Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 15-2020
8.04.2020

Әдәби сәхифә 15-2020

Саҗидә Аширова
Умырзая

Язгы кояш нурларыннан,
Кар суыннан көч алып,
Умырзая баш калкыта,
Кар катламнарын ярып.

Умырзая назлы чәчәк –
Булмый үреп такыя.
Кыска шул аның гомере,
Чәчәкләрен җил коя.

Кояш нурларын сипсә дә,
Карашлары сагышлы.
Язмасын һич беркемгә дә
Умырзая язмышы…

Умырзая хәтерләтә
Яшьлек, сөю хисләрен.
Чәчәк тотып, сөйгән ярым
Килә иде кичләрен.

Умырзая таҗларында
Җемелди кар сулары.
Умырзая гомередәй
Үтте яшьлек еллары.
Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Тормыш

Тормыш бит ул кызык,
Кызганыч та, бар анда сөенеч тә,
Югалту да, көенеч тә,
Мәхәббәт тә, үкенеч тә…

Тормыш – мизгел, була аның
Шатлыкка тулганы да,
Заяга узганы да,
Кабынып, сүнгәне дә…

Тормыш бит ул — бер алдавыч —
Акча анда җим кебек…
Адаштыра, ялгыштыра
Саташтыра җен кебек…

Тормыш бит ул – зур мөмкинлек
Файдаланган кешегә…
Берәү эзли, җылы таба,
Берәү туңа, күшегә…

Тормыш бит ул — уй, хыяллар
Чынга ашарга туган…
Канатларын кага-кага
Яктыга әйди сыман…

Тормыш бит ул – бер җыр
Салмак, ярсу, моңлы…
Өзелмәсен… азаккача
Җырлагыз бу җырны!
Исәнбай авылы.

Нәҗип Камалов
Кызганамын

Ана телен аңламаучы,
Туган телен санламаучы,
Маңкорт татар – гамьсез татар, –
Сезне уйлап сызланамын.
Корсак колы – юньсез татар,
Андыйларга ачулымын,
Шундыйларны кызганамын.
Сарапул шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Хатирәләр арта күңелдә

Гомер үткән саен, хатирәләр арта,
Хәтер өсти җанга, күңелгә.
Хәерлесе, хәерсезе бардыр,
Йөрәк тиеш барсын җиңәргә.

Ташлар ишелгәндәй була җанда,
Сүз югала әйтер чагында.
Бәхет килсә – шул җан күккә аша,
Югарыга үрли тагын да.

Хатирәләр арта, кайчак ташып,
Яңгыр булып ява күзләрдән.
Еллар үткән саен, кылдай күңел
Сынар була усал сүзләрдән.

Җанга якын мәлләр, хатирәләр,
Өстәлсен игелек, изгелек.
Хәтерләрдә яхшы калыр өчен
Уйланчы син, кеше, иң элек.

Гомер үткән саен хатирәләр арта,
Катлам булып җанга еллар ята.
Воткинск шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Классташ­ларыма

Классташлар, сабакташлар
Балачакта, яшьлектә.
Сездән якыннарны тапмыйм
Бик күп еллар яшәп тә.

Гомер юлымны ямьләүче
Сез беренче бизәк тә.
Еллар үткәч, ямансулап,
Сагынам бигрәк тә.

Мәктәп еллары һичкайчан
Онытылмый ул, беләм.
Иң бәхетле минутларны
Үткәрдем сезнең белән.

Шаулы мәктәп елларында
Кем сөймәгән кемнәрне?
Минем кебек сагынасызмы
Шул бәхетле көннәрне?

Гомернең матур чаклары
Сезнең белән үтелгән.
Үпкәләткән чаклар булса,
Сездән гафу үтенәм.

Арадан киткәннәргә дә
Булыйк хәер-догада.
Беләбез бит, мәңгелеккә
Калып булмый дөньяда.

Классташлар, партадашлар,
Урыныгыз йөрәктә.
Онытмыйк бер-беребезне
Кайда гына йөрсәк тә.
Салагыш авылы.