Әллә орчык, әллә терекөмеш
Бер караганда мин аны бертуктамый бөтерелеп торучы орчыкка, икенче караганда терекөмешкә охшатам. Буе кечкенә, үзе җилдәй җитез булган өчен түгел, әлбәттә. Бертуктаусыз хәрәкәттә, тормыш казанының иң каты кайнаган җирендә булганы, бик актив тормыш рәвеше алып барганы өчен.
Сүзем Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Ризванова турында. 24 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә ул. Нигезле һәм нәтиҗәле итеп башкара ул эшен. Аның укучыларга биргән белеменең тирәнлеген Бердәм республика тесты нәтиҗәләре ачык чагылдыра. Укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә генә түгел, республикада да җиңүгә ирешүләре — шуның ачык мисалы.
Эш урыны гимназия булганлыктан, ул татар телен саклауга, аның аһәңен тоемларга өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирә. Моның өчен сыйныфтан тыш чараларны бик оста итеп, укучыларның үзләрен җәлеп итеп оештыру сәләтенә ия ул. Шуңа күрә аның укучыларын Әгерҗе шәһәрендә, районда үткәрелә торган чараларда гына түгел, башкалабыз Казанда да еш күрәсең. Укучыларны ТНВ каналындагы “Тамчы-шоу” телевизион бәйгесенә, укытучыларны җыеп “Башваткыч” тапшыруына алып баручы да шушы тәвәккәл, кыю ханым “Мин татарча сөйләшәм” акциясен башлап йөрүчеләрнең берсе дә ул. Әлфинә ханым шушы акциядә катнашу өчен укучыларны Казанга хәтле алып барды.
Заман таләпләре югарылыгында эшләү өчен үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Әлфинә ханым укучыларга карата гына түгел, үз-үзенә дә бик таләпчән. Төрле бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә туплый, көчен сыный. Һәм, әлбәттә, уңышларга да ирешә. Ул — “Ел укытучысы — 2015” бәйгесенең “Милли традицияләрне саклаучы” номинациясе, татар теле укытучыларының “Мастер-класс” бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе, авторлык программалары конкурсы лауреаты.
Гимназиядә бу булдыклы ханым татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә, профсоюз комитеты лидеры да әле. Һәр кушылган эшне җиренә җиткереп башкаручы, эшен һәм балаларны яратучы Әлфинә Ризванованың хезмәте Россия хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнеп, 200 мең сумлык грантка лаек булды. Афәрин, Әлфинә! Тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын сиңа!
Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.



