Өе барның — көе бар
20 июльдә архитектор П.П.Берш урамында урнашкан 29нчы йорт өй туен уздырды. “Аспэк-Домстрой” компаниясенең икенче комплекслы торак йортын тапшыру тантанасында Республика Башлыгы Александр Соловьев та катнашты.
«Яшьләр өчен фатир” (“Молодежная квартира”) проекты Удмуртиядә 2015 елда эшли башлады. Аңа карата халыкның кызыксынуы артканнан-арта бара. 2200 яшь гаилә әлеге программада катнашырга теләк белдерде. Аларның 624е инде беренче кертем субсидия алырга өлгерде, — ди республика җитәкчесе. — Яңа йортка күчүчеләрне бу күңелле һәм мөһим вакыйга белән тәбриклим. Бу йортта сезнең тормышыгыз бәхетле һәм имин үтсен. Биредә яхшы күңелле күршеләр һәм дуслар табарга язсын. Сабыйлар күп тусын. Ә ясле һәм балалар бакчалары төзү — безнең бурыч. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим”.
Александр Соловьев “Яшьләр өчен фатир” программасының региондагы төзелеш тармагын үстерүдә дә әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Аның әйтүенчә, йортлар салучы 13 компания белән барлыгы 30 йорт (20се — Ижауда, 10сы — республикабыз районнарында) төзү турында өч яклы килешүләр төзелгән. Бу — 1075 фатир дигән сүз. Хәзерге вакытта программа кысаларында 11 торак йорт (265 фатир) кулланышка тапшырылган.
2016 елда әлеге программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетында 130 млн. сум күләмендә акча каралган. Аларның 100 миллионы инде үзләштерелгән.
Берш урамындагы 29нчы йортта “Яшьләр өчен фатир” программасы буенча 21 гаилә торак алган.
“Аспэк-Домстрой” компаниясе белән Ижау шәһәренең Устинов районында “Восточный” микрорайоныннан бу проект буенча алты йортта 370 фатир төзү турында килешү төзелгән. Өч йорт инде кулланышка тапшырылган. Нәтиҗәдә, программада катнашучы 50 кеше тораклы булган.
Көнчыгыш районының 8нче микрорайоны территориясендә 5-12 катлы йортлар төзелгән. Микрорайонда 12 йортта барлыгы 1584 фатир (гомуми мәйданы 78 240кв.м) кулланышка тапшырылган.
Биредә социаль инфраструктураны үстерү максатыннан 2 балалар йорты һәм спорт мәйданы булган мәктәп, җир асты автостоянкалары, сәүдә үзәге төзү каралган.
Элмира Нигъмәтҗан.




