Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 32-2016
11.08.2016

Әдәби сәхифә 32-2016

Гөлфия Исхакова
Җәй уртасы

Җәй уртасы, аллы-гөлле —
Табигать күлмәк кигән.
Кызарып пешкән җиләктән
Тәлгәшләр башын игән.

Агачларда кошлар сайрый,
Кояшлы көнне бизәп.
Күбәләкләр очып уйный,
Пар канатларын изәп.

Гүя гөлләр елмаялар
Назланып җылы җилдә.
Нурлар куышып уйныйлар,
Җемелдәп зәңгәр күлдә.

Ак болытлар йөзеп йөри
Күкнең зәңгәр битендә.
Күл урман белән тоташа
Күз күреме читендә.

Күңелләргә шатлык өсти
Бу матурлык җирдәге.
Каршы алам җәйге айда
Куанып һәр иртәне.

Воткинск шәһәре.

Әлфирә Низамова
Уяныгыз

Танышулар, кавышулар
Ярала яңа парлар…
Татлы сөю җимешләре —
Туа тора балалар.

Өйдә җылы, әти-әни —
Пар канатлар назлыйлар.
Ышыкланып җил-давылдан
Үсә тора сабыйлар…

…Өйдә тавыш, гауга-низаг,
Савыт-саба ватыла.
Тиреләре текмәгән бит,
Балалар үсә тора…

Әни эчә, әти кыйный,
Юк котылыр чаралар!
Асфальт тишкән чәчәк кебек
Үсә тора балалар.

Ятимнәр йорты кимеми,
Арта торалар алар.
“Әни килеп алыр”, — диеп ,
Үсә тора балалар.

Вакыт җитми, тәрбияне
Кичектерә ата-ана.
Кальян тартып, сыра эчеп,
Үсә тора шул бала…

Төнге урам… Ят тавышлар…
Улый, чиный, азалар…
Уяныгыз, бистә, сала,
Уяныгыз, калалар!
Бу бит безнең балалар!
Бу бит безнең балалар!

Исәнбай авылы.

Фәридә Хафизова
Күздән яшь тама

Күздән яшь тама — хисле яшь,
Күңел шулай бушана.
Акылын җуйган, димәгез,
Иҗат шулай куша ла.

Күздән яшь тама — татлы яшь,
Дөнья сине кочканда.
Җилкәләрдән авыр йөкләр
Төшеп, җилдә очканда.

Күздән яшь тама — баллы яшь,
Тәме төшә йөрәккә.
Мин сине чакырмадым бит,
Үзең килдең — йөдәтмә.

Күздән яшь тама — хисле яшь,
Кәгазьгә җайлап кына.
Йөрәгем шулай бушана,
Иҗатым тыйнак кына.

Әгерҗе шәһәре.
Зәбир Хәлимов
Җан

Җан өргән һәркемгә әнкәсе,
Барыбыз әнкәгә — бәбкәсе.
Иманың — жаныңның азыгы,
Нык булсын бу терәк-казыгың.

Йомшак сүз — шифадыр җаныңа,
Сеңсен ул мәңгегә каныңа.
Изгелек җәннәткә юл ача,
Җаннарны бирүе, ай, ачы!

Бу Җиргә җаныбыз мизгелгә
Килә дә аша ул күкләргә.
Белмиләр изгелек эшләргә
Ашыгу кирәген күпләр лә…

Сөйгәнең — җаныңның яртысы,
Җан кыйсаң, гөнаһың артасын.
Туйганчы гөнаһка батасың
Беләмсең? Тәмугта газапта ятасың?..

Тәннәрнең газабы нәрсә ул?
Җаннарның газабын бирмәсен!
Ожмахка барасы туры юл —
Бары тик ак күңел, саф күңел!!!

Яр Чаллы шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Кунак ашы — кара-каршы

Кунак булып авылыма кайттым,
Туып-үскән йортым шушында.
Челтерәп торган көмеш чишмәләре
Моңнар өсти кебек тавышыма.

Көлеп карый сыман тәрәзләре –
Һәрбер өйдән нурлар сибелә.
Ялгыз өйләр генә моңсу карый,
Йөрәк чәнчи шушы мизгелдә.

Туган авылым урамыннан атлыйм,
Киң урамнан атлыйм, ашыкмыйм.
Хезмәт сөйгән авылдашларым,
Сокланамын сезгә, гашыйкмын.

Калкулыклар, чирәм күл буйлары –
Бала чактан якты хатирә.
Хәтта искән җиле, бураннары
Шулкадәрле якын күңелгә.

Яшен тизлегедәй гомер уза,
Безнең көйгә бармый үрелеп.
Минем арттан миңа күренмичә
Үсмер чагым кайтты йөгереп.

Сагындырган чүкеч урамнарым,
Гөлсемтәйнең капка төпләре.
Яшьлек сукмакларын әлегәчә
Саклагандыр ак кар көртләре.

Кунак булып кайттым авылыма
Мин мондагы, чит-ят итмәгез.
Танымыйча үтеп китмәгез сез,
Сәламемне алмый үтмәгез.

Тартып тора мине туган җирем,
Сез бик якын миңа нигәдер.
Туган җирдән илһам алмый торсаң,
Моң чишмәсе саега, кибәдер.

Таллар шавын,андугачлар моңын
Тыңлап, җырлар туа, көйләгәч.
Җырларымны бүләк итәм әле,
Җырлар булсын сезгә күчтәнәч.

Иж-Бубый авылы.