Әдәби сәхифә 25-2016
Чыңгыз Мусин
Каз мамыгы мендәрдә
Бер кебек микән, үзгәме?
Һәр заманның үз гаме.
Үтте айлар, үтте еллар —
Җитте гомер көзләре.
Үтте айлар, үтте еллар,
Тукталмады азга да.
Хатирәләр кабатланды
Җәйләрдә дә, язда да.
Хәтердә ертык күлмәктән
Болын таптаган чагым.
Зөләйха атауларында
Казлар саклаган чагым.
Мин казлар асрап яшимен,
Шуңа күңел назлана.
Мин казларны телгә алам
Язган һәрбер язмада.
Күпләр зур малны мактыйлар,
Минем телдә каз гына.
Казлар башак ашамыйлар,
Мәшәкате аз була.
Замана, дип, сүз башладым,
Кереп киттем казга да,
Чөнки күпләр йоклаганда,
Каз түшәктә назлана.
Гөрләп уза каз өмәсе
Кыш башына кергәндә.
Каз мамыклары мендәрдә,
Каз мендәре — түрләрдә.
Калалар салкын көзләрдә
Базардан каз алдылар.
Авыллар каз алмадылар,
Калхузлар казалдылар.
Күңелемнең тойгы-хисләрен
Юк әле яшергәне.
Яшәсен, мәңге яшәсен
Казларның нәселләре.
Мордывый авылы.
Зәнфирә Дәүләтшина
Узган гомер
Үпкәләмим үткән яшьлегемә,
Үпкәләмим авыр язмышка.
Авыр тормыш бездә генә түгел,
Өләшенгән иде һәр йортка.
Без дүрт бөртек бер карында ятып,
Бер ананың сөтен имгәнбез.
Бу тормышның михнәтләрен күреп,
Бер телемне дүрткә бүлгәнбез.
Шөкер, димен, туганнарым исән,
Яшәү җиңел туганнар булгач.
Дөньялыкта шулай бергә яшик,
Соң була ул ятып, күз йомгач.
Үзе ямьле туганнарың белән
Бер серләшеп елап-көлсәң дә.
Тормыш фани, гомер бик тиз үтә
Теләсәң дә, теләмәсәң дә.
Яңа Аккуҗа авылы.
Рәмзия Җиһангәрәева
Балага нәсыйхәт
Үзеңнән соң нәрсә кала?
Җирдә сызган эзең кала.
Турымы ул, бормалымы?
Уйла, зинһар өчен, бала.
Үзеңнән соң нәрсә кала?
Аралашкан сүзең кала.
Сүз белән яра ясама,
Күңелләрдә эзе кала.
Үзеңнән соң нәрсә кала?
Тапкан, баккан балаң кала.
Дәвамчыга шәфкать нуры
Иңдердеңме, уйлап кара.
Үзеңнән соң нәрсә кала?
Кылган гамәл, эшең кала.
Йөзең аклыгы булырлык
Намускаең сафмы, бала?
Үзеңнән соң нәрсә кала?
Тапкан, җыйган малың кала.
Хәләл көчең нәтиҗәсе —
Хәрәм катышмасын, балам.
Үзеңнән соң нәрсә кала?
Сиңа биргән бәя кала.
Саф күңелең, керсез хисләр,
Сөю, игътибар, мәхәббәт
Гомер буе озата бара.
Кичке Таң авылы.
Илмир Касимов
Сугыш килде
Сугыш килде, сугыш килде!
Бу якшәмбе көне иде.
Тыныч халык — үз өендә…
Дошман килде сиздерми дә…
Халык купты. Кемдер елый.
Кемдер моңлы итеп җырлый.
“Тынычлык бетте”. “Тормыш бетте!”
“Дошман илне харап итте!”
Барча җирдә тузан купты,
Ирләр хатыннарын үпте.
“Китәм, — диде, — фатихаң бир,
Ә син өйдә улны үстер.
Кайталмасам да кирегә,
Яраланып ятсам канда,
Булсын өчен тормыш азат,
Мине син сугышка озат!”
Мескен хатын елый-елый
Ирен озата сугышка.
Язмышлардан узмыш юк шул,
Таянабыз тик Аллаһка.
Ирдән хат юк, вакыт уза,
Хатын күңеле әрни, сыза.
Кайчан кайтыр, исән микән?
Кабат күрешү язган микән?
Җомга көнне мөһер суккан
Кәгазь килде, ире үлгән.
“Совет илен яклаганда
Батырларча һәлак” , — дигән.
Тормышны сөеп яшәде,
Колхоз кырында эшләде.
Җәен-кышын, язын-көзен
Эшләде аямый үзен.
Сугыш аны тартып алды!
Тол хатынны кем юатыр?
Газиз улын кем кайгыртыр?
Кочагында кем яратыр?
Сугыш явыз һәм аяусыз,
Күпме бала ятим калды?
Күпме халык күңеленә
Төзәлмәслек яра салды?
Кистем авылы.
Раилә Бариева
Йөрәк кушканча
Язмыш күп сынаулар бирде,
Түземлеккә өйрәтте.
Рухым төшсә, шигырь яздым —
Сабырлаттым йөрәкне.
Егылсам да, торып бастым,
Каршы бардым җилләргә.
Тирә-якның матурлыгын
Тиңләдем ал гөлләргә.
Сынмам, дидем, сыгылмадым,
Таяндым имәннәргә.
Саумы, диеп, сәлам бирдем,
Җаныма тигәннәргә.
Ачык йөзем, саф күңелем —
Йөрәгемнең өлгесе.
Мәхәббәткә тугры калу
Сөюемнең билгесе.
Уразай авылы.




