Әфган сугышы истәлекләре
Удмуртиядә Әфган сугышы ветераннарының истәлекләре китап булып дөнья күрде. «Локаль сугышлар турында чын дөреслекне анда катнашканнар гына сөйли ала», — ди аның авторы Әфган сугышы ветераны, «Боевое братство» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Удмуртия бүлеге рәисе урынбасары Флүр Шагеев.
Китапта истәлекләр белән бергә уникаль фотосурәтләр дә урын алган. Флүр Шагеев ун яшеннән очучы булу турында хыяллана. Теләге тормышка аша — 1969 елда хәрби комитет аны Ижау авиация үзәгенә укырга юллый. Егерме елдан артык вертолет штурвалын кулыннан ычкындырмый, иң авыр сынауларны Әфган сугышында кичә. Вертолетында безнең гаскәрләрне дошманнан сакларга да, йөкләр күчерергә дә, каршы якның кәрваннарын юк итәргә дә туры килә. Удмуртиядән 17 очучы Әфган җирендә һәлак була. Удмуртия очучыларына багышланган китап чыгару уе биш-алты ел элек туа. Флүр Мансур улы шушы эшкә алына да.
Китапта татар милләтеннән булган алты очучының истәлекләре урын алган. Хәрби очучы, запастагы майор, Әфган сугышы ветераны Рәсим Шәриповка һәм аның биш яшькә кече булган энесе Данияргә дә хәрби бурычларын Әфган күгендә үтәргә туры килә.
Рәсим Шәрипов хатирәсе: “Мин Ижауда туып үстем. 1975-76нчы елларда шәһәр ДОСААФының авиация үзәгендә укып, МИ-1, МИ-4 вертолетларында өйрәнү уздым. Шуннан соң илнең Хәрби һава көчләрендә хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. 1997 елда Каган шәһәренә Төркестан хәрби округына юллама алып, МИ-8 вертолетында очучы-штурман итеп билгеләделәр. Беренче тапкыр Әфганстан республикасында 1979 елның апрелендә булдым, хәрби бурычыбыз Шинданд аэродромына дүрт вертолет куу булды. Декабрь ахырында безнең гаскәрләрне Әфганстанга кертә башладылар. 80нче елның гыйнварында эскадрильябыз белән чикне кичеп, шул ук Шинданд шәһәренә килеп төштек. Анда әле госпиталь юк иде, экипажыбыз МИ-08 вертолетының санитар вариантында очты — тәүге гаскәрләр кертелгәннең беренче көнендә үк яралыларны Төрекмәнстанның Кушка шәһәренә кайтардык.
Әфганстанда безгә палаткаларда яшәргә туры килде, көн саен 5-6 сәгать оча идек: солдатларны, сугыш кырыннан яралыларны ташыдык, разведка-диверсия төркемнәре төшердек, безнең гаскәрләр колонналарын дошман утыннан сакладык. Ел буе кыр шартларында яшәргә туры килде, 1981 елда гына торак модульләр төзелде. Әфган тауларында төннәрен салкын, ә көндез эссе 40 градустан артып китә. Дошманның укчы коралы атып төшерә алмасын өчен, без аз югарылыкта очтык. Вертолетны җир дә күренми торган тузанлы мәйданнарга утырта идек. Тауларда тигез урыннар аз — очкычның ике яки бер генә тәгәрмәче белән ябышырга туры килгәләде, ә дошман туктаусыз ата иде. Вертолетларда төннәрен очу тыела, әмма бервакыт безне бронетранспортер минага эләккән тарлавыкка барырга күтәрделәр. Анда яраланганнарны алдык, ә йөртүчесенең ике аягы да өзелеп, күп кан югалтудан һәлак булды. Әфганстанда ике ел булу дәвамында бер генә вертолет экипажын югалттык. Калган очкычлар зыян күрсә дә, базага кайта алдылар. Тузан аркасында МИ-8 вертолетларының двигательләре сафтан чыга
иде, дошман пулясыннан саклый торган көбәсе дә юк иде. Боларны исәпкә алып, 1981 елда очкычларны камилләштерә башладылар.
Әфганстанда тиф, ваба, бизгәк кебек йогышлы авырулар киң таралган — алар күбебезне аяктан екты, мин дә корсак тифын кичердем. 1981 елда миңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелде. Әфганстанда мин вертолетымда 400 тапкыр һавага күтәрелдем, хәрби бурычларны уңышлы үтәгәнем өчен “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләндем”.
Әлеге китап 500 нөсхә белән дөнья күргән. Аларны мәктәпләргә, һәлак булганнарның гаиләләренә тапшырачаклар.
Фәнзилә Салихова.





