1 сентябрь — Белем көне
Быел Удмуртия мәктәпләренең беренче сыйныфларына барлыгы 20000 бала укырга керәчәк. Бу, узган елга караганда, 500 балага күбрәк.
23 августта республика укытучыларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Республика Башлыгы Александр Соловьев та катнашты. Ул үз чыгышында мәгарифкә кагылышлы сорауларның һәрвакыт игътибар үзәгендә булуы, республика бюджетының дүрттән бер өлеше әлеге тармакка сарыф ителүе турында искәртеп үтте һәм түбәндәгеләрне сөйләде: “Дәүләтнең даими кайгыртуы һәм укытучыларның үз эшләренә иҗади караулары уңай нәтиҗәләр дә бирә. Укучылар яңа федераль стандартлар нигезендә белем алалар, бушлай дәреслекләр белән тәэмин ителәләр, китапханәләр фонды тулыландырыла. 91 мәктәптә һәм 10 һөнәри белем бирүче уку йортларында инвалид балалар өчен шартлар тудырылган. Соңгы ике елда 142 мәктәптә спорт заллары төзекләндерелде. Удмуртия мәктәпләренең күбесе Россиянең иң яхшы уку йортлары исемлегенә керсә, безнең балалар Россиякүләм олимпиадаларда җиңү яулап, республика абруен арттыралар.
Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү тармагында да республика Президент Владимир Путин куйган бурычларны үтәде. 2016 елның 1 гыйнварына 3-7 яшьлек балалар бакчаларга юлламалар белән тәэмин ителделәр. Бүгенге көндә 3 яшькә кадәр 18,5 мең бала чиратта тора. Алга таба бу мәсьәләне дә хәл итәчәкбез.
2014 елда республика югары уку йортларына мәктәпләрне алтын медальгә тәмамлаган, олимпиадаларда җиңгән 64 укучы керсә, 2015 елда бу сан 273кә җитте.
Балаларның куркынычсызлыгын һәм мәктәпкә вакытында барып җитүләрен дә дәүләт кайгырта. Көн саен 10 000 бала 335 маршрут буенча мәктәп автобусларына утырып мәктәпкә бара һәм кайта. 2016 елда мәктәп автобусларын яңарту өчен республика казнасыннан 20 миллион сум акча бүленде. Бу — 13 яңа автобус дигән сүз. Ә федераль программа нигезендә 40 автобус кайтартылачак.
Мәктәпләрдә укытучыларның 21 процентын яшьләр тәшкил итә. 2015 елда авыл мәктәпләренә эшкә кайткан 205 яшь укытучыга акчалата ярдәм күрсәтелде. Быел укытучылар өчен өченче йорт кулланылышка тапшырылып, 108 педагог фатирлы булачак”. Александр Соловьев барлык укытучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде һәм иң яхшы укытучыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә күп еллар татар телен укытучы Рәсимә Садыйкова да яңа уку елын шатлыклы хәбәр белән башлап җибәрде. Ул “Удмуртия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды.
Барлык укытучыларны һәм балаларны Белем көне белән котлыйбыз!




