Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - 12 июнь — шәһәр көне
9.06.2016

12 июнь — шәһәр көне

Башкалабызга 1760 елда тимер ясаучы завод буларак нигез салынган. Александр I указы нигезендә һәм инженер А.Ф. Дерябин сайлавы буенча 1807 елның июнь аенда тимер ясау заводы урынында Уралда беренче корал заводы төзелеше башлана.

Моны Ижауның икенче туган көне дип атарга да була. Якын-тирә авылларда яшәүче кешеләр Ижауга эш эзләп киләләр. Буа тирәсендә әкренләп “шәһәр-завод” барлыкка килә (Уралдагы индустрия поселоклары шулай дип йөртелгән). Ижауның төп үзенчәлеге — күп еллар дәвамында законлы шәһәр статусы булмаса да, өлкәнең иң эре сәнәгать һәм административ үзәге була. Биредә ике гимназия, театр, китапханә, газеталар, музей, телефон, типография, кинотеатрлар, цирк һәм Вятка губернасында иң беренче электр станциясе дә була. 1921 елның июнендә Ижауга Удмурт автономиясенең административ үзәге статусы бирелә, ә 1934 елда Удмурт АССРның рәсми башкаласы итеп билгеләнә.