Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


29.06.2012

Әтием

— Әти, әтием, кайт инде… мин сине бик-бик сагындым. — Менә өченче көн инде биш яшьлек Ләйлә ут эчендә аңсыз ята, саташып һаман әтисен чакыра:  — Әти, әтием, кайт инде…

Сабыеның баш очында утырган әнисе кызына берничек тә булыша алмаудан тәмам гаҗиз калган. Өченче төнен йокысыз үткәрә ана. Табиблар да аптырашта: төрлечә дәвалап карыйлар, әмма балада һичбер үзгәреш юк. Аңсыз килеш һаман әтисен генә чакыруын  белә. Ә ата кеше ишетми. Ерак шул, еракка китте. Хатынын, алма кебек өч кызын калдырып өйдән киткәненә ике ай була инде. Гөлсинә, бик авыр булса да,  балаларын юатты, төннәрен елап чыкса да, күз яшьләрен аларга күрсәтмәде. Кызларының икесе олы инде, барысын да аңларлык яшьтә. Менә Ләйләсе генә… Ире бик тә малай теләгәч күтәргән иде дә, өченчесе дә кыз булды. Алай да бик яратты Илдары төпчеген. Анысы да гел малайлар кебек шаян-шук булып үсте: кермәгән тишеге, актармаган җире юк иде. Әтисеннән бер адымга да калмады. Тәпи басып китүгә, әти кеше җәйләрен матайда, яз, көз, кышын  машинада үз янында йөртте. Яз башларына кадәр шулай. Ә язгы кичләрнең берсендә Илдар эштән бик уйланып кайтып керде. Керә-керешкә үк:

— Әнисе, утыр әле, киңәшәсе бар, — диде. Гөлсинә ире каршысына килеп утырды.

— Беләсеңме, карчык, Әсхәтне күрдем әле бүген. Теге зур машинасы белән кайтып туктаган. Мине үзе янына эшкә чакыра. Эше авыр инде, билгеле, гел юлда, әмма акчаны шәп эшләргә була, ди. Үзең дә күрәсең бит: олы улын  медицинскийга керткән иде, икенчесе юрист булырга укый. «Кече кызым да табибә булам, — дип әйтә, — теләгенә каршы килеп булмас инде», — ди. Безнең кызлар да бүген-иртәгә мәктәпне тәмамлый, кеше арасында ким-хур итеп булмас, институтка кертергә кирәк булыр. Ә аның өчен, үзең беләсең, акча кирәк. Монда колхозда андый акчаны эшләп булмый. Карчык, әллә тәвәккәлләп карыйммы икән?

Гөлсинә бер сүз дә дәшмәде, уйга калды. Иренең уйларында дөреслек бар иде шул. Ләкин ирен бер дә үзеннән читкә җибәрәсе килми иде. Өйләнешкәннәренә егерме елга якын, ә бер дә аерым яшәгәннәре юк  шул.

Аның уйларын сизгәндәй, Илдары:

— Син борчылма, карчык, ай саен кайтып йөрисе бит. Берәр ел эшләп карыйм да, әзрәк мая туплагач, кире кайтырмын.

Гөлсинәнең риза булмый хәле юк иде. Аннан соң, гаиләдә шулай кабул ителгән: ул иренә тулысынча ышана һәм аның сүзенә бервакытта да каршы килми. Гомумән, күп сөйләшми иде хатын, һәм ире аны шуның өчен дә ярата иде, бугай.

— Ярар, әтисе, үзең беләсеңдер, кыенрак булса да, түзәрбез, — диде ул.

Шулай тәвәккәлләп, атна эчендә кирәкле кәгазьләрне дә җыйды. Колхоздан җибәрәселәре дә килмәгән иде. Куллары алтын шул аның: нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп эшләп тә куя, агач эшен дә белә, техникага да кулы ята. Хәер, элекке вакытмыни, җибәрделәр. Ай саен сагынышып күрештеләр алар. Балалар, бигрәк тә Ләйләсе календарь битләрен ерта-ерта, кайтасы көннәрне саный иде. Һәммәсенә дә бүләкләрен төяп, ай ахырында кайтып җитә иде Илдары. Бик ямансу булса да, өйрәнеп киләләр иде. Акчасы да әйбәт. Соңгы кайтуында ничектер сәер иде ире. Хатын йөрәге нидер булганын  аның күзләренә карау белән сизде. Илдар да яшереп тормады:

— Гөлсинә, гафу ит, мин башканы яраттым. Син борчылма, балаларга ярдәм итәрмен.

Бу кадәресен үк көтмәгән иде хатын, шуңа да башта бер сүз дә әйтә алмады. Бераз исенә килгәч, тамагына килеп тыгылган яшьне йотып:

«Акчасын җибәрерсең дә, ә ата назын кем бирер?!» — дип кенә әйтә алды.

Әмма ирне балаларның күз яше дә, хатынының ялыну-ялварулары, каһәрләүләре дә тотып кала алмады: кием-салымын сумкасына тутырды да, артына да борылып карамыйча чыгып китте. Газаплы көтү белән ай узып китте. Стенадагы календарьны элеккечә санап-ертып барган Ләйлә билгеләнгән көнне әтисе кайтмагач, көйсезләнә башлады, юлга чыгып, әтисен көтте, төннәрен аны чакырып саташа башлады. Ә өч көн элек ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Менә өч көн сабый ут эчендә, өч көн саташып, әтисенә дәшә:

— Әти, әтием, кайт инде…

Әзрәк тынычланды бугай. Әни кеше дә беразга онытылып, утырган килеш кенә оеп китте. Ут эчендә аңсыз яткан сабый:

— Әти, әтием, син кайттыңмы?! Мин синең кайтасыңны белдем! Мин сине әле генә төшемдә күрдем! — дип, кинәт кенә урынынан сикереп торды да ишек төбендә басып торган әтисе кочагына ташланды…

Розалия Кәримова, Яңа Авыл авылы