Әдәби сәхифә 22-2016
Былбыл
Өзгәләнә бер яшь былбыл,
Теләме сөю җанын?
Кечкенә бу йөрәккәе
Ничек түзәдер аның?
Былбыл, җаным, аңлап торам
Сайраган һәр моң, сүзең.
Чөнки былбыл халәтендә
Моңнарда янам үзем!
Фәнүзә Муллаәхмәтова, Ямурза авылы.
Зөлфия Муллина
Күзләремне ачтың, ләбаса…
Бик авыр сүз әйттең миңа
Үзе сәер, үзе яман ла…
Кинәт кенә ук кадалдымыни,
Әйләнде ул минем ярама.
Бик тә авыр булды күңелемә,
Сабыр җаным түзде, күтәрдем.
Тормышымда мондый сынауларга
Бирешмәдем, җиңдем, үткәрдем.
Рәхмәт сиңа, җаным, дөреслеккә
Күзләремне ачтың, ләбаса!
Онытма тик: дөнья — ул куласа,
Әйләнә дә килеп бер баса!
Бишенче кат салган күлмәгең Мин,
Бишенче кат сүнгән учагың…
Тик күрерсең көзләремнең әле
Бәхетемнән нурлар чәчәсен!
Исәнбай авылы.
Галия Хөсәенова
Укытучыма
Ап-ак яулыклары килешеп тора,
Иңнәренә җәеп салган ул.
Ходай биргән акыл һәм зиһенне
Бик мул итеп үзенә алган ул.
Сызылып киткән кара кашкайлары
Йөзләренә нурлар өстиләр.
Шундый уңган хатын-кызлар булу
Дин юлына безне өндидер.
Күңеле изге, бик тә йомшак аның —
Хәтерләтә майның кояшын.
Дәрес бирү, вәгазь сөйләве
Бирә җанга сихәт-дәвасын.
Йөрәкләргә ак май булып ята
Аның көйләп аять укуы.
Күңелләрдә туа изге хисләр —
Шулдыр Аллаһымның кушуы.
Сарапул шәһәре.
Гөлфирә Мәйдуллина
Әниемне сагынам
Мәңгелеккә күчтең безне ташлап,
Ярты дөньям юкка чыкты гүя.
Йөрәк пыскып тибә, күңел китек,
Пешкән ашның алмыйм тәмен тоя.
Син юклыкны сизде бугай, ахры,
Чәчәк атмый бакчадагы гөлем.
Тагын менә ямьле җәйгә кердек,
Син генә юк, арабызда, әнием.
Гел язарга әзер торган кулларымда
Теләмичә генә тотам каләмемне.
Рухың өчен тәхлил чыгам, намаз укыйм —
Аллаһ кабул кылсын дога-сәламемне.
Шадрино авылы.
Фәния Сундукова
Кара миләш
Бакчабызны бизәп тора
Кара миләш чәчәге.
Ак мамыктай тәлгәшләре,
Тәмле дә соң исләре!
Кызыгыплар карап торам
Шау чәчәкле миләшкә.
Яшел миләш яфраклары
Күренмиләр дә хәтта.
Талгын җилдә тибрәләләр
Бакчамны ямьгә күмеп.
Сөенә күңел янәшә
Шундый матурлык күреп.
Көзге муллык вакытында
Кара миләш бик уңа.
Йөрәк һәм кан басымына
Файдасы чиксез була.
Исәнбай авылы.
Асия Корбангалиева
Нәсыйхәт
(Тукайга ияреп)
Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,
Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.
Г.Тукай
Тормыш булгач, абынырсың, торып бас,
Көчлеләргә сынауларда сынмау хас.
Баш идертергә теләрләр, син имә,
Курыксаң да, һич “Мин куркамын”, — димә.
Юаш булсаң, тиз басарлар — тотлыкма,
Ә усал булсаң, асарлар — онытма.
Казаның шәп кайнаганда — күп дуслар,
Ә авырсаң, сынап кара, юк алар.
Шуңа кемгәдер ышанма, тап үзең,
Вәгъдә бирсәң, үлсәң үл, тик тот сүзең.
Биек тауга менүләре зур михнәт,
Менгәч җиңүеңне тою, ии, рәхәт.
Әгерҗе шәһәре.




