Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әти каешы кирәкме, юкмы?
11.08.2016

Әти каешы кирәкме, юкмы?

Гөл­наз Гобәйдуллина (Ижау, 36 яшь, 2 ул тәрбияли): “Корылык кирәк, әтисенең улларыбызга чынлап сукканы бер булгандыр, кулы күтәрелми. Үзем кечкенә чакта бер тапкыр да тимәде, мин иркә кыз булып үстем. Улларыбызны күбрәк сүз белән, аңлату эше белән тәрбияләргә тырышабыз. Тик ир балаларны бик коры тотарга кирәк, кызларны иркәләргә кирәк, дип уйлыйм. Эшкә өйрәтеп, ярдәм итәргә өйрәтү бик кирәк”.

Гөлназ Вәлиева (Яңа Бәзәкә, 41 яшь, 1 ул, 1 кыз тәр­бияли): “Минемчә, каеш белән кыйнауга ук барып җитәргә кирәкмидер. “Тыңламасаң, әнә каеш”, — дип, сүз белән куркытырга мөмкин инде. Бу да кечкенә чакта гына файдалы. Әти кеше үз үрнәгендә, төпле, каты сүзен әйтеп тәрбияләргә тиеш. Үзең тәмәке тартып, балаңны күпме генә “Тарт­ма!”- дип, каеш белән ярсаң да, нәтиҗәсе булмаячак. Гаилә тулы булып, ата сүзе үтемле булырга тиеш. Без — әниләр кычкырабыз, ачуланабыз, төшереп тә алабыз, ләкин кире йомшарып, ничек бар шул килеш кабул итәбез бит. Өлкән буын: “Әти-әни безне каеш белән ярды, шуңа тәртипле булдык”, — дип сөйлиләр, анысы. Бүгенге көн балаларын кыйнап кире нәтиҗәгә генә ирешергә мөмкин. Юк, бервакытта да каеш эләкмәде. Әнидән бер тапкыр кычыткан эләкте эләгүен. Энемне су керткән өчен, анысы да куркыту өчен генә иде. Әтинең дә безгә кул күтәргәнен хәтерләмим. Бәлки, тәртипле булганбыз­дыр. Гомумән, тәрбия белән әни шөгыльләнә иде”.

Алия Садыйкова (Ижау, 36 яшь, 1 кыз, 1 ул үстерә): “Минемчә, әти кеше әни кешегә караганда катырак булса, яхшырак. Минем әтием сукмаса да, кычкырмаса да “каты” кеше иде. Мин аннан куркыбрак үстем. Балаңны гел иркәләп кенә үстерергә ярамыйдыр, минемчә”.

Аида Мөхтәрова (Ижау, 38 яшь, 2 ул әнисе): “Юк, балаларга сугарга, аларны кыйнарга ярамый. Без улларыбызны бик яратабыз. Аларга барысын да аңлатабыз: ничек эшләргә кирәк, нәрсә ярый һәм ярамый, шулай эшләгәч, алар безне аңлыйлар, тыңлыйлар. Минемчә, яхшы гаиләдә яхшы балалар тәрбияләнәдер. Баланы бит яратып, иркәләп үстерү, аларга яхшы киләчәк бирер өчен табасың”.

Чулпан Князова (Ижау, 34 яшь, 2 ул әнисе): “Абыйга төшкәли иде, миңа төпчек булгач эләкмәде. Үзем дә улларымны гел иркәләп кенә тормыйм, тыңламасалар — төшкәли”.

Гөлфия Исхакова (Вот­кинск, 59 яшь, 2 кыз әнисе): “Дөресен генә әйткәндә, балалар үстергәндә әти үзе һәм аның балаларны вакытында тәртипкә утыртыр өчен “каеш” бик кирәк, дип саныйм мин. Ана кеше балаларын сукырларча ярата, аларның гел көенә торырга тырыша. Бала-чага үсенә, ничек булса да, әнисенең йомшаклыгыннан файдаланырга тырыша. Ә ир-ат алай түгел, ул кырыс, йомшак­лыкка чик куя, бигрәк тә ир бала үстергәндә”.

Әлфия Шәйхетдинова (Кө­чек, 47 яшь, 2 ул әнисе): ”Әти тәрбиясе кирәк. Малайларны кеше буларак әти “тудыра” дип саныйм. Ә менә каешка килгәндә… Бөтенләй инкарь итмәс идем (сабак булсын өчен 1-2 тапкыр кулланырга мөмкин. Әмма сәбәбен, шартларны, баланың психикасын исәпкә алырга кирәк)”.

Рамил Хөрмәтов (Ижау, 48 яшь, ул һәм кыз тәрбияли): “Үзем кечкенә чакта әткәй “каеш”ын күрмәдем, әнкәйнең каты кулы эләгә иде кайчакта. Тик әнкәйнең каты кулы түгел, усал карашы да җитә иде. Улыма каты булдым, ләкин иреген чикләмәдем. Кызым белән икенче төрле — миңа да акыл керде, Камилә дә кыз бала. Күбрәк тел белән тәрбиялибез”.

Гөлнара Вәлиева әзерләде.