Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 33-2016
18.08.2016

Әдәби сәхифә 33-2016

Чыңгыз Мусин
Күк тезгене

Авылны өметләндереп
Көткән җәйнең башы бу.
Болыт каплаган күкләрнең
Кайчан күзе ачылыр.

Тормыш гамьнәре күпләрдә,
Карашлары күкләрдә.
Күкләрне болыт каплады,
Җәйге назлар көткәндә.

Нур балкымый күк йөзендә,
Күк тезгене үзендә.
Кырыс гадәтен күрсәтә
Җәйләрен дә, көзен дә.

Күкне болыт томалаган,
Кәеф шуңа кырылган.
Кара болыт таралыр да,
Кояш чыгар соңыннан.

Болыт асларында йөрим
Болыннар кичә-кичә.
Кузгалак ашап юанган
Заманнар искә төшә.

Шул заманны хәтерләтә
Болында йөргән мәлем.
Ул вакытта гамьсез идем,
Белмәдем дөнья гамен.

Үлән ашаган замана,
Рәхимсез узган ара.
Йөрәгем сызланып кала
Тойгылар кузгала да.

Елларга күчә-күчә мин
Гомерләр кичәм әле.
Ике як җилкәләремдә
Башкаем исән әле.

Имин генә уздык инде
Күпме еллар арасын.
Күкне болыт томаласын,
Җаннар томаланмасын.

Мордывый авылы.

Рәмзия Җиһангәрәева
Такта чәй

Якын дускаемда кунак булдым,
Хушлашканда зур кап чәй бирде.
Истәлекләр белән тулы хәтер
Балачакка мине китерде…

Без үскәндә кургашлы такта чәй
Затлы исәбеннән йөргәнме,
Хәтерлисеңме син, әбиемә
Нинди күркәм вәгъдә биргәнне?

Мичкә ягып, ипи пешергәндә
Әби бәлеш сала безгә атап.
“Мужик бәлеше” диләр, әгәр салсаң,
Суган белән бәрәңгене бутап.

Уч төбедәй җыйнак мич табасы
Бәлеше бик тәмле була иде.
Әби шуңа май да сибеп бирә:
Безнең шуңа күңел була инде!

Әбиемә туган балалары
“Зур әни”, — дип зурлап дәшәләр.
Күрше кызы “Зур әни-әби” , — ди
(Без терәлеп торган күршеләр).

“Зур әни-әби”, — ди күрше кызы, —
Менә тиздән зур үсеп җиткәч,
Кургашлы такта чәй җибәрермен,
Сиңа ерак шәһәргә киткәч”.

…Инде менә әллә ничә дистә
Ел артыннан еллар үттеләр.
Хәтерләргә сеңеп калган чорлар
Күңел хатирәмне сүттеләр.

Әни пардан кием-салым алды,
Бергә уйнап, бергә үстек без.
Вакыт җиткәч, мәктәп елларын да
Җитәкләшеп, бергә үттек без.

Без кәрзиннәр белән балык сөзгән
Су буйлары тирән тынлыкта.
Сабан туе ясаучылар да юк,
Шаярып көлүче юк таллыкта.

Хәтеремдә ямьле аулак өйләр,
Үсмер чакның матур мизгеле.
Беренче мәхәббәт, серләшүләр…
Күңелдә яз иде, наз иде.

Тегәрҗептәй гел сүтелә икән,
Сүтелә шул гомер йомгагы.
Бер тәгәрәп китсә, бик тиз үтә –
Сизелми дә вакыт узганы.

…Күчтәнәчең белән чәй эчкәндә,
Шулар кичте минем башымнан.
Балачактан сузылган бәйләнеш
Өстен, дустым, өстен барсыннан!
Кичкетаң авылы.

Зөһрә Шиһапова
Берне икегә бүлдек

Туктаттың да беркөн мине,
Карадың күзләремә.
“Гөлем, — дидең, — бердәнберем,
Сөям бит сине генә”.

Биләп алдың йөрәгемне,
Ышандым сүзләреңә.
Шуннан башлап күңелем минем
Булды гел синдә генә.

Очраштык та, килештек тә,
Яратыштык гомергә.
Тормыш диңгезләрен иңләп
Гиздек без һәрчак бергә.

Кайчак ярларга бәрелдек,
Канатлар сынды кайчак.
Якты көннәр булды шактый,
Хәсрәтләр булды байтак.

Барысын да кичердек без,
Берне икегә бүлдек.
Мәхәббәтне сүндермичә
Саклау серләрен белдек.

Ижау шәһәре.

Рәкыя Шәрипова
Бу җирдә без кунак кына

Гомерләр бит безгә бер бирелгән,
Кунак булып килдек без жиргә.
Бу дөньяда тыйнак, инсаф яшик,
Гөлләр булыйк туган нигездә.

Җәмгыятьтә әхлак, тәртип булса,
Һәркем эшләр эшен яратып.

Булмас иде байлар hәм фәкыйрьләр,
Башбаштаклык, хурлык, караклык.

Күпме кеше туймый икмәккә,
Күпме ятим үсә урамда.
Чүплекләрдә йөри бичаралар,
Өши-өши салкын буранда.

Ятим, гарип белән тулы дөнья,
Күпме халык эчә аракы?
Күпме яшьләр начар юлга басып,
Зинданнарда тапты торакны?

Наркотиктан, тәмәкедән кибеп,
Күпме яшьләр газап кичерә?!
Гомер кыска, зинhар, ялгышмагыз,
Бер бирелә гомер кешегә.

Каләм яза, кәгазь түзә, диләр,
Ничек язмый түзсен кулларым?!
Күрсәк иде илнең мәрхәмәтле,
Лачын кебек кыз hәм улларын.

Ижау шәһәре.