Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 14-2017
6.04.2017

Әдәби сәхифә 14-2017

Шиһабетдин Садыйков
Саулык

Саулык — бәхет, саулык — байлык,
Саулык — бөек хәзинә.
Яшә идең гомер буе
Гел сәламәт хәлеңдә.

Сау-сәламәт булып яшәү —
Җирдә иң изге теләк.
Шул теләгең кабул булса,
Син бик бәхетле, димәк.

Тәнеңдә — көч, күңелдә — дәрт
Балкып тора, сау булсаң.
Саулык — кеше гомеренең
Төп тоткасы, аңласаң.

Саулык булса, шатланасың,
Ак өмет уятасың.
Бу матур газиз дөньяны
Өзелеп яратасың.

Ялкынланып, дулкынланып,
Балкып яшисе килә.
Миннән бәхетле кеше юк,
Диеп әйтәсе килә.

Дөнья ямьле: яшәү тәмле,
Яшисе килә мәңге.
Өмет итәм һәр туган таң
Үтәр, диеп, бәхетле.

Бар теләкләр кабул булсын,
Ак өметләр аклансын.
Кайнар тәндә сәламәтлек
Гомер буе саклансын.

Ижау шәһәре.

Ринат Батталов
Ирләр

Антлар гына түгел, тарих үзе
Ирләр каны белән язылган.
Нур Әхмәдиев

Гаярь булган элек ирләр,
Гарьчел, куркак булмаган.
Интермескен булып өйдә
Интернеттан сулмаган.

Ватанпәрвәр булган ирләр,
Җиңгәннәр һәр алышта.
Туган илен, газиз халкын
Сатмаганнар ялгыш та.

Чын ир булган элек ирләр,
Бик күп бала яралткан.
Туган илгә хезмәт итәр
Уллар, кызлар тараткан.

Милли җанлы булган ирләр,
Булмаган артист-комик.
Мутант, маңкорт үрчетүче
Махсус бакча-питомник.

Бик ярдәмле булган ирләр,
Хезмәт иткән халыкка.
Булыштым дип, хәмер эчеп,
Әйләнмәгән сарыкка.

Моңлы булган элек ирләр,
Җыр-биюне яраткан.
Татар моңын җир йөзенә,
Тараткан һәр тарафтан.

Дини булган элек ирләр,
Коръән, дога ятлаган.
Аллаһ, Ватан каршында да
Намусын саф саклаган.

Туганлыкны белгән ирләр.
Ашка-суга йөрешкән.
Йорт саламы, корт сарамы,
Калмаганнар бер эштән.

Ил язмышы — ир язмышы,
Ир күңеле — күбәләк.
Безнең хакта ни язарлар?
Әйдә, уйлыйк бергәләп!

Сискәнә өн, нигә ярсый,
Кая бара бу агым?
Даһилыктан кыргыйлыкка
Бер генә, тик бер адым.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Җитәр миңа татар булганым

Ак калфаклар киеп үсмәдем мин,
Муен шәрә булды, аяк шәрә.
Үсмер чакта чәчләр бөдрәләтеп,
Китеп барган идем шәһәргә.

Биек үкчә белән шак-шок басып,
Асфальт урамнарда йөрдем мин.
Хәзер башкачарак, тик барыбер
Калебем кушканнарны үтәмим…

Милли диеп кенә калфак кию
Баетмыйдыр эчке дөньяны.
Тышкы матурлыкны ясыйсың ул,
Күңел ясый матур ялганны.

Ак калфакка мәдхия җырламыйм,
Тәрбияләнсәм дә милли рухта.
Күреп үстем әбием чәчкәйләрен
Яшереп бәйләгәнен шәл-яулыкка.

Яулыкларның күрдем ниндиен дә,
Тик күрмәдем ап-ак калфакны.
“Сак-сок” бәетен көйләп сөйләгәндә
Сеңдергәнмен әдәп-әхлакны.

Башлангычын дини тәрбиянең
Әби салды бала-күңелемә.
Милли тәрбиямне саклап калды —
“Рәхмәт”, — диям туган телемә.

Ак калфаксыз узды балачагым,
Үсмер чакта кимәдем аны.
Сәхнәләргә кигән булды кайчак
Уянсын, дип, татарның аңы.

Тыпырчынмый яшәп ятам әле:
Аяк сузсам, кыска юрганым.
Калфаксыз да гомер үтә икән,
Җитәр миңа татар булганым.

Иж-Бубый авылы.

Рәзилә Нурисламова
Ахырзаман

Ата улны, ана кызны белми,
Күрше-күлән бер-берсенә керми,
Атаны ул колакка да элми,
Әллә инде ата диеп белми?!

Килеп җитте бугай ахырзаман!
Талашадыр туган белән туган.
Белгәннәре: байлык, акча һәм дан.
Бар кешегә ирек, хөрлек, мәйдан.

Кая китте безнең ак бабайлар?
Төпле киңәш бирер әбиләр?
Яшь әниләр тәртипсезлегеннән
Газап чигә нәни бәбиләр.

Авызларында бит тәмәке,
Кулларында сыра шешәсе.
Шундыйларның ипи шүрлегенә
Килә шәпләп менеп төшәсе.

Ата сүзе закон булган элек,
Матчага кыстырылган талчыбык.
Бер караштан курыккан бала-чага
Хәзергеләр бал корты күк чага!

Бу дөньяга без кунакка килдек,
Яшик бергә киңәш-табыш итеп.
Ата-ана урынында булсын,
Инсафлылар көн дә артып торсын.

Фәкыйрьләргә бирик сәдаканы,
Намаз укыйк, җуйыйк гөнаһларны.
Сабыйлар да көн дә туып торсын,
Илләребез тыныч, имин булсын!

Тирсә-Ижау.