле хушланыр урынга үртәлә, үзен кая куярга белми. Гөлләре иртән күтәрелеп  киткәндәй булалар, ә кичкә таба кабат шиңәләр. Төпләре дә корымаган, суның да артыгын сипми, югыйсә. Гөлләр ник сула?

Кояшны болытлар капласа, Рәшидәнең кәефе бигрәк бозыла. Ирен, балаларын, оныкларын сагына башлый. Тик соң инде, аның кояшы сүнгән, гөле сулган, күкрәге тулы үкенеч. Кайнар яшьләрен түксә дә, үткәннәрне кире кайтара алмый.

Рәшидәнең әтисе Уфада нефтьчеләр оешмасының баш инженеры булып эшләде. Алар гаиләдә өч бала — үзе игезәкнең сыңары. Иркен, мул тормышта яшәп үстеләр. Абыйсы, Мәскәүгә китеп, үз тормышын корды. Игезәкнең сыңары Рәфидә Чаллыга кияүгә чыкты. Рәшидәгә дә вакыт иде. Хастаханәдә регистрация бүлегендә эшли иде ул. Әллә әтисе байлыгы өчен, әллә үзен ошатып артыннан йөрүче егетләр күп булды, тик җаны берәүгә дә тартылмады. Тора-бара, башкалар бәхетле тормыш кичергәнне күреп, аның да калышасы килми башлады. Элегрәк сайланган булса, хәзер инде кемгә булса да кияүгә чыгу теләге иде.

Шулай беркөнне бер төркем егетләр, медицина тикшерүе үтәргә хастаханәгә килделәр. Рәшидә үз эшен башкарган арада егетләрне күзәтте.

Ул югалып калмыйча:

— Егетләр, ник аптырап калдыгыз, вакытыгыз жәл түгелмени? Менә шушы кабинетларга рәхим итегез, — диде, тиешле кәгазьләрне биреп.

Озын буйлы, соры күзле, үтә дә чиста, матур итеп киенгән Ринатны Рәшидә бер күрүдә ошатты. Паспорты эш урынында калган егеткә медицина тикшерүен тиз арада үтәргә кирәк иде. Нәрсәдән сүз башларга баш ваткан кызга бу бик тә уңай килде.

— Бар документым да бар, тик паспортымны самолетка билет алыр өчен алып калдылар, иртәгә командировкага китәм, – диде Ринат.

— Бер дә борчылмагыз, мин сезне болай гына үткәрермен, – дип җавап бирде  Рәшидә һәм Ринатны табиблар утырган бүлмәләргә алып кереп китте. Менә шул көннән кушылды аларның язмышлары. Бер ай вакыт чамасы очрашып йөрделәр, аннан туй ясап, гаилә корып җибәрделәр. Ишле гаиләдә үскән Ринат бик тә эшчән, пөхтә ир иде. Рәшидә дә вакытында ашарга пешереп куйды, бүлмәдә чисталык тотты. Уллары Руслан туды. Тик менә кызлары Гөлнараны тапканнан соң Рәшидә бик үзгәрде. Декрет ялыннан соң эшенә чыкмады. Әтиләре күп акча эшләгәч, әниләренең эшләмәве берәүне дә борчымады. Гаиләдә шулай булырга тиеш кебек тоелды. Балалары әкренләп үсте, укып чыгып, үз тормышларын кордылар. Тик Рәшидә генә елдан-ел ялкауланды, һәр эштә иренә салынды, үз көен генә көйләп яшәвен дәвам итте. Акча тәмам бозды аны. Соңгы ун ел эчендә иренә, токмач җәеп, аш пешереп ашатканы да булмады. Кибеттән коры-сары ризык алып кайтып кына әзерләде. Ә үзе: “Тазарам”, —  дип, бик әз ашады. Төрле кыйммәтле буянгычлар  алып сөртергә, битенә маскалар ясарга, кибеттән-кибеткә кием карарга вакытын кызганмады. Иренең: “Акчаны белеп тот, юкка-барга туздырма, олыгаеп киләбез бит”, —  дигән сүзләренә колак та салмады.

— Рәшидә, фатирны алыштырып, балаларга бүлеп бирсәк, бакча да алыр идек, – диде ул беркөнне хатынына.

— Фатирың да, бакчаң да кирәкми, мин булганына канәгать. Балалар үзләре акча эшләп фатир алсыннар, – дип кырт кисте Рәшидә. Аннан  вакыт буенча гына эчелә торган витаминнарын эчеп куйды һәм битенә кибеттән алган  әзер маскасын салды.

Кычкырып кабынмады Ринат, тәмәкесен алып, чыгып китте. Соңгы вакытларда башы авырта, йөрәге дә кысыштыра иде аның.

Икенче көнне Ринат әкрен генә кузгалып, бер сүз дә әйтмичә эшенә чыгып китте. Бу аның Себергә соңгы тапкыр китүе булды. Икенче көнне Рәшидәгә улы Руслан шалтыратты:

— Әни, бүген төнлә әтигә инсульт булды. Әти башка юк…

Ике ел ялгызы яши Рәшидә. Әтиләре вафатыннан соң балалары да килми башладылар. Шәһәрнең моңлы манзарасына карап торган хатын шул чакта кул аркасы белән мөлдерәмә күз яшьләрен сөртеп куйды. Тәрәзәдән иңгән кызгылт кояш нурларын  күреп, ут булып янган битен учлары белән каплады һәм мендәргә капланды.  Аскы иреннәрен тешләгән хәлдә күзләрен йомып торганнан соң, өметсез, мескен караш белән тәрәз төбендәге гөлләргә карады. Яран гөлләр корып, соры төс  алганнар, тамчы гөлләр сулганнар иде…

Ализа Хурамшина, Кама авылы