Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 26-2016
30.06.2016

Әдәби сәхифә 26-2016

 Фәридә Хафизова
Кил син сөю!
Бу җәйләр җылыга сусаган
Җаннарга зур сөю китерсен.
Күңеле туңганнар — ялгызлар —
Мәхәббәт хисеннән исерсен.

Бу җәйнең киләчәк көннәре
Дөньяны гөлләргә күмсеннәр.
Бер-берсен табышкан гашыйклар
Гөлләргә күмелеп йөрсеннәр.

Бу җәйнең иң тәүге җиләген
Икегә бүлешеп капсыннар.
Сандугач тавышлы урманны
Гашыйклар бергәләп тапсыннар.

 

Чишмәнең челтерәп агышы —
Үзе моң туган җир тавышы.
Мәхәббәт чәчәген аткан чак
Мәңгелек җәй булып калачак.

Әгерҗе шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Җәй

Бик тә рәхәт җәй көннәре,
Аның җылы җилләре.
Берсеннән-берсе соклангыч
Чәчәкләре, гөлләре.

Салават күпере сузган
Кояшлы яңгырлары.
Печән чапкан тугайлары,
Ямьле кыр-болыннары.

Таң атканда уяталар,
Сайрап, моңлы кошлары.
Чәчәктән-чәчәккә кунып,
Бал җыя бал кортлары.

Татлы каен җиләкләре,
Чапкан печән исләре…
Сөйләп бетерерлекмени
Җәйге рәхәтлекләрне!

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Уйларым төен, төен

Уйлар айкый башны ватып,
Бетәсе юк көнен, төнен.
Бәйләм җептәй эрләнелеп —
Җыелганмы төен, төен?

Сүткән саен зур өемнәр,
Арта бара тик төеннәр.
Уйламыйча яшәп кара —
Үрмәкүчтәй җанга сара.

Бармы миндәй уйлар сүткән?
Сүтә-сүтә яшен сөрткән.
Уйсыз, бәлки, яшәү юктыр?
Уй яшәүгә мөһим суттыр…

Алай итәм, болай итәм,
Тегәм, өзәм, ямыйм, чигәм.
Кайчак шатлык, ләззәт алам,
Кайда уйга — кырау тигән.

Чуала да кайчак уйлар,
Тынгы бирми, җанга, аңга.
Уйлар, уйлар, борчылулар,
Тозлап борыч сала канга.
Юллар гизәм, уйлар чишәм,
Чишкән булып аркан ишәм.
Язмыш юлы көзгә атлый
Сүнеп бара яктырткан шәм.

Воткинск шәһәре.

Асия Корбангалиева
Сабан туе

Сабан туе! Бәйгеләрдә
Барча халык катнаша:
Гер күтәрә, бау тартыша,
Бу — гаҗәеп тамаша.

Сабан туе мәйданында
Күтәрелә күңелләр.
Җилдәй җитез атлар чаба,
Көрәшә ир-егетләр.

Һәр кешегә дә мәйдан киң,
Сәләтлеләр — уртада.
Язгы чәчү батырлары
Бүген итә тантана.

Киленнәр бизәкләр чиккән,
Нурдандыр өлгеләре —
Ел-чорлар аша җилферди
Сабантуй сөлгеләре.

Әгерҗе шәһәре.

Зөһрә Шиһапова
Сиңа

Сине бераз күрми торсам,
Әй сагынам, юксынам.
Якты көннәр, йолдызлы төн —
Җирдә берни юк сыман.

Гөлләрем дә чәчәк атмый,
Таңнар кызарып атмый.
Язылыр шигырь язылмый,
Җырлар йөрәккә ятмый.

Күзләреңне күрү белән
Бөтен дөнья яктыра.
Мондый тылсымлы көчләрне
Үзем бирдем шул сиңа.

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Бәхет

Бәхет эзләп таба бәхетлене,
Бәхетсезне — эзләп йөргәндә.
“Бәхетле итәм дип бәхетсезне”
Бәхет кисәкләргә бүленә.

Һәркемгә дә үз бәхетен бүлеп
Ала белү кирәктер, кирәк.
Елмаюың тышка бәреп чыкса,
Димәк, синдә бәхет тә күбрәк.

Бәхетсезләр белән дөнья тулы,
Бәхетсезне бәхет күрми дә.
Җиң сызганып эшләп ятканны
Олы бәхет көтә өендә.

Уңган кеше таулар күчерә,
Бәхет булып җитешә үзе.
Бәхетленең эше матур була,
Якты була калдырган эзе.

Бәхет безне читләп узган димә,
Бөтенләйгә ташлап киткәнме.
Бар бит арабызда үзе теләп,
Бәхетне бәхетсез иткәне.

Үз бәхетеңне ал син бүлеп,
Сиңа тиешлесе бар анда.
Бәхетеңне кулдан
ычкындырма
Бәхетсезлек килгән чагында.

Бәхетлене эзләп таба бәхет
Бәхетсезгә нигә килсен ул.
Олы бәхет үз кулыңда синең
Эшлә, тырыш, тап, бәхетле бул.

Иж-Бубый авылы.