Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 46-2016
17.11.2016

Әдәби сәхифә 46-2016

Альбина Гайнуллина
Беренче кар

Кара әле! Тагын ак кар ява!
Әйтерсең лә, үзе бер могҗиза.
Каплап таушалган юл каралыгын,
Телемнәргә бүлеп, сукмак суза.

Ак кар ява. Син күр генә! Кара!
Сафлыктан бизгән гаҗиз җаныңа,
Тамчы назын иңдермәкче булып,
Кипкән иреннәреңә орына.

Күрсәң иде, канат челтәренең
Куырылып, эреп югалуын,
Шушы хәлдән тәмам түбәнсенеп,
Ап-ак фәрештәнең оялуын.

Күрсәң иде, ничек бу аклыктан
Күзләр түгел, җаннар камашканын!
Тойсаң идең, ничек кайнарланып ,
Тамырлардан йөгергәнен канның!

Эри-эри беренче кар ява…
Үҗәтлеге генә дә ни тора?!
Кара әле, эзләреңә кара,
Анда кемдер ак ямаулык сыра.

Елый-елый, эри-эри ява.
Ул бүгенгә йомшак, җылы әле.
Гаҗизлектән бәгырьләре каткач,
Җилдә каршы очрап телер тәнне.

Ә бүгенгә ап-ак фәрештәләр
Сак орынып китә иреннәргә.
Канат челтәрләрен тезә-тезә,
Кара җиргә ак ямаулык чигә.

Казан шәһәре.

Асия Корбангалиева
Түләп бетмәстәй кредит

— Әй дускаем, кая бардың,
Кибетләрдән ниләр алдың?
— Бардым тагын урманга,
Җанга тынгы табарга.

— Җаның тыныч түгелмени,
Балаларың таралгач?
— Җанымның тынасы юктыр,
Таралгач та, талагач.

Берсе ала иркен фатир,
Түли алмый бәясен.
Белә: «Түли алмыйм», — дигәч,
Әтисенең түлисен.

Икенчесе: “Машина”, — ди,
Яңадан-яңа кирәк.
Баш иеп, әтигә килә,
Әтисе бар, ул – терәк.

Өченчесе укый һаман,
Бик еш кайта “Акча!” — дип.
Белдем инде хәзер: бала –
Түләп бетмәстәй кредит.

Әгерҗе шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Чишмәкәем

(Чишмә юлын төзекләндергән Барҗы егете, Ижау шәһәрендә яшәүче Радик Гыйззәтуллинга рәхмәтлебез)

Ничә еллар сукмак салмадылар,
Таллар урап алды юлыңны.
“Хәтерләми мине авылдашлар”, —
Дип әйтәсең төсле тоелды.

“Оныттылар”, — диеп рәнҗеп ятма,
Барҗы җире, газиз илкәем.
Җеп чишмәңә бүген улак куйды
Синдә туып-үскән улкаең.

“Җеп чишмәсе” диеп ник аталган,
Эчкән кеше җепме салсын, дип?
Әллә җептәй нәзек аккан өчен,
Юраучылар күреп калсын дип.

Чишмәкәем, синең серләреңне
Белүчеләр инде аз калган.
Малик чишмәсе ул, – диде имам, —
Барҗы егетенә аталган.

Бригада туплау урыны булган,
Куш каеннар шаһит барсына.
Чишмә тапкан бригадир Малик
Ватан сугышында баш сала.

Челтер-челтер җырлый, су ишәйгән,
Улак буйлап ага көмеш су.
Изгелеккә һәрчак урын бар ул,
Теләк-хезмәт, максат изге шул.

Хәйран калып торам, чишмәкәем,
Челтерәп лә генә агасың.
Туган-үскән җиргә изге гамәл
Иясенә генә юллансын.

Кичкетаң авылы.

Әминә Гайфуллина
Ак чәчәкләр

Ап-ак чәчәк атты яран гөлем,
Өстәлемдә — чәчәк тәлгәше.
Урамнарда ап-ак карлар оча,
Күңелемдә минем җәй яши.

Ак төсләрне, ахры, яратканга
Ак чәчәкләр өем түрендә.
«Корытмагыз безне!» – диләр алар,
Сөйләшәләр чәчәк телендә.

Хуш ис сипкән назлы гөлләремә
Сулар сибәм, карыйм – сокланам.
Балаларым тиңлим чәчкәләргә,
Яшәү өчен аннан көч алам.

Гөлчәчәккә сезне тиңләрмен дә,
«Гөлкәйләрем!» – диеп дәшәрмен,
Уңышларыгызга сөенермен,
Кайгы килсә, янып яшәрмен.

Мин теләмим сезнең гомерләрнең
Сулган чәчәк булып кибүен.
Мин беләм бит сезнең йөрәкләрнең:
«Яшим-яшим!» – диеп тибүен.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Ап-ак карлар ява

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар,
Елның нинди матур фасылы!
Акрын атлап урамнарда йөрим,
Җанны назлый дөнья аклыгы.

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар,
Күңелләргә сафлык иңдерә.
Гүзәллекне, яшәүләрнең ямен
Күңел күзең белән күр генә.

Нахак сүзләр җанны өшетмәсен,
Уйлап, сайлап әйтик сүзләрне.
Дөнья аклыгына кер кунмасын,
Яманлыктан сакла син безне.

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар,
Балкытсын ул һәрбер иртәне.
Саф күңелебез, якты өмет белән
Шатлыкларга күмик дөньяны.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Рәхмәтлемен

Рәхмәт, дим мин күзләремә,
Тугач ачылган өчен.
Бу дөньяның каралыгын
Миннән яшергән өчен.

Күргән өчен тәүге тапкыр
Әниемнең күзләрен.
Елмаюы бар дөньямны
Алсу нурга күмгәнен.

Рәхмәт, дим мин күзләремә
Гашыйк җан иткән өчен.
Күрсәтте ул матурлыкның
Һәм мәхәббәтнең көчен.

Туганның, дусның карашын
Җылыга төргән өчен…
Елыйсы килгән чакта да
Сер бирми көлгән өчен.

Рәхмәт, дим мин Ходаема
Мине Кеше иткән өчен.
Күзләр белән дөнья кочып,
Җирдә яшәткән өчен!

Исәнбай авылы.