Сокланырлык талант иясе

Уразай авылына кайтканда-киткәндә каршы алучы, озатып калучы ак каеннардан кемнәр генә илһам алмаган да, кемнәр генә аларга мәдхия җырламаган?! Әйе шул, кайтканнар да киткәннәр… Ә Гафият Нигъмәтуллин һәркөн туган туфрак җылысын тоеп, туган җирне ямьләүгә үз өлешен кертеп, туган ягын данлап, бәхетен туган авылында тапкан җир улы, шул төбәкнең җырчы сандугачы, оста баянчысы, данлыклы композиторы.
4 яшьтә чагында Пермьдә яшәүче гармунчы Илдархан абыйсы бүләк иткән гармун күреген тарта-суза торгач, укырга кергәндә күп көйләрне әйбәт итеп уйнаучы гармунчы булып җитешә ул. Һәр бәйрәмдә куелган концертларның берсе дә аның катнашыннан башка узмый. Бик оста җырлый да, бик җитез бии дә, курайда моңлы көйләр суза, гармунда да дөньяңны оныттырырлык итеп уйный. Ул чорларда гармунчыларның дәрәҗәсе искиткеч зур иде. Мәктәптә узучы чараларда да ул иң кирәкле һәм иң абруйлы егет була. Гармун серләрен төшенгәч, баянда уйнарга өйрәнә. Яраткан шөгыленнән армия сафларында чакта да аерылмый. Хәрби хезмәттән кайткач, тракторга утырган егетне колхоз рәисе Хәмәт Исмәгыйлев, партоешма секретаре Мидхәт Исламов, Салагыш авыл Советы рәисе Рифкать Тукаев баянчылар курсына укырга җибәрәләр, аннан осталыгын арттырып кайткач, Салагыш Мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Ул елларда Салагыш сәхнә осталарының даны район, республикада гына түгел, чит илләргә дә таралды. 45 кешелек җыр һәм бию ансамбле Болгария, Румыния кебек илләрдә дә чыгыш ясады. Безнең җырчыларны, биючеләрне, курайчылар, бал биюләрен һәм баянчылар ансамбльләре чыгышларын бик югары бәялиләр, алар күп тапкырлар республика конкурсларының лауреаты булалар. Бу уңышларда Казан мәдәният институтын тәмамлаган Рамил Курамшин, Марс Макаров, Рифкать Гомәров кебек баянчылар белән дуслашып, осталыгын арттырган, тырыш, оста оештыручы Гафият Нигъмәтуллинның бик зур өлеше бар, әлбәттә.
Уңган егет комсомол секретаре, Салагыш авыл Советы рәисе дә була. Салагышта яңа Мәдәният йорты төзелешен җитәкләү дә Гафият абыйның ныклы җилкәсенә төшә. Нинди эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкаручылардан ул. Күп еллар элек иң беренчеләрдән булып, җир алып, анда иген үстерүче дә шушы эш сөючән, заман белән бергә атлаучы кыю һәм тәвәккәл авылдашым булды.
Уразайда, Салагышта, районда бу зур талант иясен мәдәни чараларда, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә бик ешочратасың. Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” ансамбле белән районда алар катнашмаган мәдәни чара юк та. Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә катнашып, күп тапкырлар җиңү яулап кайтты алар.
Мәдәни чараларның үзәгендә кайнап, туган якның матурлыгын күңеленә сеңдергән авылыбыз сандугачының тагын бер таланты ачылды: ул көйләр иҗат итә. Җырлары өчен районыбыз шагыйрьләренең иҗатын өйрәнеп, шулардан күңелләренә якыннарын сайлап ала. Көйләре күңелнең иң яшерен кылларын да чиртердәй, беркемне дә битараф калдырмый, каткан бәгырьләрне дә эретә торган. “Уразай каеннары” кебек җыр язган композитор шул җыры өчен генә дә мәңгелек тарихка кереп калырлык!
Бүген 60 яшьлек юбилеена әзерләнүче якташыбызга: “Булдырасың, Гафият абый!” — дип әйтәсе килә. Тырышлыгың, талантың белән киң танылу алдың, зур абруйга ия булдың. Менә дигән гаилә кордың, өч балагыз да югары белемле, улың хәтта ике университет тәмамлады. Өчесе дә синең кебек матур гаилә кордылар, Алсу — тәрбияче, Лизирә — шәфкать туташы, Айдар — инженер булып эшли, балалар үстерәләр. Үз басуыңда шаулап иген үсә, абзар-кура тулы мал-туар, казлар гына да 250дән артык. Хезмәттән тәм табып эшләп, шатланып, илһамланып иҗат итеп туган авылыңда бәхетле гомер кичерәсең. Гомер көзең искиткеч мул уңышлы. Ирешкән уңышларың өчен Мактау грамоталарың бихисап, “1нче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать” фестивале лауреатының күкрәк билгесе, 2нче фестивальнең алтын медале, “3нче Бөтенсоюз халык иҗаты” фестивале лауреатының күкрәк билгесе, “Казанның 1000 еллыгы” медале дә синең зур хезмәтеңә бик лаеклы бәя. Без синең белән чын күңелдән горурланып яшибез. Илһам чишмәң саекмасын. Яшәешебезгә ямь өстәп, иҗатыңа гашыйк йөзләрчә тамашачыларны куандырып иҗат ит.
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре



