Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


6.12.2013

Әниемә!

Әнкәй, бүген синең туган көнең —

Җыелыштык өең түренә.

Матур күлмәк, башыңдагы яулык

Бигрәк килешеп тора йөзеңә.

Елмаюың өйне кояш иткән,

Өстәл тулы сыең, бәлешең.

Оныкларга, безгә үрнәк булып,

Сөендерә синең бар эшең.

Рәхмәтебез әйтер өчен килдек,

Сәламәтлек теләп гомергә —

Бары шатлыкларда язсын, әнкәй —

Алтын көзләреңә керергә.

Шау-гөр килеп үтсен туган көнең,

Оныкчыклар үссен тәгәрәп.

Яшә әнкәй! Йөз яшеңне әле

Үткәрергә язсын бергәләп!

Гөлфия Исхакова.