Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Әлфия Рәҗәпова: “Хыялым — медицина иде!”
19.05.2021

Әлфия Рәҗәпова: “Хыялым — медицина иде!”

Әлфия ханым Рәҗәпованы мин беренче тапкыр моннан ун ел элек, “Спартак” халык иҗаты йортында үзенең юбилей кичәсендә күрдем. Сәхнәдә фирүзә төсле күлмәктән баянда уйнап җырлаганын хәтерлим. Әлфия апа Авзаловага ошатып күзәттем мин аны. Аннан соң инде күп сулар акты. Безгә якыннан танышырга да мөмкинлек булды. Акыллы, тәртипле, сабыр Әлфия Фоат кызы бу көннәрдә матур юбилеен каршылый. Аның белән очрашып, балачак, яшьлек хыяллары турында сөйләштек. Аның матур, изге хыялы белән газета укучыларыбызны да таныштырам.

Тормышка ашкан хыял

Әгерҗе районының Мордывый авылында Фоат абый белән Разия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән ул. Разия апа бик күп еллар Тирсә авыл совете рәисе булып хезмәт куя. Хатын-кызга халык белән җитәкчелек итү җиңелләрдән булмагандыр. Фоат абый сельпода эшли. Гаиләдә та­гы ике бала дөньяга килә. Замана балалары кебек алар да әти-әниләренә булышып, эш белән ныгып үсәләр. “Сигезенче классны тәмамлагач, мин Ижау шәһәренә килеп, 10 нчы мәктәпкә укырга кердем. Рус мәктәбе булса да, биредә дә “4-5” билгеләренә укыдым. Әлбәттә, авылдан килгән кызга авырлыклары булгандыр ин­де, туганнарда тордым, кайтасы килгән чаклар да булгандыр. Авыл­да укыганда, укытучым Клара апа Шәйдуллина: “Син математиканы яхшы беләсең, сиңа математика факультетына укырга керергә кирәк”, — дип әйтә торган иде. Аның сүзләре колагыма кергәндер инде, мин мәктәпне тәмамлагач, физика-математика факультетына укырга кердем.
Ә хыялым — медицина иде! Ин­с­ти­тутта укыганда, безгә ике ел медицина буенча дәресләр керде. Институтны тәмамлагач, барыбер медицина юлы белән китәм, дип яшәдем. Әгерҗе, Тирсә, Ижау шәһәренең 20 нче мәктәбендә укыттым. Ул вакытларда Ульяновск ягыннан килгән Сәет исемле егет белән таныштым. Озак та тормадык, өйләнештек. Иптәшем Сәет сигез балалы гаиләдән. Алар барысы да бирегә килеп төпләнделәр, бер апалары гына читтә. Барсы да югары белемле. Казан финанс институтын тәмамлагач, Сәетне Ижау шәһәренә юллама белән Совнархозга эшкә җибәрәләр. Аның белән бик матур гомер юлы үттек.
Мәктәптән китеп, заводта эшли башладым. Тагы бер югары белем алдым. Ләкин күңел түремдә барыбер шул табиб булу хыялы бар иде. Иптәшем Сәет тә: “Ике югары белемең бар, эшең бар”, — дип әйткәч, хыялланудан туктадым кебек. Заводта да эшләү ялыктырган иде, чөнки иртән кереп утырасың, кич кенә чыгасың. Күңел бит иреккә омтыла. Шул вакытта миңа пенсия фондында эш тәкъдим иттеләр. Мин егерме ел анда хезмәт куеп, лаеклы ялга киттем. Ике кыз үстердек. Минем хыялларымны алар тормышка ашырды. Бүгенге көндә Лилия, Гөлназ — табиблар. Кызларым өчен ул һө­нәр генә түгел, күңел омтылышы да! Табиб булу җиңелләрдән түгел, тумыштан сәләт тә, бик күп укырга да кирәк. Хәтерлим, бер елны кызлар төне буе укыгач, люс­тра эреп төште. Мин алар өчен сөенеп, хыялымны тормышка ашырулары өчен куанып яшим. Ке­шеләргә күпме изгелек китерә алар!”

Җырлы-моңлы гомер

“Әни энемә гармун алып кайт­кан иде. Энем аңа кагылып та карамады. Мин шул гармунга тартыла башладым. Әни эштә гармунчылардан уйнарга өйрәнеп кайта да, мине өйрәтә. Баскалый торгач, көй чыга башлады. Аннан соң миңа баян алып бирделәр. Авылда гармунчы Сәүбән абый бар иде. Әни белән кичкә таба, әтигә әйтмичә, уйнарга өйрәнергә аңа бара идек. Әнә шулай әкрен-әкрен өйрәнеп киттем. Әни үзе бик матур җырлады, гомумән, нәселебездә дә җырчылар бар иде. Аларның моңы миңа да күчкәндер. Кызлар үсеп, институтта белем ала башлагач, дөнья мәшәкатьләре кимегәч, күңел җырга-моңга тартыла башлады. Эштә Фәния апа Гаделшинаның туганы “Спартак” халык иҗаты йор­тында “Шатлык” халык ансамбле барлыгы турында әйтте. Мин ансамбльгә килдем. Җырга-моңга уралып, бик көчле җырчылар, бию­челәр белән күп еллар эшлә­дек. Соңгы вакытта “Рәйхан” ансам­блендә шөгыльләнәм. Җыр-моң ул — күңелемнең рухи таләбе. Гармунга, баянга кушылып, бик яратып җырлыйм. Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи репертуарларындагы җырларны чын күңелдән башкарам”, — диде.
Әнә шулай матур итеп, оныклар белән чөкердәшеп, җырга-моңга уралып яши Әлфия ханым.