Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әлфирә Низамова: «Тормышта үз юлым»
4.07.2020

Әлфирә Низамова: «Тормышта үз юлым»

Еракта булса да, сирәк күрешсәк тә, һәрвакыт якын булган кешеләр бар. Ни генә булмасын, аннан киңәш сорап шалтыратырга дип, куллар телефонга үрелә, “Бу турыда ул ничек уйлый икән?” — дип, фикерен беләсе килә. Җылы тавышы, тирән фикере, оптимистик карашы тормышка икенче күзлектән карарга ярдәм итә. Сүзем Әлфирә апа Низамова турында. Милли тормышта, әдәби өлкәдә нинди генә вакыйга булмасын, Әлфирә апаның инде фикерләре мәкалә яки шигырь булып укмашкан була. Алар социаль челтәр, газета битләре аша үз укучысына барып ирешә.
“Кай арада тиешле үтемле сүзләрен тапкан да, кай арада язарга өлгергән?” — дип гаҗәпләнәсең. Югыйсә бит авыл җирендә малын да карыйсы, бакчасында да эшлисе, печәнен дә әзерлисе бар, балалар, оныклары да кайтып төшә, җиләге дә өлгерә. Барсына да вакыт таба Әлфирә апа — тәмле итеп ризыгын да әзерли, алардан тәмлерәк сүзләр табып, мәкаләләрен дә өлгертә.
Шигырьләренең һәр юлына яшәү яме, Әлфирә апаның күңел җылысы сеңгән төсле. Шуңа аның әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Юкка гына редакциябезгә авторның шигырь җыен­тыкларын эзләп килмиләр шул. “Язмышым канатында”, “Кояш исе”, “Көзге күкрәү”, “Һәр бәйрәмнең үз гаме” китап­лары һәрберсе үзләренең укучыларын тапты. Шигырьләренең күңел түренә үтеп керүен, җырлап торуын тойганга композиторлар әледән-әле Әлфирә апаның әсәрләрен сайлап алалар.
4 июльдә Әлфирә апаның туган көне. Гомер бәйрәме белән котлап, Әлфирә апага күңел тынычлыгы, иҗат дәрте, имин, тигез тормыш, сәламәтлек, балалары, оныклары өчен сөенеп яшәвен телибез! Языласы шигырьләре, җырлары, дөнья күрәсе китаплары алда күп булсын.

Элмира Нигъмәтҗан.

Авыл моңга сусый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам…
Тылсымлы авыл сулышын юксынган, моңга сусаганнарның җан авазы бу җыр. Дистә еллар элек язылса да, бүген дә халык телендә…
Моң… Нәрсә соң ул авыл моңы? Аулак өйләр, гармунлы кичләр, инеш-болын буйларындагы җырлы-бию­ле уеннар… Алар инде кабатланмас ис­тәлек булып, әкренләп тарихка ке­реп баралар. Авылларда гармун телләренә басып, йөрәкләрне айкап, җаннарны юатып җырлатучы, җил­кендереп биетүчеләр бармак белән генә санарлык. Гармун, баянны үз иткән яшьләр дә күренми…
Авыл бит ул — гүзәллек үзәге, моң чишмәсе… Иртән кояш күтәрелгәндә та­выш бирүче гаярь әтәчнең кодрәтле тавышын гына ишетү дә көне буена җитәрлек илһам, көч бирә… Ә чалгы чыңы?! Печәнгә төшәр алдыннан кич­тән чалгы чүкү… Авылның кичке тынлыгында чың, чың, чың… бигрәк матур көй чыга. Киерелеп-киерелеп печән чабулар… Монда инде печән җы­ры: чож-чож-чож… Берара туктап, чалгыларны көйләп, үткенләп алу… Билләһи, бу болын симфониясе иде! Иде дип язам инде, бу сихри моң да безне ташлап китеп бара. Юк инде хәзер чалгы тоткан кеше! Төрле техника, җайланмалар заманы килеп җитте. Хатын-кызлар хәзер җәйге болынны күрми дә кала, заманча матур итеп төрелгән печән ура­малары түбәгә менеп тә кунаклый…
Ә чалгы чыңы елый күк
Таллыкларга сыенып…
Чалгы чүки әнә берәү,
Яшь чакларын сагынып…
Баскан саен авыл йөрәген җил­кендереп торучы тояк тавышлары меңләгән моң тамырының иң куәт­леседер, мөгаен. Атлар, атлар… Дүрт аяклы бу җан ияләре үзгә матур, үзгә гаярь! Аларның батырлыгы, җилдәй җитезлеге, гәүдәләренең сылулыгы! Ча­бышларда — ярсу, үҗәт, тыныч чакта — иркә, тугры. Болыннарда атлар, колыннар утлап йөргәндә, авыл ямьле, ашлар тәмле, күңел тыныч. Авыл сулышы нәкъ менә тояк тавышлары белән бер дулкында кебек. Тик тояк тыпырдаулары тына бара инде, атлар рухы да безне ташлап китәргә мөмкин. Инде урамнардан бик сирәк узган атларны күздән югалганчы карап озатыр чаклар җитте. Ә бит борынгылар: татар ат өстендә туа, ат өстендә үлә, дигәннәр. Димәк, татар авы­лы атсыз калырга тиеш түгел! Ат бит ул — авыл агаеның (малаеның да) аркадашы, сердәше, терәге. Ул – аның өмете, тәхете! Марсель Галиев әйткәнчә: “Югалмасын юргалар, армасын аргамаклар, чалыкламасын чаптарлар, елкылдасын елкылар, айгылдасын айгырлар…” Шулай булганда гына авыл үз төсен җуймас!
Күркәм гореф-гадәтләрнең, бо­рын­гы җыр-биюләрнең бишеге булган, киләчәк буыннарга тапшырыр серле сандыкка әверелгән авылны ни­чек тә яшәтәсе иде! Югалмасын иде ул авыл өчен генә хас булган моң!
Чәчәк таҗларында, назланып кы­на күтәрелгән кояш нурлары яктысында мең төскә кереп җемелдәгән чык тамчылары, кошлар сайравы, чишмәләр җыры, гәрәбәдәй иген кырларының шавы, аллы-гөлле болыннарның җиләк исе, тояк тавышлары, чалгы чыңы, гармун моңы — бербөтен булып авылның галибанә моңын хасил итә. Кителмәсен иде бу бөтенлек, өзелмәсен иде бу аһәң!
Авылның тылсымлы сулышы бит ул —
Аның йөрәк тибеше…
Шул моңга уралып яши
Биредә һәрбер кеше…

