Әдәби сәхифә 23-2016
Фазыл Майдуллин
Жәйнең яме
Жәйнең яме — кырларда,
Куе яшел урманда,
Җиләкле болыннарда,
Жәйнең яме — авылда.
Җәйнен яме — кош-кортта,
Күкәй салган тавыкта.
Куе яшел чирәмдә
Ялан аяк йөргәндә.
Җәйнең яме — йолдызларда,
Сандугачның жырында.
Яңа сауган җылы сөттә,
Сепарат тавышында.
Җәйнең яме — борчакта,
Тутырганда кочакка.
Печән әзерләгән чакта,
Тугайда чапкан атта.
Җәйнең яме — Сабантуйда,
Ямьле кичке уенда,
Гашыйкларның жырында,
Җәйнең яме — баянда.
Җәйнең яме — җылы җилдә,
Йоклаганда көтүдә.
Сыерларың качканда,
Чыбыркы шартлатканда.
Җәйнең яме — матайда
Газны ачып чапканда.
76лы бензинның
Исе истә саклана.
Җәйнең яме — бал кортында,
Балны җыеп кайтканда.
Кәрәздән бал агызып,
Чәйләр белән капканда.
Җәйнең яме — таң атканда,
Кояш баткан чагында…
Күп язарга булыр иде —
Ятак көтә чоланда.
Ижау шәһәре.
Чыңгыз Мусин
Төшләнү
Күңелемне хисләндерә
Тик айлы кичләр генә.
Төнлә күргән төшләремдә
Томанлы төсмер генә —
Нигәдер сискәндерә.
Уйландыра. “Бу өнемдә
Булмаган эшләр”, — димен.
Төшләрне өнгә юрыйлар,
Нигәдер төшенмимен.
Төшләремдә мин нигәдер
Авыру-хаста булам.
Таң атып, иртән торуга
Бөтенләй башка булам.
Тик ышанмыйм нигәдер,
Бу өн түгел, төш, димен.
Өннәремдә дә төшләнеп
Яшимен имеш, димен.
Инде төшләнәбез кебек
Олыгайган көннәрдә.
Төшләрдә күрмәгәннәрне
Күрәбез күк өннәрдә.
Мәгънәсез узган гомернең
Кайда аның кыйммәте?
Замананың үзгәрүе
Төшкә охшаш, билләһи!
Мордывый авылы.
Әлфирә Низамова
Еллар үтсә дә
Ташка чокып язган борынгылар
Йөрәк ярып чыккан сүзләрне.
Җил-яңгырлар юалмаган аны,
Капласа да гасыр тузаны…
Каурый каләм алыштырган ташны,
Ә сүзләре шул ук асыллар
Каурый яза, карага мана-мана…
Үсеп чыккан шулай даһилар…
Кара савыты, гади генә каләм
Очларына алып дөнья гамен.
Ак кәгазьгә сүзләр тезә-тезә
Өйрәтте ул безгә язу фәнен.
Еллар үтте… каләмнәр күп төрле,
Ак кәгазьне алар бизиләр.
Хәзер инде безнең бармаклар да
Клавишларда җитез бииләр…
Заман башка… тик үзгәрмәс
Шул ук уй, хыял, максат, теләк…
Шушы ук бит зиһен комбайны,
Хис-тойгылар тегермәне — йөрәк!
Исәнбай авылы.
Зәбир Хәлимов
Мәңге үлмәс Тукай
Тукай ул — телем ачучы,
Туплаучы халкым бергә.
“Туган тел”не бер ятлаган
Онытмастыр гомергә.
Гасыр үткән туганыңа,
Әмма син сабый кебек.
Шул ук вакыт бабайга да
Хөрмәтле абый кебек.
Туган көнең белән сине
Бар төрки дөнья данлый.
Кайсы телдә сөйләсәң дә,
Тукайны һәркем аңлый!
Халкың өчен тугансың,
Мәңге үлмәс Тукай син!
Яр-Чаллы шәһәре.
Рәзилә Хәмидуллина
Ә алмашка ни калдырасы?
Яңгырның кирәк шифалысы,
Җилләрнең кирәк иң назлысы,
Кояшның кирәк иң нурлысы,
Күктәге айның — якты тулысы?
Юлларның да кирәк озыны,
Күпереп торганы ла тузаны.
Гомернең дә әкрен узганы,
Гәүдәнең дә сызламаганы.
Ризыкның да кирәк татлысы,
Шак-шок басып килә атлыйсы,
Нәзек билле булып каласы,
Килми икән бит картаясы.
Җирдә эшләп арып-таласы,
Эшләгәннән ләззәт аласы.
Чын хатын-кыз булып каласы,
Үзеңнән соң эз калдырасы.
Рәхәт чигеп яшәп ятасы,
Дөньяны бүлгәләп атасы,
Буш килгәнне кыйммәт сатасы —
Шушы мәллә кеше хатасы?
Гел нәрсәдер килә аласы,
Ә алмашка ни калдырасы?
Алган саен кирәк барысы —
Чыдап кына торсын дөньясы.
Иж-Бубый авылы.




