Әтием, сиңа мең рәхмәт
19 июнь — Әтиләр көне
«Элек татар гаиләләрендә йолалар нык сакланган, дөресен әйтим, мин аларны юксынам. Без аларны югалтабыз шул. Элек юллар булмаган, төп транспорт — ат. Шуңа да карамастан, без бер-беребез белән күбрәк аралаша идек. Хәзер санаулы сәгатьләрдә барып җитәргә мөмкин булса да, кеше бер-берсеннән ерагая. Минем әтинең гадәте бар иде, якшәмбе көнне төшке ашка бөтен гаилә җыела идек. Әллә нинди тәм-томнар юк, өйдә булганын табынга куялар, күп итеп әзерлиләр. Әти-әни шат. Балалары янәшәдә. Мондый очрашулар, сөйләшүләрдән бала-чага үзенә күпне сеңдерә. Минемчә бу — тәрбия, хәтта мин әти йортыннан 45 чакрым ераклыкта икенче районда, директор булып эшләгәндә дә, якшәмбе гаилә белән әти-әни янына кайта идем. Хатыным һәм улларым ул чорны әле дә сагынып искә ала”. Бу сүзләр Минтимер Шәрип улы Шәймиевнеке. Олыны олы, кечене кече итә белә торган, зыялы, гаҗәеп акыллы, сабыр, итагатьле, әдәпле, милли җанлы беренче Президентыбыз гаиләдә шулай тәрбияләнгән.
Туган — туганны, күрше — күршене, ата — улны, ана кызны белмәс заманда яшибез. Таң ата да кич була, хәл белергә дә, кич утырырга да вакыт юк, дибез. Хәтта, кайбер балалар телефоннан шалтыратып, әти-әниләренең исәнлеген белмиләр. Тик бар гаиләләрдә дә шулаймы соң бу? “Коеда да бер уч яктылык кала”, — диләр бит. Эзләсәң, әллә ниләр табарга була. Бүгенге көндә гаиләдә аралашу, “әти” сүзен әйтү, ишетү, киңәшләшү сакланамы? 8 мартта Әни көнендә без, әниләр, җылы сүзләрне күп ишетәбез, бүләкләр кабул итәбез. Әтиләр көне булдыру турында сүз бара. Әтиләрнең гаиләдә дәрәҗәләре нинди? Әтиләргә рәхмәт әйтеп гомер итүчеләр бармы? Бу сорауларга җавап табарга теләп, мин берничә авылдашым белән аралаштым.
Хәер, әллә кая ерак барасы да юк. Күршемдә генә Мирзанур абый белән Җәмилә апа Таҗетдиновлар яшиләр. Инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, бер генә дә тик тормас эшчән, тырыш күршеләремнең ике уллары да кул арасына кереп үскән, бүген дә әти сүзе алар өчен — закон. Хуҗалыктагы бар эшләрне бергә башкарып, печән чабып, киптереп, җыеп, бәрәңге эшкәртеп, пиннеккә йөреп, сиздерми генә өйрәтеп, Мирзанур абый хәзер инде оныкларын тәрбия кыла. “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен!” — дияргә ярата әбиләре дә. Ялгыз туганнары Галия апа да алар тәрбиясендә, биш вакыт намазга да вакыт табалар, мәчеткә, авылдашларны соңгы юлга озатырга да йөриләр. “Нәрсә булса да, әтигә киләбез инде. Әти сүзе, әти киңәше кирәк”, — ди үзе дә ике ул үстерүче олы улы Миңлерәхман.
Хәмит абый белән Әминә апа Ибатуллиннарның капка төбенә дә ял көннәрендә 4-5 машина җыйнала. Бусы да, Шәймиев әйткәндәй, чираттагы, тәмле мич ашлары белән чәй өстәле артындагы киңәшмә. Әти-әнинең абруе, гаилә кыйммәтләре саклана бу зур гаиләдә. Бишесе дә кыз бала булса да, берсе дә сер бирмәс, барсын да булдыралар, тырышлар. Инде үзләре әби-бабайлар булсалар да, ”Әткәй нәрсә дияр бит әле?”- дип, 80 яшен узып киткән Хәмит абыйга мөрәҗәгать итәләр алар. Ә ярты гасыр трактор иярләгән авыл агаеның бик ярата торган, үтемле бер җөмләсе бар: ”Бер көн ел туйдыра, балалар. Кем эшләми, шул ашамый!”
Авылым уртасында иң зур хөрмәткә лаек бердәнбер сугыш ветераны, 90 яшен тутырган авылдашым Сәгыйть абый Тютеев яши. Улы Хәниф тәрбиясендә яшәсә дә, авылда яшәүче улы Хәмит, килене Сәрия әтиләре янына көн саен йөриләр. Ерактагы балалары Роза, Фәридә дә әтиләренең хәлен белешергә, рәхәтләнеп бер сөйләшергә дип кайталар. Әниләре исән, балалар кечкенә чакта ук, әти кешенең дәрәҗәсе югары куелган бу гаиләдә, шуңа да ил карты булырдай акыллы, сабыр, тыйнак, өлкән яшьтә булса да, төпле фикерле Сәгыйть абыйның һәр сүзе үтемле балалары өчен. Хәер, балаларына гына түгел, аксакал авылдашым, бик күпләрнең, шул исәптән үземнең дә эшләгән елларымда остазым, киңәшчем булды. Аңа чыннан да бер рәхмәт түгел, мең рәхмәт яусын!
