Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 28-2020
9.07.2020

Әдәби сәхифә 28-2020

Зөһрә Шиһапова
Балык тоту — авыр эш
(12 июль – Балыкчылар көне)

“Капка төбен саклап, күрше,
Җәйләрең үтә юкка.
Бераз гына җилләнеп ал,
Әйдә киттек балыкка!

Чынлап әйтәм, һич яшермим,
Балык тоту — авыр эш.
Балыгы булса бер өлеш,
Горурлыгы — биш өлеш.

Шунда аның бар кызыгы –
Балыкчылар хәйләкәр.
Хәйләләре алдан йөри
Башлары булса әгәр”.

Шулай диеп, су буена
Китте безнең балыкчы.
Ярар китсен, без аңарга
Уңыш теләп калыйкчы.

“Балык тоту авыр,” — ди бит,
Җиңел нәрсә кесәдә.
Балыкчы тотына эшкә
Салып кына эчә дә.

Сала эчә, эчә, сала.
Балык әле елгада…
Кармак чыбыклары бик еш
Яр башта ятып кала.

Кайта безнең балыкчыбыз
Яр буенда аунагач.
Эчеп, балык каптырырлык
Һичбер хәле дә калмагач.
Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Кызык…

Ике чыпчык, хәле китеп,
Бәхәсләшә кызып-кызып.
Җил кыйбласыннан тайпылган,
Йөри хәзер азып-тузып.
Кызык…

Бүген кемнең “ялгышларын”
Чыгарырлар икән казып?!
Төзелештә җитешмәгән
Таркатуда китә узып!
Кызык…

Һаман да кул хөкем итә
Акка кара белән сызып!!!
Әллә дөнья рәте киткән…
Әллә уйлар шундый бозык?!

Барыннан да мәзәк табып
Көләргә дә карыйм базып,
Хакыйкать әрсезе кага
Бәгыремә черек казык.

Шушы мәхшәрдән, күрәсең,
Бардыр табучылар кызык,
Шөпшә оясыдай тузып,
Йөрер иделәрме кызып?!

Югыйсә бит, бер чүплеккә
Юнәлтерлек барын сызып.
Кызы-ы-ык…
Имеш нәрсәдер хәл итә
Бер кечкенә генә сызык.
Казан шәһәре.

Асия Корбангалиева
Кулларым минем – канат

Тормыш ипләп акыл кертә,
Үпкәләмим язмышка.
Саклыйм күңел тынычлыгын,
Сүз җөпләмим ялгыш та.

Билгесезлек җанны талкып,
Сызласа әгәр йөрәк,
Юатамын үз-үземне:
Үтәр тиздән бу халәт.

Кулымнан эш төшермимен,
Кулларым минем – канат.
Бүген җиңү елмаймаса,
Иртәгә иңәр кабат.

Әле аяз, әле яңгыр,
Табигать тә төрле гел.
Тормыш рәхәт, яшәү ямьле –
Бары бер, чөнки, гомер.
Әгерҗе шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Балаларым

Ике балам — ике йолдызым —
Яктырталар минем дөньямны.
Сезне уйлап йокларга ятам
Һәм уянам иртә таңнарны.

Яшәсеннәр иде һәрвакыт.
Көр күңелле булып, сәламәт.
Ходай биргәненә сөенеп,
Булып бу тормыштан канәгать.

Балаларым сау-сәламәт диеп,
Рәхмәт укыйм көн дә Ходайга.
Сөенәмен һәр уңышларына,
Куанамын оныкларыма.
Сарапул шәһәре.

Рәфисә Гыйзетдинова
Гаеп миндә

Мәктәп белән хушлашкан көн истә –
Төнге күкне күзәтеп тордык.
Җитәкләшеп, бергә таң аттырдык,
Киләчәккә планнар кордык…

…Миндә гаеп, синдә түгел, түгел…
Аерылдык та, кабат кушылдык.
Кушылдык та, тагын аерылдык,
Кош канатларыдай каерылдык.

Мәктәп белән хушлашкан көн истә…
Соңгы язуыммы бу сиңа?
Яраларга тоз ул “соңгы” сүзе
Гаепле мин. Һәм җәза – миңа.
Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Озак яшә, ветеран!

Сугыш елларын үттегез
Канлы, каты көрәштә.
Елларны кайтарып булмый –
Сез хәзер олы яшьтә.

Яшегез олы булса да,
Йөрәгегез картаймый,
Ул еллардагы михнәтләр
Беркайчан да онытылмый.
Сирәгәйде ветераннар.
Ел саен азаялар.
Киләчәк буын өчен
Кан койганнар бит алар!

Күңелләре кителмәсен,
Рәнҗетмик без аларны.
Тормыш ямен тоеп кына
Каршыласыннар таңны.
Кадерләрен белеп яшик –
Аларга мәңгелек дан!
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озак яшә, ветеран!
Ижау шәһәре.