Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 21-2020
21.05.2020

Әдәби сәхифә 21-2020

Раилә Бариева
Каен кызына

Төннәремдә йоклый алмый ятам,
Ак каеннар белән сөйләшәм.
Ялгыз гына читтә басып торган
Каен кызы белән серләшәм.

Ул да ялгыз, башын аска игән,
Бармы икән әллә сагышы?
Яралары бик тә авыртамы,
Ниләр сөйли аның язмышы?

Акрын гына башлап сүзләремне,
Сорау бирдем каен кызына.
Кем рәнҗетте сине, ак сылукай,
Нәрсә булды синең тузыңа?

Сөйләп бирде миңа каен кызы
Тәгәрәде анын яшьләре.
«Балта белән егет нык орынды
Нишләде ул егет, нишләде?!

Яраланган тәнем һич ябылмый,
Әнә күпме баллы яшь аккан.
Җир өстенә тама күз яшьләрем
Бу яшь түгел — ул бит минем кан».

Мин тыңладым аның ачы зарын,
Күз яшьләрен сөрттем иркәләп…
Төшләремдә күрдем каен кызын,
Ник уяндым икән иртәрәк?!
Уразай авылы.

Тәнзилә Хәбибуллина
Гомер үтү

Әллә ничек сискәндерде
Торналарның тавышы.
Шушы язларга охшаган
Гомеремнең агышы.

Булгандыр гомер юлында
Яхшысы, ялгышлары.
Иң күркәме, иң гүзәле —
Кешенең яшьлек чагы.

Шул чагында гына назлы,
Ягымлы җилләре дә.
Кыска була төннәре дә,
Яктырак көннәре дә.

Язгы ташулар кузгата
Йөрәкнең сагышларын.
Яшь чагында беркем белми
Үзенең язмышларын.

Яшьлектәге су буйлары,
Яшьлектәге сукмаклар…
Инде күпме теләсәм дә,
Әйләнеп һич кайтмаслар.

Агымсуга тиң яшьлекне
Туктатып булмый икән.
Аңладым хәзер, аңладым,
Бу — гомер үтү икән.
Салагыш авылы.

Азат Гаталы
Имән

Болын уртасында үсә
Ялгыз бер имән.
Кемдер сызган кәүсәсенә
«Мин сине сөям».

Белдертмәгән кем икәнен,
Әллә курыккан?
Әллә язып бетермәгән,
Өшеп суыктан?

Имән бик шат, халык йөри
Аның янына.
Һәркем: «Миңа түгелме?!” — дип,
Укып куана.

Яп-яшь парлар әйтә монда:
“Яратам”, — диеп.
Бер-берсенә вәгъдә бирә,
Башларын иеп.

Кешеләргә бәхет юрап,
Даны таралган.
Бик күпләр имән янында
Ярын табалган.

Еллар уза, кеше һаман
Агыла икән.
Чынлап кемгә язылганын
Беләләр микән?
Бәлкем кемгә язылганы
Мөһим түгел дә.
Сөю хисе өсти алса
Синең күңелгә.
Ижау шәһәре.

Зәйнәп Зәкиева
Карантинда

Авыл яратмаган уллар-кызлар
Авылларга кайтып килделәр.
Ә ир белән хатын көтмәгәндә,
Бер-берсенең холкын белделәр.

Рухи тормышта да үзгәрешләр:
Миһербанлык артты җаннарда.
Бер-берсенең хәлләрен белеште
Күптән онытылган туганнар да.

Яшьләребез соклану уятты,
Авырлыкта басты ярдәмгә.
Битараф түгелләр бу афәткә
Вакытны үткәрми әрәмгә.

Илнең киләчәге, бәлки торыр
Шушы изгелекле яшьләрдән.
Шәфкать салсын Аллаһым җаннарга –
Ерак торыйк хәрәм эшләрдән.

Вакыт бирде Аллаһ үзгәрергә,
Җанны чистартырга берочтан.
Бәлки әле арынып куярбыз
“Шәфкатьсезлек” дигән вирустан.

Актаныш районы Мерәс авылы.

Рәзилә Рәхмәтуллина

Авылым Нарат

Туган якны һәрчак искә алам
Булмаса да якын арада.
Унбер нарат тезелешеп тора
Көтмәс елгасының ярында.

Озак еллар үтеп китсәләр дә,
Агачларым һаман исәннәр.
Авылымнан читкә киткәннәрне
Көткән сыман шаулап үсәләр.

Табигате матур авылымның
Барсы да бар: суы, урманы,
Җиләк-җимешләре, гөмбәләре
Матур ялан, урман-кырлары.

Иң мөһиме эшчән улы-кызы
Авылымны саклап яшиләр:
Ныклы тормыш көтә, җыр-моңга бай,
Һәм дә җиң сызганып эшлиләр.

Баш иямен сезнен алда бүген
Кайткан саен китәм сөенеп.
Туган төбәкләрен яшәтүче
Кешеләргә телим изгелек.

Нарат-Актаныш районы Чишмә авылы.

Фирдәвес Тухбатуллин
Көтмәс буйлары

Дулкынлана һәрбер кеше
Төшсә Көтмәс буена.
Яшьлегенең матур язы
Килми калмый уена.

Ташулары килде кабат,
Язлар килгәч әйләнеп.
Төнбоеклар чәчәк атар
Бер-берсенә бәйләнеп.

Куе томан өсләрендә
Иртән таңнар атканда.
Су буйлары гөрләп тора
Яшьләр печән чапканда.

Кем сагынмый Көтмәс буен,
Печән өстен, җәйләрен.
Карлыган яфрагы салып
Эчкән тәмле чәйләрен.
Сарапул шәһәре.

Асия Корбангалиева
Юк чара

Усал язмыш камчы белән,
Ох! Йөземә сыдырды.
Уңлы-суллы яңаклады,
Төшенмәдем, ни булды?

Минем аяк астында җир
Әйтерсең лә убылды.
Мин упкынга таба очтым…
Тормыш урталай сынды.

“А-а-а“ дигән әче авазым
Миңа ияреп барды,
Упкын төбенә төште дә,
Бөртекләргә уалды.

Шул бөртекләрдәй үзем дә,
Бөтенлегем югалды.
Күңелемнең бар кыллары
Бик авыртып тартылды.

Йөрәгемә кан укмашты,
Ул яна сызып-сызып.
Тирән хәсрәт күлендә мин,
Язмыштан булмый узып.

Бар кебек тә, юк бугай мин,
Каным каткан тәнемдә.
Яшәү утым кинәт сүнде,
Тормыш гаме юк миндә.

Минем канлы күз яшьләрем
Йөрәккәемә тама.
Бу кайгыны күтәрергә
Җитми көчем, юк чара.

Тик шулай да юатмагыз,
Сыйпамагыз иңемнән.
Тулган килеш кенә торыйм,
Түзәрмен, бик түгелмәм.
Әгерҗе шәһәре.