Бу тормышта — үз юлым

Күпне өмет итмим инде
Җитәр миңа бары да…
Күңелгә якын язмышның
Карасы да, агы да…

Сөенә белдем мин, шөкер,
Башкалар шатлыгына.
Көнләшмәдем, кызыкмадым
Байлыгы, алтынына…

Таш атканга аш аттым мин,
Үпкәм булса, оныттым…
Ә сөюдә… ихласлыктан
Үлеп-үлеп яраттым…

Дуслар сатты, йөрәккәем
Теленде телем-телем…
Аллаһыга ялвардым мин:
”Аларны кичер!” – дидем.

Хыянәт кисте йөрәкне,
Ташлады сөйгән ярлар…
Яшьләр аша теләдем мин:
”Бәхетле булсын алар!”

Йөрәкне ут ялмаса да,
Елмайдым, сиздермәдем…
Кеше күрмәгәндә түктем
Күмерләрен, көлләрен…

Гел үземчә булды инде
Үз фикерем, үз уем.
Дөресме, дөрес түгелме
Бу тормышта — үз юлым!

Елмаеп яшик!

Елама, үксемә, кирәкми
Күз яше түгүдә юк файда.
Елмай син, үчекләп язмышны,
Елмаю яктырта тормышны.

Елмай син үч итеп барсына
Хәсрәткә, хөсеткә, көнчегә…
Елмай да, кулың суз, ярдәм ит
Мохтаҗга, сырхауга, юлчыга…

Елмай син, елмаю дәвадыр,
Шифадыр җаныңа, йөрәккә…
Елмаеп җиңәрсең… Елмаю –
Җәя-ук, агу ул кирәктә.

Елмаю – кояш ул, җылыта,
Эретә ул туңган җаннарны.
Яшер дә яшьләрең, елмаеп
Каршыла туачак таңнарың…

Шөкер ит

«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк,
Үпкәләмә, зинһар, тормышка.
Бу дөньяга тууларың белән
Рәхмәтле бул тормыш-язмышка.

Алсуланып һәр көн таң атканын
Бисмиллалап каршы алсаң син,
Кызарып кына кояш баеганын
Дога белән озатып калсаң син…

«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк,
Әйтә күрмә, Ходай ишетер.
Уйлан бераз кулсыз-аяксызга,
Сукырларга дөнья ничектер?!

«Мин бәхетсез», — диеп кабатлама,
Булганына шөкер ит әле…
Иң бәхетле кеше сыман көлеп,
Урамнардан балкып үт әле…