Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - «Әйдә, халыкка хезмәткә…»
24.02.2012

«Әйдә, халыкка хезмәткә…»

«Кеше кешегә дус, иптәш һәм туган!» дигән лозунг астында яшәгән елларны еш кына искә алам мин. Чөнки ул вакытта кеше бүгенгегә караганда мәрхәмәтлерәк тә, ярдәмчелрәк тә иде.Меңәрләгән кешеләр үзләренең төп эш урынында да, эштән соң да бушка жәмгыятькә файда китерә торган гамәлләр кылдылар.

Илдә демократия үсеше башланганда нәкъ менә шул чор кешеләре халыкның милли үзаңын үстерү өчен көчләрен кызганмыйча, милләттәшләребез арасында аңлату эшләре дә, мәдәни-агарту эшләре дә алып бардылар.

Гөлфия Заһит кызы Исхакова да мәктәп елларыннан башлап үзенең гомерен җәмәгать эшләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Кешеләргә файда китерергә, аларның рухи тормышын байрак, яктырак итәргә тырыша. Татарстанның Әлмәт районы Кәләй авылында туган, Лениногорск районындагы Мөэмин Каратай урта мәктәбен тәмамлаган бу кыз яшьтән үк җырга-моңга, әдәби иҗатка омтылып яши. 1975 елда тормыш иптәше белән Удмуртиянең Воткинск каласына килә һәм хәзергә кадәр шунда яши. Эшли һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә, милли хәрәкәт эшендә катнаша. Гаилә корып яши башлаган хатын-кызларга белемнәрен күтәрү җиңел эш түгел. Алар юлында торган каршылыкларны һәркем белә. Моның өчен гаҗәеп зур тырышлык, корычтай нык ихтыяр көче, ә иң мөһиме — белемгә омтылыш кирәк. Күрәсең, Гөлфия Исхаковада бу сыйфатларның барысы да җитәрлек булгандыр. Шулай булмаса, ул, заводларда махсус техника эшләп чыгару өчен белгечләр әзерли торган техникум тәмамлап, 20 елдан артык заводта технолог булып эшли алмас иде. Бу белгечлек артык җаны теләгән эш булмаса да, бераз язмышка яраклашмыйча да булдыра алмый Гөлфия. Чөнки бөтен шәһәр бер зур завод эшләсен өчен генә яшәгән вакытта (хәзер андыйларны моно-шәһәрләр дип атыйлар) үзең теләгән эшне табуы да җиңел булмый. Культура-агарту көллиятен читтән торып тәмамлый, Үз милләтенең киләчәге өчен чын күңелдән борчылган Гөлфия Исхакова илдәге демократик яңартып коруларны, татарның алдынгы вәкилләренең милләт азатлыгы өчен көрәшә башлауларын шатланып каршы ала. Воткинск каласында татар милли хәрәкәтен оештыручыларының алгы сафында була, татар иҗтимагый үзәген оештыруда да күп хезмәт куя. Милли оешманың эш юнәлешләре күп: мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар сыйныфлары һәм төркемнәре оештыру, үз телләрен оныткан милләттәшләребез өчен тел өйрәнү курслары ачу, изге Ислам динен халык арасында пропагандалау, татар үзешчән сәнгатенең шәһәрдәге эшен җанландырып җибәрү һ.б.

Җыр-моңны, халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүне үзенең тормыш юлдашы итеп сайлаган Гөлфия милләтенә тугры хезмәт итәргә инде әзер була. Воткинск каласына килү белән үк «Юбилейный» мәдәният сараендагы хорга һәм үзешчән сәнгать коллективына барып, аларның эшләрендә актив катнаша. Бераздан «Дуслык», ә аннан соң «Тургай» ансамбльләрен оештыра. Оештыра дип әйтергә генә ансат ул. Җитәкчегә сәләтле милләттәшләребезне табарга, репертуар өстендә эшләргә, кичәләр өчен сценарийлар язарга, чыгыш ясар өчен сәхнә табарга, костюмнарны юнәтү турында баш ватарга, финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен түрәләрнең бусагаларын таптарга туры килә. Моны башыннан үткән кеше генә белә. Ләкин максатка ирешү өчен көрәштә ярты юлда туктап кала торганнардан түгел Гөлфия. Авырлыкларны җиңеп, «Тургай»ансамбленең Воткинск каласында милләткә даими хезмәт күрсәтүенә, аның Халык ансамбле дигән исемне алуына ирешә ул.

Гөлфия Исхакова иҗатының чәчәк атып китүенә иң зур сәбәп — ул Ижауда татар телендә «Яңарыш» газетасы чыга башлау. «Яңарыш» газетасының үз иҗатына игътибары шагыйрәгә яңа көч һәм иҗат дәрте өсти. Ә аның язганнары һәрвакыт укучы тарафыннан җылы кабул ителә һәм иң җитди, тәнкыйтьчән укучыларның да уңай бәясен ала. Шагыйрә, иң беренче чиратта, мәхәббәт җырчысы һәм туган иленә, газиз халкына булган сөю хисләрен матур шигырь юлларына сала белүче нечкә күңелле талант иясе.

Аның шигырьләре тел-теш тидерерлек түгел. Алар җиңел укылалар, авторның фикере укучы өчен ачык һәм шагыйрәнең үзенә генә хас булган матур бизәкләргә төреп биреләләр. Шигъриятнең дошманы булгантапталган рифмалар белән шагыйрә үз иҗатын чүпләми. Ул — инде ике шигырь китабы авторы. Соңгы берничә елда Гөлфия үзен проза өлкәсендә дә танытып өлгерде. Аның хикәяләре «Яңарыш» газетасында гына түгел, ә Казан газета-журналларында басылып чыгып, укучыларны сөендерде.

Гөлфия кебек милләткә хезмәт итү максатларында мәдәният хезмәте күрсәтүдә һәм әдәби ижатта армый-талмый эшләүчеләр бик күп түгел. Ул бит әле үрнәк хуҗабикә, ике кызы өчен сөекле әни һәм дөнья терәге, ә оныкларына кадерле әби. Кече кызы Гүзәлгә дә әнисе кебек әдәби «иҗат җене» кагылган. Ижау механика заводында күп тиражлы газета хезмәткәре булып эшли. Балалар өчен матур рәсемнәр белән бизәлгән ике шигырь китабы Казанда басылып чыкты. Димәк, иҗат эстафетасы ышанычлы кулларда.

Гыймран Сафин, Татарстан һәм
Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы