Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 17-2020
22.04.2020

Әдәби сәхифә 17-2020

Элмира Нигъмәтҗан
Күкләр киң ул

Ярый әле бу йолдызлар биек,
Һәркем алма кебек кояр иде.
Бер чамасыз йолдыз койганнарын
Күреп, җаным бик тә көяр иде.

Ә йолдызлар алар, коймасаң да,
Атылалар җиргә күкне ярып.
Һәр кешенең үз йолдызы була,
Һәркем көтә җирдә насыйп ярын.

Йолдызның да төрлеләре була,
Тоныклары була, яктылары.
Ярның була уттай яндырганы,
Гомер буе юлың яктыртканы.

Теләк телә ихлас дога белән
Насыйп булсын диеп тигез парың.
Күкләр кавыштырыр, һич онытма
Сиңа насыйп булган кешең барын.

Галәм киң ул, күкләр иксез-чиксез.
Күк йөзендә йолдызлар да сансыз.
Үз йолдызың төшәр алларыңа,
Тик үрелә генә күрмә саксыз.
Ижау шәһәре.

 

 

Тәнзилә Хәбибуллина
Сакланганны Аллаһ саклар

Илләр буйлап вирус йөри,
Кемне эзли торгандыр?
Эчтәлеген белеп булмый:
Нинди план коргандыр.

Төрле-төрле фикерләрдән
Баш ватып йөргән мәлдә.
Азык-төлек әзерләдек
Кунак көтәбезме әллә?

Алга килми беркем белми
Әллә чын, әллә ялган.
Булмас димик һичнәрсәне,
Тәкъдиргә нәрсә язган?

Дөнья — сихри бер урын ул,
Аның серләре эчтә.
«Сакланганны Аллаһ саклар»
Дигән сүз торсын истә.
Салагыш авылы.

Әлфирә Низамова
И, Ходаем, ташлама

Ий Аллаһым, кодрәтең киң
Ап-ак карга төргәнсең…
Кирәк тапсаң, апрельдә дә
Кышлар ясый беләсең.

Ий Аллаһым, тели калсаң,
Утка-суга саласың…
Кулларыма кергәнне дә
Кайчак тартып аласың.

Юмартлыгың чиктән ашкан —
Көтмәгәндә бирәсең…
Күпләр йөзен чөергәндә,
Син ярдәмгә киләсең.

Ий Аллаһым, Син күрәсең:
Без — упкын читләрендә…
Бала, оныклар ябышкан
Әниләр итәгенә…

Акланмыйбыз, якланмыйбыз…
Без гөнаһлы – барыбыз!
Илаһи зат, әмерең яз:
Ишелмәсен ярыбыз!

Мәрхәмәтеңнән ташлама
Нарасыйлар хакына…
Саҗдә кыла иманлылар,
Ә күңелләр таганында
Көн-төн өмет атына!…
Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Әле яшисе килә

Бу гомерләр үтмәс сыман,
Без дә яшь калыр сыман.
Күк күкрәтеп эшләр сыман,
Тоела иде һаман.

Кай арада гомер узган?
Киясе күлмәк тузган.
Чал чәчен тузгытып, картлык
Кул болгый табып шатлык.

Ник ашыга? Ашыктыра…
Тормыш бит, балкып тора.
Күңел унҗидедән чыкмый,
Бернидән дә курыкмый.

Наздан әле туялмаган,
Җаны пакь, буялмаган.
Дәрте һәм дәрманы барда –
Бирешми моңга, зарга.

Эшләрем һаман бихисап,
Тотар өчен бер хисап.
Менеп булмый һич үренә —
Бәхетнең иң түренә.

Картлыкмы миңа үрелә?
Йөрәк бераз сүрелә.
Төшенәм төн серенә,
Иртән кояш күренә.

Җаным, яшим, яшим, диеп,
Шул нурларга төренә.
Мин әйләнәм Аллаһының
Иң яраткан беренә.
Воткинск шәһәре.