Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 34-2016
25.08.2016

Әдәби сәхифә 34-2016

Лилия Рә
Тормыш арбасы
Әй, тәгәри гомер тәгәрмәче,
шалтыр-шолдыр — бара арбасы.
Сикәлтәдә сикертәсен сизеп алдан,
килә кайчак төшеп каласы.

Тайны чабуыннан тыйсаң ла чак
(авызыннан күбек акканчы), —
и, син, кеше, дилбегәңне куеп торып,
бер утырып чак хәл алсаңчы!

Башта үргә таба, аннан — үрдән,
чокыр-чакыр тормыш даласы.
Син аттамы? Әллә, димен, үзең атмы —
кем син Җирдә, адәм баласы?!

Авызлыгы тешең каермыймы,
сыдырмыймы камчы шартлавы?
Җилкәң кырмый микән камыт?
Үргә-үрдән җиңел түгелдер лә бик атлавы.

Чак утырып син хәл алсаң иде,
(авызыңнан күбек акканчы)!
Ишетмисең… И-и-и, чабасың… юл өзелеп,
текә ярда туктап калганчы.

Иярләгән синме,иярләнгәнеме…
Вакыт тапсаң, уйлап карачы…

Сарапул шәһәре.

Ибраһим Биектаулы

***
Елтыр күзләр, кашлар кала.
Табын тулы ашлар кала.
Бары китә — ташлар кала…
***
Җирдә — фани мизгелең.
Күктә — бакый гомерең…
***
Киткәннәрне искә алсак,
Безне дә онытмаслар…
***
Ташка уелган мең сүздән
Мең кат кыйммәт бер дога…
Фәнсилә Шәйдүләтова
Тынлык

Тынлык…
Ә артында яшеренгән чынлык,
Бик теләп тә әйтелмәгән сүзләр,
Битлекләрен кигән кара йөзләр.

Тынсыз калып, дәшмәү — бәлки рәхәт?!
Тик тел булып әйтмәү — чир ул, зәхмәт.
Гаделсезлек күреп, йому күзең —
Димәк, куркып калу, бөгү тезең.

Гакыл белән теләгеңне басу —
Йөрәгеңне дарга куеп асу.
Яратып та сөям димәү — оят,
Әй син, кеше, хисләреңне уят!
Ни кылсаң да, гомеркәйләр үтәр,
Хыял байрагыңны өскә күтәр!
Берәү: “Дога кыл!” — дип сузар унлык,
Тиздән килер мәңгелеккә тынлык…

Яр Чаллы шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Гомер агышлары

Әй, бу гомер кайчан үтте,
Үткәнен күрә алмадым.
Гомер юлымны гел гөлгә,
Чәчәккә күмә алмадым.

Әй, бу гомер агышлары,
Булгандыр ялгышлары.
Яшәү дәверемдә булды
Шатлыгы-сагышлары.

Хатирәләрне яңартам
Гомерләр үткән саен.
Чакырмагыз яшьлегемә,
Кайтырга тапмам җаен.

Үткән гомер кире кайтмас,
Мин дә яңадан тумам.
Якты дөнья бик кадерле,
Яшәүдән мәңге туймам.

Әй, бу гомер бик матур ул,
Яши белеп яшәсәң.
Якты йолдыз булып балкып,
Яшен булып яшьнәсәң.

Салагыш авылы.

Фазыл Майдуллин
Сиңа…

Илһам бирәсең син миңа,
Сиңа мин сокланам.
Синең чибәрлегең күреп,
Кат-кат телсез калам.

Вакыт туктый синең белән —
Көне минутка тиң.
Күркәмлегең белән биләп
Алдың йөрәкне син.

Сиңа карыйм: елмаюың
Кояштан да якты.
Сине күбрәк белгән саен
Сөюем дә арта.

Ижау шәһәре.

Винер Садыйков
Күңелемдә җыр да моң

Үлән чәйләре яратам,
Кәефләрем бик яхшы.
Җырлый-җырлый хезмәт итәм,
Булмасам да һич җырчы.

Эшләп берәү дә үлми,
Хезмәтсез буламы соң?!
Күңелдә минем — җыр-моң,
Йокларга ятамын соң.

Шулай үтә көннәрем,
Типкәч әле йөрәгем.
Хәрәкәтнең һава кебек
Беләм ничек кирәген.

Ижау шәһәре.