Хәмит абый Ханнанов, җәмәгате Рәйсә апаның вафатыннан соң, инде 10 ел улы Рәфис, килене Әлфирә белән яши. Кайнанасы исән вакытта ук Әлфирәнең бик уңган, булган, тәмле телле, ягымлы килен булуы турында язган идем инде мин. Аллаһы Тәгаләнең әмере шулай булгандыр, килен-кайнана түгел, бу йортта бүген тату гына килен-кайната яши. Хәмит абыйның авылдагы кызлары Нәҗибә белән Сәрия гаиләләре дә еш җыела төп йортка. “Әтинең яше барса да, әле бар эшне бергә, киңәшләшеп эшлибез. Тормыш тәҗрибәсе бар, гомумән, әтине тыңлау безнең канга сеңгән инде ул, кияүләре дә, оныклары да бик хөрмәт итә… Үзебез киленебезгә, энебезгә бик рәхмәтле, әтиебез тәрбиядә яши”, — диләр кызлар әтиләренең исән булуына сөенеп.
Казанда яшәүче авылдашым Алисә Ханнанова (23 яшь):
“Әткәем минем өчен укылып бетмәгән китап, чөнки әткәй үлгәндә мин кечкенәрәк идем, барысын да аңлап бетермәгәнмендер. Ә аның чын мәгънәсендә олы йөрәкле, юмарт, эчкерсез кеше булганын мин хәзер әнкәй, әби, әткәйне белгән кешеләр аша ишетеп беләм, мине яраткан, уйнаткан вакытлары искә төшә. Әткәй бик иртә китте, мин аннан күп нәрсәгә өйрәнә алмый калдым. Ул бик матур җырлый, баянда уйный иде. Минем мәдәният өлкәсендә булуыма чиксез шатланыр иде инде исән булса… Әткәй минем өчен тормыш маягы, төрле хәлләргә юлыкканда: “Әткәй минем урында нишләр иде икән, әткәй күрсә, минем өчен кызармас иде микән?” — дип уйлыйм. Аның мине күзәтеп торуына ышанам. Адәм баласына әти-әни кебек үк гомер буена кирәк дип уйлыйм. Еллар үткән саен әткәемнең үземә җитмәгәнен ныграк тоям, бу бик авыр… Мин инде дөньяга тууым белән үк бик бәхетле, әти-әниемә мең рәхмәтле! Әткәй… ул юк инде, ләкин минем өчен гел исән! Минем кадерле кешем минем йөрәгемдә яши.”
Чаллыда эшләүче авылдашым Рәнис Хәбиров ( 22 яшь):
“Иң беренче шуны әйтәсе килә: әтиебез безне, ике улын, дөрес тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп үстерде. Әтидән без күп нәрсәгә өйрәндек, иң мөһиме: авыл өчен кирәк булган печән чабу, җир эшкәртү, малкайларны көтү. Ул безне техника серләренә төшенергә өйрәтте, бүген энекәшем дә машина, трактор йөртә белә икән, бу әтиемнең хезмәт җимеше. Ул бик сабыр, тыйнак. Дөресен генә әйткәндә, әти минем өчен бик күп игелекләр эшләде, хәзер дә бик булыша. Армиядә вакытта гел әтинең сүзләрен искә төшерә идем, көч кереп китә иде, ул мине чын ир булырга өйрәтте. Тормышымда әтиемнең роле бик зур”.
Ә Рәниснең әнисе Ләйсән үз әтисе Хәмит абый Җәмилев турында болай диде: “Без дә дүрт бала үстек гаиләдә. Кечкенәдән үк, “Әтиегездән сорагыз, әтиегез җибәрсә — барырсыз…” ларны ишетеп үскәнгәме, инде барыбыз да гаиләле, балалы булсак та, киңәшкә авылга, төп йортка җыелабыз. Бу көннәр иң күңелле, иң рәхәт, иң нәтиҗәле көннәр булалардыр, минемчә. Бер-беребезнең шатлыгын да, борчуларын да, уртага салып сөйләшәбез, тәмләп чәй эчәбез. Бик төпле фикерле, сабыр әниебез, таләпчән булса да, олы йөрәкле әтиебезнең киңәшләрен күңел тартмаларына тутырабыз, күчтәнәчләр белән бергә өй җылысын да төйнәп таралышабыз бит без! Мең рәхмәт безне тудырган бу газиз кешеләребезгә!”
Менә шундый фикерләр ишеттем мин. Димәк, әтиләр көнендә дә котлаулар, рәхмәтләр күп булачак. Димәк, борынгы йола-гадәтләр белән, әти сүзен тыңлап, киңәшен тотып яшәүче гаиләләр бар әле!
Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.




