Әйдәгез, биергә!

«Иман» татар яшьләре берлеге каршында эшләп килгән “Сәйлән” бию ансамбле биергә өйрәнергә теләге булган яшьләр үтенечен күздә тотып эшли башлады. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен Ижауда һәм башка төбәкләрдә узган бик күп чараларда күрсәтергә өлгерде. Ул бәйгеләрдән дә читтә калмый. Мисал өчен, Рәшит Ваһапов исемендәге “Ижау моңнары” республика фестивалендә катнашып, икенче урынны яуладылар. «Йолдызлар яңгыры» бәйгесендә дә катнаштылар. Казан шәһәрендә узган “Ягымлы яз”, “Танцпол йолдызы” конкурсларында да көчләрен сынарга өлгерделәр. Быел исә Татарстанда узган Татар яшьләре форумында Вил Усманов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илдар Әхмәтов, Илназ Сафиуллин, Хәния Фәрхи һәм башка танылган артистлар белән бер сәхнәдә концерт куйдылар.
Күптән түгел Тимерьюлчылар мәдәният йортында үткән Чәкчәк бәйрәмендә дә концерт номерларын тулысынча «Сәйлән” ансамбле әзерләде. Республикакүләм изгелек эшләү атнасы, “Сабантуй”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре дә “Сәйлән” ансамбленнән башка үтми.
Ансамбльнең җитәкчесе Рушана Саттарова бирегә йөрүче яшьләрне дә, балаларны да шат йөз белән каршы алып, биюгә өйрәтә, сәхнәгә чыгарга әзерли. Мисал өчен 10 яшьлек Әмир Хисмәтуллин “Сәйлән” ансамбленә йөреп, тәүге тапкыр Ижау сәхнәсенә чыкты. Ансамбль алга таба да талантлы, үз сәләтен үстерү өстендә эшләргә теләгән яшьләрне кабул итүен дәвам итә. Сез тулырак мәгълүматны 8-906-818-17-28 телефоны буенча шалтыратып, Рушана Саттаровадан белә аласыз.
Алмаз Тәҗмиев, Ижау шәһәре



