Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 22-2020
28.05.2020

Әдәби сәхифә 22-2020

Зөһрә Шиһапова
Татарстанга мәдхия

Татар халкы, Казан, Татарстан –
Бу сүзләрне белми кем генә!
Газиз халкым сибелгән дөньяга,
Гомер итә төрле илләрдә.

Безнең туган ана телебезгә
Бөтен татар укый мәдхия.
Тукай, Җәлил, Такташка кушылып,
Телебезне мактый һәм сөя.

Даһи Татарстан газиз халкын
Берләштерә бүген, үз итә.
Горурлана үз милләте белән,
Мәхәббәткә төрә, көч бирә.

Кайда яшәсә дә, безнең татар
Йөзләрендә шатлык, елмаю.
Бер омтылыш, бер үк хисләр белән
Чын дусларча уртак тел табу.

Язмышыбыз безне гасырларча
Чыныктырган, рухны ныгыткан.
Биеклеккә һәрчак омтылабыз,
Халкым сынауларда чыныккан.

Үз тарихын үзе яза халкым,
Бер Шәймиев кенә ни тора!
“Без, татарлар, булдырабыз!” – диеп,
Уяу, нык булырга чакыра.

Шулай һәрчак безнең татар халкы
Алгы сафта барсын, макталсын.
Бердәмлеге, тырышлыгы белән
Изге, матур эшләр башкарсын!

Мәңге сүнмәс якты маяк булып,
Манаралар ихлас балкысын.
Тынычлыкны һәм дуслыкны саклап,
Татарстан җирдә дан тотсын!
Ижау шәһәре.

Эльмира Рәсүлева
Бар гүзәллек — майларда

Язның гүзәллеге — майларда
Алмагачлар чәчәк атканда.
Бар җиһанга хуш исләрен сибеп,
Аклык нуры бөркеп япканда.

Язның гүзәллеге — майларда
Талда сандугачлар сайрауда.
Төннең тынычлыгын югалтып,
Кошлар моңы сузыла таңнарга.

Язның гүзәллеге — майларда
Кояш нуры керсә җаннарга.
Бозлы күңелләрне эреткәнгә
Рәхмәтлемен бары язларга.
Кадыбаш авылы.

Гөлфия Исхакова
Сокланам

Мин дөньяның бары ямен эзлим,
Матурлыгын эзлим һәр көндә.
Кояш тулы таңын көтеп алам,
Бүлеп бирер өчен һәркемгә.

Тынычлыгын телим күк йөзенең,
Болытларның телим зәңгәрен.
Яңгырларның телим шифалысын,
Зәм-зәм суга бары тәңгәлен.

Туя алмыйм табигатьне күзләп,
Ачар булам очсыз серләрен.
Бу бихисап чәчәкләрнең төрен
Уйлап тапты икән кемнәрең?

Күргән саен ап-ак каеннарны,
Сокланудан туймый күзләрем.
Сиртмә ботакларның нәфислеген
Сөйләр өчен җитми сүзләрем.

Тауларыңа менеп, туган җирем,
Күкрәк тутырып сулыйм саф һава.
Юкәләрең чәчәк аткан чакта,
Әйтерсең лә күктән бал ява.

Борма-борма юлларыңа чыксам,
Табып булмас юллар азагын.
Шаулап үскән иген кырларыдай
Бу киңлекләр кайда бар тагын?

Юкә балы исе булып сеңгән
Күңелемә язгы иртәләр.
Дөнья ямен тоеп яшәгәнгә
Җанны тоташ кояш итәләр!
Воткинск шәһәре.

Силүзә Мифтахова
Пенсиягә чыккач

Яшь чагында вакыт житми
Сәхнәләргә менәргә.
Пенсиягә чыккач менә
Йөрим хәзер биергә.

Ансамбльгә йөргән кызлар
Һәммәбез дә сөенә.
«Нишләр идек, әгәр, — диләр, —
Күрешмәсәк биредә».

Жыр-биюләрне кабатлап
Арыгачтын берара,
Чәйләр эчеп, ял итәбез
Аралашып үзара.

Без төрлебез төрле яшьтә,
Кәефләр төрле була.
Янда дусларың булганда,
Барсын да жиңеп була.
Ижау шәһәре.

Надия Вәлиева
Бәхет асылы

…Бәхетнең буламы икән
Зурысы, кечкенәсе?
Кем аны үлчәүгә салган,
Эзләп асыл мәгънәсен?

Кем, нәрсә эретер бүген
Җандагы боз төенен?
Сәер салкынлыгын тоям,
Әйтерсең бар тимере…

Битарафлык, оялама
Күңелдәге күзләргә.
Кеше һәрчак мохтаҗ була
Кайнар, җылы сүзләргә.

Бәхет күбрәк кирәк икән,
Җитми икән бер бәхет.
Кырыс чынлыкны аңларга
Бөтен тормыш киткән бит.

Бәхетләр санына карап,
Яшәү картам төзелгән.
Тыныч кына җирдә йөрткән,
Я күкләргә менгергән…

Бәхет төрлелеге фарыз,
Тормыш — сынау кичәргә.
Хәтер — артта, өмет — алда,
Куәт өстәп яшәргә.

Олы бәхетемдер кебек
Бай күңелем җылысы.
Үземнән соң калдырамын
Тел һәм дога кылучы.
Казан шәһәре.

Әлфирә Низамова
Зарланмыйм

Бәхетлеләр чутында юк,
Бәхетсез дә түгелмен.
Шатлыкларга коендым мин,
Хәсрәт булып түгелдем.

Йөрәк аша узды бары
Хагы да, нахагы да…
Гайбәт итеп чәйнәделәр
Яхшысын, начарын да…

Ала сыер булды язмыш,
Аклы да, каралы да…
Йөрәкне дә аңлап булмый
Исән дә, яралы да…

Бәхетлеләр чутында юк,
Тик мин бәхетсез түгел!
Икесенең арасында
Үтеп тә бара гомер.
Исәнбай авылы.

Раил Разов
Баласын җуйган анага

Чал чәчеңне еш тарыйсың,
Өзгәләнәсең бугай?
Баласын җуйган анага
Түземлек бирсен Ходай.

Кан-җан биргән сабыең шул –
Күкрәк сөтен имезгән.
Аңлыйм: авыр соңгы юлга
Озатуы нигездән.

Елый ана, яшь тамчысы
Җирдә әйләнә канга.
Нинди җылы сүзләр табыйм
Синдәй гөнаһсыз җанга?!

Нинди теләкләр телим соң,
Кичергәндә авырлык?
Тезләнәм дә сорыйм кат-кат:
Ходай бирсен сабырлык!
Ижау шәһәре.