7.06.2017
12 июнь — Россия көне
Хөрмәтле якташлар, Удмуртия халкы!
Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм безгә бердәмлекне саклауның, күпмилләтле дәүләтебездә гомер кичерүче һәр халыкның тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итүнең мөһимлеген искәртә. Россия көне ул — ил көне генә түгел, ә Ватаныбызның һәр гражданины көне. Чөнки без һәммәбез — җәмгыятебезне һәм илебезне төзүчеләр. Бәйрәм көнне барыбызның да мәңгегә дип берләшүен, үзегезне Россия дип аталучы бөек илебезнең аерылгысыз өлеше итеп тоюыгызны телим. Бу хисләр илебезне, республикабызны, йортыгызны киләчәк буыннар өчен гөлбакча итү өчен игелекле эшләргә илһамландырсын. Бәйрәм белән!
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Валерий Бузилов.




