Әдәби сәхифә 36-2021
Тәнзилә Хәбибуллина
Хәтердә
Сау бул дидең, кулың бирдең.
Ә мин, җүләр, бирмәдем.
Шушы көннән гомерлеккә
Аерыласын белмәдем.
Яраттым сине үзем дә,
Никтер әйтә алмадым.
Аерылуның авырлыгын
Ялгыз калгач аңладым.
Башын игән сының күрдем
Яшьле күзләрем аша.
Гомер үтә, минем күңел
Шул елларга тоташа.
Яшьлек ул — кадерле ядкарь
Истә һаман, хәтердә.
Күңел сандыгы төбендә
Саклана ул хәзер дә.
Салагыш авылы.
Нәсимә Сипова
Кайтаваз
Бергә чакта күңелле,
Исәпләшмибез генә.
Яшибез кебек һәр минут
Кире кайтыр дип гүя.
Эх, уйламыйбыз гына,
Юк бит инде бик күпләр.
Әйтеп бетереп булмаслык
Хәсрәтләрен кем чүпләр?
Сабырлыклар бирче, Аллаһ,
Яныплар китмәс өчен.
Кемнәр татый, шулар белә
Ялгызлыкның ачысын.
Яңгыр ява, болыт китә,
Килми кабат әйләнеп.
Бер киткәннәр кире кайтмый,
Вакытларга бәйләнеп.
Алып кайтмый шул җилләр дә,
Кайтулар ник юк икән?
Ходай бит безнең гомергә
Барыбер парлы иткән.
Җитә иде ул парлылык,
Гомер азакларына.
Салмачы безне, Аллаһым,
Сагыну газапларына.
Күктә язылган никахның
Сүнмәс учагы калсын.
Учакта ике зур ялкын
Мәңге янсын да янсын.
Бездән соң килгән сабыйлар
Кабатласыннар безне.
Улың, кызың, оныкларың
Ишетсен безнең сүзне.
Безнең гомер дәвамлы җыр,
Моңы яңгырый күктә.
Гомеркәйне үлчәп булмый,
Бик аз да түгел, күп тә.
Гомерләр кала җыр булып,
Моң эчендә кайтаваз.
Кадерен белеп яшә, кеше,
Гомер күп түгел, бик аз.
Иж-Бубый авылы.
Ифира Хәлимова
Хәтер
(уены-чыны бергә)
Олыгайган саен хәтер кыска,
Истән чыга таныш-якыннар.
Дүрт кызымның атын атап чыгам,
Дәшим дисәм берсен яныма.
Чәй куям да, утын кабызмыймын,
Тозсыз гына ашлар пешерәм.
Өйдән чыгам, урап кире керәм —
Ни кирәген искә төшерәм.
Үпкәлиләр кызлар, истән чыккан,
Туган көне булган оныкның.
Кичтән күпме уйлап яттым, юкса,
Иртән торгач, барыбер оныттым.
Олыгаям инде, табигыйдыр,
Зәгыйфьләнер хисләр, көчем дә.
Гаҗәпләнәм ләкин, туган яклар
Бер мизгел дә чыкмый исемнән.
Сүрия, Хәсәкә.
Ибраһим Биектаулы
Яшьлекне юату
Яшь дустым, ни бимазалый?
Ни куша акыл-каприз?
Бәлки, бу – яхшы хәстәр?
Язмыш колодасын бутап,
Өр-яңа йомгак ясар…
Синең гөнаһларың аздыр…
Мин-картлачта – бугаздан.
Син – канат, кичәрсең сират!
Мин – инде сыгылган җимеш.
Мин – чын әсир. Син – пират…
Сагыш, сарылса бер картка,
Соңгы дәртен сүндерә…
Вакыт тиз эри – куркыта…
Бихисап олы газапта
Сула җан, сыза йөрәк…
Казан шәһәре.