Әдәби сәхифә 24-2016
22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн
Җиңү көне
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен безгә тарих үзе
Саклап килә ерак еллардан.
“Без кайтырбыз”, — диеп саубуллашып
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Туган ил хакына, туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомеребез өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар.
Сугыш афәтләрен дөньяда
Язмасын күрергә яңадан.
Аяз булсын һәрчак күгебез,
Тынычлык, иреккә мәңге дан!
Мәгъсүмә Гыйзиева.
Шиһабетдин Садыйков
Кайту
Ак пароход, ак пароход,
Булдың минем юлдашым.
Барган юлымны уң иттең,
Насыйп иткәч язмышым.
Ак пароход алып китте
Мине канлы сугышка.
Ак пароход алып кайта
Газиз туган авылга.
Бу көнне мин озак көттем,
Бик озын юллар үттем.
Газиз туган илне яклап,
Кайнар канымны түктем.
Язмышыма насыйп булгач,
Бер Ходаем саклагач,
Күпме үлемнәрдән калдым
Исән кайтырга язгач.
Яшь йөрәгем ярсып тибә,
Күңелем дулкынлана.
Күрешү сәгатьләрен көтеп,
Газиз җаным шатлана.
Ак пароход гудок биреп,
Кайту хәбәрен сала.
Җәйге ал таң нурын сибеп,
Кояш елмаеп бага.
Үзем көләм, үзем елыйм,
Пароход җитә ярга.
Чиксез бәхет, шатлык хисе
Иңәдер газиз җанга.
Яшь йөрәгем ярсып тибә —
Мин туган як җирендә!
Тизрәк авылыма кайту
Уе минем күңелдә.
Туган абый Низаметдин
Килде мине алырга.
Сөйләшеп һич туялмыйча,
Кайттык туган авылга.
Нинди бәхет, нинди шатлык,
Бар кеше мине котлый.
Әти-әни, туганнарым
Кочаклап, сөеп туймый.
Шул бәхетле минутларым
Күңелемнең түрендә.
Бу мизгелләр җылы бирә
Тормышыма бүген дә.
Ижау шәһәре.
Әлфирә Низамова
Сугыштан соң туган бала мин
Сугыштан соң туган бала бит мин,
Мин сугышның үзен күрмәдем.
Күреп үстем бары әткәемнең
Сагыш тулы моңсу күзләрен.
Күреп үстем ядрә тишкәләгән,
Яраланып беткән тәннәрен.
Ишетеп үстем ачы сызланудан
Ыңгырашып чыккан төннәрен…
Зарланганын аның ишетмәдем,
Сөйләмәде күргән төшләрен.
Күрдем бары бездән яшерә-яшерә
Учлап-учлап дару эчкәнен…
Сугыштан соң туган балалар без,
Сугыш гүя безгә тимәде…
Яшьли генә әткәй китеп барды,
Имгәнде шул, гаилә имгәнде…
Китаплардан укып кына беләм,
Сугышны мин үзем күрмәдем…
Ишетеп үстем бары өлкәннәрнең:
“Каһәр төшкән сугыш!” – дигәнен.
Күреп үстем газиз әткәемнең
Сугыш җиле тигән күзләрен…
Исәнбай авылы.




