Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 31-2016
4.08.2016

Әдәби сәхифә 31-2016

Чыңгыз Мусин
Кешелек бишеге

“Ихластан исбатлап үтәмен
Хак тормыш авылда икәнен”.
Дөньяда яшәүче күпләрнең
Теленнән шул сүзне көтәмен.

Офыклар аллана, кызара —
Илаһи табигый манзара.
Һәркемнең үз хәле, үз гаме —
Дусларча аңлаша үзара.

Замана хафага салмасын,
Ул көннәр хәтердә калмасын.
Бүген дә биредә җигелеп
Сөйриләр яшәеш арбасын.

Яшьләрнең язмышы — үрләрдә,
Өлкәннәр урыны — түрләрдә.
Авылның табигый хезмәте
Күренә көзләргә кергәндә.

Авылда агымсу елгалар,
Балыклар үрлиләр түбәннән.
Нигәдер бүгенге яшьләрнең
Күзләре калага төбәлгән.

Авылда саф сулы чишмәләр,
Кешеләр саф суны эчәләр.
Күңелем борчыла, берәүләр:
“Калага күчәбез”, — дисәләр.

Бу минем иң гүзәл якларым,
Урманнар каплаган як-ягын.
Мин монда иң тәүге мәртәбә
Әлифба битләрен ятладым.

Кадерләп саклыймын бүген дә
Балачак көннәрне хәтердә.
Хисләрем күңелем түрендә,
Сөйләшәм саф туган телемдә.

Язларда бөреләр терелә,
Илаһи гүзәллек биредә.
Болында чәчәкле гөлләр дә,
Терелеп, кояшка үрелә.

Аязлы иртәләр, кичләрдә
Бәхетле минутлар кичкәндә,
Гашыйклар табыша, таныша
Чишмәләр буена төшкәндә.

Авылда үз түбәм, түшәмем,
Түремдә гомерләр кичәмен.
Иҗади гамәлем хакына
Җаннарны дәвалау исәбем.

Авыл ул тудыра, үстерә,
Үрләргә үрләтә кешене.
Авыл ул — күпләрнең юл башы,
Авыл ул — кешелек бишеге,
Кыйблага уелган ишеге.

Мордывый авылы.

Зөлфия Муллина
Кыр казларын күпме көтсәм дә

Мин язларны өзелеп көтә идем
Быелгы яз никтер үзгә килде.
Җылы көткән моңсу күңелемә
Әйтерсең лә көзге кырау тиде.

Узган кышның буран, карлары да
Кузгалтмады никтер күңелне…
Язгы ләйсән яңгыр яуганда да,
Танымадым быел үземне…

Кыр казларын көттем һәр яз саен,
Саный идем килгән казларны.
Канатында алып килә, диеп,
Безгә дигән сөю-назларны.

Үткән язда бик бәхетле идем,
Чәчәк җыйдык бергә гөрләшеп.
Яз чәчәге кыска гомерле шул,
Онытканбыз шуны, күрәсең.

Үз чәчәгең ландыш булган синең
Аңа булган сөю-мәхәббәт…
Умырзая идем синең өчен,
Булдыммы әллә әрсез тигәнәк?

…Кыр казларын көттем, килмәделәр,
Күралмадым күпме көтсәм дә…
Яшь аралаш мин елмайган булам,
Гомер юлын ялгыз үтсәм дә.

Исәнбай авылы.

Альбина Гайнуллина
Нигәдер сагынам бүген

Нигәдер сагынам бүген… Нигә икән?!
Ниләр җитми бу тынгысыз җанга?
Сагынуым — татлы, кайнар шәраб —
Агу төсле тараладыр канга.

Нигәдер сагынам бүген.Кемне? Белмим.
Кайсы илне, кайсы шәһәрнедер?
Бәлкем авылымның бәхет утрауларын,
Бәлкем яшьлегемнең бер мизгелендер.

Агуланган җаннан сәрхүш хыял
Акыл ертыгыннан хәтер түгеп,
Алпан-тилпән канатларын сөйрәп,
Дөнья тәмугына бара кереп.

Нигәдер сагынам бүген.
Юраулар юш килә…
Нәрсә сагынганын җанның
Сәрхүш хыял гына белә.

Казан шәһәре.

Саҗидә Аширова
Изге бәхет чишмәсе

“Изге бәхет чишмәсе” дип,
Матур исем табылган.
Тирә-ягы зәвык белән
Бик хәстәрләп каралган.

Изге чишмәнең төбендә
Тәңкә ята ялтырап.
Сарашыма бәхет теләп,
Мәңге аксын челтерәп.

Чишмә буйлары тал-тирәк,
Сайрый кошлар тирәктә.
Суын эчеп, көч алыгыз,
Тәнгә сихәт кирәктә.

Гашыйк парлар очрашсыннар
Изге чишмә буенда.
Биргән вәгъдәләр тормышка
Ашсын гомер юлында.

Ижау шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Туган җиремә

Бик еракларда калса да
Авылым таңнары,
Уйларымнан һич тә чыкмый
Чишмә буйлары.

Талпынамын кошлар кебек
Туган ягыма.
Түзәр хәл юк җанымдагы
Купкан давылга.

Өздерепләр искә төшә
Нарат урманы.
Хәтерләрдә генә калган
Яшьлек аланы.

Кем утырткан юл читенә
Ике пар каен?
Саф яшьлегем эзен сагынып
Кайтам ел саен.

Каршы ала юл буенда
Ялгыз алмагач.
Кайттым сиңа, авылкаем,
Өзелеп сагынгач.

Кендек каным тамган җирем —
Гөлләр бакчасы.
Бәхет эзләп йөргән кызың
Кайтты, назлачы.

Чайковский шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Без бу җирдә кунак кына

Беркем дә мәңгелек түгел,
Безнең гомер чикләнгән.
Айлары, еллары түгел,
Сәгате билгеләнгән.

Һәр кешенең үз тәкъдире
Маңгаена язылган.
Ни күрәсе, кичерәсе
Алдан атап куелган.

Без дөньяда кунак кына,
Яшик аңлашып кына.
Кеше дигән зур исемнең
Хөрмәтен саклап кына.

Кунак булгач бу дөньяда
Була белик без тыйнак.
Бар кешелек сыйфатларын
Үтик төгәллек саклап.

Туган илне, үскән җирне
Сөеп-яратып яшик.
Газиз ата-аналарга
Хөрмәтләп, сөеп дәшик.

Ижау шәһәре.