Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 11-2020
12.03.2020

Әдәби сәхифә 11-2020

Бәхет бит ул

Кемдер аз шатлыкка
Исхластан шатлана.
Гөл таҗыннан тылсым,
Рухи илһам ала.
Исән һәм сау булсаң,
Шулар бәхет бит ул,
Туган төбәк, җирең
Сиңа тәхет бит ул.

Асия Корбангалиева.

 

 

 

 

 

Госман Вәлиев
Бәхет

Бәхет бит ул – алтын-көмеш түгел,
Кесә тулы акча булу да…
Сау-сәламәт икән тәннәребез,
Шөкер кылып яшик тормышта.

Бәхет — “Мерседес”та йөрү түгел,
(Гади машина да бик ярый),
Күңел тынычлыгы белән йөреп,
Гыйбадәт кылып яшәүгә карый.

Бәхет бит ул – күңел ачу түгел,
Чибәрләрне сөеп йөрү дә…
Балаларың, оныкларың белән
Матур, сабыр дөнья көтүдә.

Бәхет бит ул – салмыш йөрү түгел,
Тулы акыл белән торуда!
Гаиләңә хәләл ризык өчен
Хезмәт итеп арып-талуда.

Бәхет бит ул – гел янәшә булып,
Парың белән бергә яшәүдә.
Олыгайган көндә парың белән
Серләшеп кайнар чәй эчүдә.

Бәхет – түрә булу гына түгел,
Халкыңны, хаклыкны ярату.
Туганнарың белән аралашып,
Нәсел җебен өзмәү, ныгыту.

Бәхет бит ул – дога белән яшәү,
Чистарынып намаз укуда.
Күңелеңне чиста һәм пакь тоту,
Ахирәткә әзер булуда.

Бәхетле булыйк, туганнар, дуслар,
Бәхет кирәк һәрберебезгә.
Бәхет сандыгының ачкычы да
Йөри бит фәкать үзебездә.

Түбән Кама шәһәре.

Гыймран Сафин
Рухы ныклар

Яшәеш ныклыгын читкә куеп,
Нәсел җебен өзми саклар.
Ерак бабаларын онытмыйча,
Ата-ананы, туган халкын яклар
Бары рухы ныклар.

Туган телгә үлем янаганда,
Көрәшкә күтәрелер чаклар.
Дошман вәгъдәсенә ышанмыйча,
Киләчәккә айнык карар
Бары рухы ныклар.

Изге Исламга тугрылык белән
Хак дин догаларын ятлар.
Тәңресе кушканча итеп гомер,
Мөэмин-мөселманнан ярдәм күрер
Бары рухы ныклар.

Үз антына тугрылыклы калып,
Туган илен, газиз халкын саклар.
Көчсезләргә сузып ярдәм кулын,
Милләтпәрвәр итәр кызын-улын
Бары рухы ныклар.
Ижау шәһәре.

Рәисә Шаниязова
Җайдакка

Ераклардан күзәтәмен сине,
Уйнаккалый җилдә атың да…
Чаптың, җайдак, ә мин торып калдым
Син күтәргән тузан астында…

Яннарыңда, тирә-якларыңда
Беркемне күрмичә чабасың…
Син беләмсең — бүген аткан укны
Соңрак үзең тотып аласын?..

Башың бүген горур, иелмәсен,
Атың тояклары тузмасын…
Минем гомерем дә «юлсыз җайдак »
Сыман буш һәм зая узмасын.

Синнән калган тузан бер басылыр,
Юар аны язгы яңгырлар.
Кайларга чапсаң да, бу дөньяда —
Бездән өстен булган Ходай бар…
Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Тиздән

Ел фасылы язга күчә,
Күңелгә кояш керә.
Тирә-як нурга күмелгән,
Бәйрәмдәй шуңа күрә.

Тамаша – күзләр камаша, —
Мең төрле төскә кереп,
Җемелдәп тора ап-ак кар,
Ямьле җыр суза эреп.

Тансыклаган кара җир дә
Бизәк булып күренә.
Шаян нурлар бәбкә эзләп,
Тал-чыбыкка үрелә.

Йокыдан соң ак каеннар
Ефәк чукларын тарый.
Юашланган язгы җил дә
Уйнар юлларын барлый.

Яз килә шулай галәмгә,
Ашыкмый гына атлап.
Тиздән елга ташып агар,
Ак бозлар эрер шартлап.

Нәни кошлар кайтырлар да –
Күңелгә җыр салырлар.
Үткән кышлар кыеклардан
Тамчы булып тамарлар.
Воткинск шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Кара онытып!

“Яз!” — диеп куанган аз идеме,
Ваз кичүләр җайсыз акылдан,
Аз булдымы мендәргә капланып
Үксегәннәр кабат, ахырдан…

“Яз!” — диеп ашкынган аз идеме,
Кояшка үрелеп җылынган,
Тансык назың тояр өчен генә
Кайнар куеныңа сыенган.

“Яз!” — диеп алданган аз булдымы,
Бураннар салкынын онытып.
Күзләр кояштан камаша иде,
Берәү дәшә иде яратып.

Һәм шуларның барын, барысын да
Кара әле бүген онытып,
Тәрәзәгә кабат март кагыла
Җылы вәгъдәләрен яңартып.
Казан шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Акла милләт исемен

Нинди догалар укырга,
Нинди хәйлә табарга,
Ничек телне өйрәнүгә
Илткән юллар салырга?

Нинди үгет-нәсыйхәтләр
Укырга колакларга?
Ходайдан бирелгән телне
Ничек саклап калырга?

Без — татарны милләт иткән
Ул бит – ана телебез.
Үзебезнең туган телдә
Сөйләшергә хаклы без!

Татар булып килгәч җиргә,
Йөрткәч татар исемен,
Булыйк чын татар кешесе,
Аклыйк милләт җисемен.
Ижау шәһәре.