Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 44-2016
2.11.2016

Әдәби сәхифә 44-2016

55fc42021f395de97f8b456bӘйт әле

  (нәсер)

Төнге  күктән  күзләремне  алалмыйм,  төймәдәй  генә  зәңгәр  йолдызлар  белән  тулы  галәмнең  иге-чиге  юк. Күк   йөзе  күңелемне  сихерли,  мин  бу  мәлдә  шатлык  турында  уйлыйм, шушы  эреле-ваклы  йолдызларны   шатлык  итеп  җыеп   ал  иде  дә,  күңел  күкләремә  сип  иде  син. Әйе-әйе, син,  син  генә  миңа  шулкадәр  күп,  санап   бетергесез   шатлыклар  бүләк  итә  аласың.  Син  бүләк  иткән  шатлыкларны   илаһи  моңга   төреп,  җырларым   итәр  идем  мин,  җыр   белән   дөнья   тулар  иде. Әлбәттә,  ул  җырлар  сөю  турында   булачак!   Шатлык  ташып   тормаса, сөю   дә   яшәми,  җыр  да  язылмый, сөю   яраланмасын, тормышны   җырсыз  итмик!

Айның     якты  нурларына   коеныйк   әле. Күңелеңнән  күңелемә   назыңны   бир,  ә  мин   сиңа,  җирдә   үскән   бар  гөлләрне,  былбыллары   белән  бергә, ямь-яшел   бөдрә   тал-тирәкләрне    бүләгем  итәрмен.  Йомшак  җилләр   сарылыр   синең  иңнәреңә, җылы  яңгырлар   чәчләреңне  чылатыр,  ап-ак   кышларда,  керфек  очларыңа   кар  бөртекләре  кунып   эрер —  боларның   барсын   да,  миннән   бүләк  итеп   кабул   итәрсең.

Бик   тә   беләсем   килә,  әйт  әле,   мине   дөнья  кадәр   бәхетле  итәсең  киләме?  Кояш   булып  көннәремне   җылытыр  идең   бит,  чит-ятларның   гайбәт   сүзе   боз   булып,  минем    җанымны     өшетә   алмас   иде,  йөрәгемне    яралап   елатмас-канатмас  иде,  дим.  Синдә   мин   бармы,  әйт   әле?

Кәүсәрия   Шәфыйкова,

Яңавыл шәһәре.

 

Әлфирә Низамова

Урамда яфраклар яңгыры

Урамда яфраклар яңгыры

Ий, тыныч!

Юк суы, күкрәве, яшене,

Ә җирдә яфраклар келәме…

Ул аклы, сарылы, яшелле.

 

Урамда яфраклар яңгыры

Түгел лә!

Шыбырдый торганы…

Яңгырның  күңелне кытыклап

Кыштырдый торганы…

 

Урамда яфраклар яңгыры

Ий, матур!

Бар агы, сарысы,яшеле…

Төсләргә коенган урамнар

Салават күпере шикелле.

 

Яфраклар коела туктаусыз…

Ий, күңел!

Йөгерә яфраклар артыннан.

Әйтерсең чигелгән келәмнән

Җанга ут ягылган, кабынган.

Исәнбай авылы.

 

Ибраһим Биектаулы

Ялганга ышанмыйк

Безнең ерак бабалар

Батыр булганнар алар.

Илне саклап яу кырында,

Кайталмыйча калганнар…

 

Ә тарихта язганнар:

Имеш, шакшы татарлар –

Канечкеч усал җаннар –

Суйганнар, талаганнар,

 

Рус җирен яулаганнар…

Бу сүзләр – чеп-чи ялган…

Ләкин явыз әкият

Башларга сеңеп калган…

 

Күзләрне ачып карыйк,

Тирәнрәк актарыйк,

Ялганга ышанмыйк,

Татар булып яшик!

Сөйик ашның өресен!

Сөйлик сүзнең дөресен:

 

Халкы өчен, хаклык өчен

Мул акты татар каны.

Җаннарның мең яралысы –

Изге җан – Татар җаны.

Ижау шәһәре.

 

Рәмзия Җиһангәрәева

Ярангөл

Җиде төрле булуы шарт, диләр,

Тәрәз төбендәге яранның.

Бәхет теләр өчен җиде кирәк

Төрле чәчәк аткан яран гөл.

 

Бәхет өмет итеп, җиде төрне

Утырттым да, көтәм бәхетне.

Мин тормыштан гөлләр, чәчәкләрдән

Ямь табуым белән бәхетле.

 

Чәчәкләргәҗылы караш ташлыйм,

Назлап сыйпыйм, иркә гөлләрем.

Шау чәчәккә төреп күңелемне,

Беләм: аларның мул түләрен.

 

Бозлы күңелләрне эретерлек

Гүзәл чәчәк бүләк итәрләр.

Кышларда да җәй ясаучы алар,

Гомеремне гамьле итәләр,

Тормышымны ямьле итәләр.

Кичкетаң авылы.

 

Фәнсилә Шәйдүләтова

Кешегә…

Сабырлыгың җитәрме?

Буш сүзләрне, ялганнарны

Күңелең кабул итәрме?

 

Ай, көчләрең җитәрме?

Билгесезлеккә юнәлгән

Юлың ерак китәрме?

 

Үҗәтлегең җитәрме?

Язмыш дөреслек тутырган

Капчыкларны сүтәрме?

 

Тырышлыгың җитәрме?

Өмет тулы гомеркәең

Файдалыга үтәрме?

Яр Чаллы шәһәре.

 

Рәзилә Хәмидуллина

Җәйгә китмәк булган идем

Нәрсә турында языйм соң?

Син: “Көз, — дисең. —

Хәзер бит көз, язып кара

Яфрак төсен!”

 

Тема бир дим икенчене,

Бу тапталган.

Кызык түгел көзне язу

Син мактаган.

 

Коела сары яфрак, дип,

Җыр языйммы?

Әнә яфраклар җыр суза

Сагыш-моңлы.

 

Ишетәсеңме, аһ, нинди көй,

Аһ, нинди моң?

Тыңлар өчен кирәк, дустым,

Калу тып-тын.

 

Син көз дисең, әйе, дөрес,

Көздә генә.

Яфрак җырын отып була

Әзгә генә…

 

Җәйгә китмәк булган идем,

Көздән качып.

Иңнәремә сары яфрак

Төште очып…

Иж-Бубый авылы.

 

 55fc42021f395de97f8b456b