Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 2
15.01.2015

Әдәби сәхифә 2

Ибраһим Биектаулы

12 ел Галәм утлап,
кабат кайттың, Кәҗәкәй.
Сиңа зур өмет баглыйбыз:
Кәрзинеңдә нәмәкәй?

 

Әлфирә Низамова

Авылымда Яңа ел

Яңа елны көтә авыл,
Акка төренгән урам.
Кар өсләре җем-җем килә,
Күзләр камаша нурдан.

Битләрне чеметеп ала,
Йөгереп йөри салкын.
Ап-ак бәс — каен, шомыртта,
Балан, миләштә — ялкын.

Адашкан бер яфрак белән
Куышлы уйный буран…
Авылдашлар искитмәле
Кар сыннар ясап куйган…

Бераз соңга калганына
Үкенгәне сизелә…
Кыш бабай ак бөртекләрне
Сибә дә, сибә генә.

Ап-ак карлар бөтерелә,
Оча да, оча гына.
Авыл шулай кереп бара
Яңа ел кочагына…

Исәнбай авылы.

Зәйнәп Зәкиева

Кышкы эз

Кышкы урман шаулый, төз наратлар
Ылыс исе, яуган кар исе.
Тезелеп киткән ап-ак каеннарга
Карыйсы да килә, карыйсы.

Җем-җем килеп алга дәшә сыман
Карда сызылып яткан ике эз.
Кышларыңа илтә бу эзләр дип,
Сагышланма, күңел, әйдә, түз.

Имән егетләре кулын суза:
“Мин янәшә, миңа таян”, — дип.
Эзләр буйлап мине алга этә
Бөтерелеп кышкы шаян җил.

Актаныш районы,
Мерәс авылы.

Гөлфия Исхакова

Кәҗә елы килә!

Зәңгәр Кәҗә елы килә диләр,
Нигә зәңгәр икән, ак түгел?
Ап-ак карлар, ак бәхетләр тулы
Сафлык көтә кыштан бу күңел.

Күкнең бары зәңгәрлеген тели,
Тынлык тели илем күгендә.
Балаларның шат тавышы сыман,
Җырлы гомер тансык бүгенгә.

Кәҗә елы килә. Әйдә, килсен!
Муллык булсын илдә, түрләрдә,
Юллар ярып барсын адашканга —
Алып менсен бары үрләргә.

Шуклык белән килсен Кәҗә елы,
Бер өйне дә урап узмасын,
Арындырсын кайгы, афәтләрдән,
Беркем үзен ялгыз тоймасын.

Карлар булып бары бәхет яусын,
Сау булсыннар дуслар, туганнар.
Дус яшәсен илләр, чәчәк атсын,
Шул муллыкта тулы бәхет бар.

Воткинск шәһәре.
Фәния Сундукова

Кунаклар

Кәҗә һәм сарык парлашып,
Сагынып киләләр безгә.
Кыш бабайдан калышмыйлар,
Куып җитәрләр тиздән.

Сарыкның тавышы хәтәр,
Кыш бабайга кычкыра.
“Мәә әле, мәә!” — дия-дия
Калын тунын тапшыра.

Кәҗә исә әзерләгән
Сөттән тәмле туңдырма.
Бабайның да бүләге күп,
Үзе буран туздыра.

“Сарык биргән калын тунны,
Кыш бабай саклыйм”, — диде.
Кәҗә әйтә сарык дуска:
“Бер юлдан атлыйк, — диде. —
Еллар исән-имин булсын,
Дуслыкны саклыйк”, — диде.

Исәнбай авылы.