Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - 27 ноябрь — Әниләр көне
23.11.2016

27 ноябрь — Әниләр көне

8556911Эльвира Закирова (Иж-Бубый авылы):  “Әниләр көнен мин ел саен көтеп алам. Тормышыбызны ямьләп, һәр көнебезгә шатлык, сөенеч нурларын сибүче иң кадерле кешеләребез — әниләрне бәйрәмнәре белән котларга ашыгам. Әнинең кадерен үзең әни булгач кына аңлыйсың икән. Инде үзебез әни булып, олы тормыш юлына аяк бассак та, һаман да әнинең ярдәме, төпле киңәшләре бик кирәк. Шул уңайдан, әнием Резидә Мостафинаны, каенанам Фәнирә Закированы, апам Диләрә Чукованы әлеге бәйрәм белән котлап, ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Алга таба да шулай безгә таяныч булып, хәер-фатихагыздан аермый, һәр мизгелдән тәм табып яшәсәгез иде!”

Фәния Гыйззәтуллина (Можга шәһәре):  “Балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау мәхәббәт хисләрен тәрбияләргә булса. Балаларыбыз сәламәт булсыннар, гореф-гадәтләребезне онытмасыннар. Балалар белән кечкенәдән гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Төрле милләтләр арасында яшәсәк тә, балалар белән өйдә татарча аралаштык. “Мама, папа”, — дип дәшсәләр, җавап кайтармый идем. Русча сөйләшсәләр, “Мин русча белмим”, — дип, аларны татарча җавап бирергә өйрәтә идем. Кечкенәдән балаларны “Өлкәннәрне хөрмәт итегез, аларга транспортта урын бирегез, исәнләшегез, — дип өйрәтә идем. Инде Аллага шөкер, балаларыбыз татарча сөйләшә, игътибарлы, тәртипле.

Зөлхиҗҗә Гыйлаҗева (Кияс): “Әниләр  — алар бик кадерле кешеләр. Үзебез  әни булгач, әйтелмәгән сүзләребезне, изге эшләребезне, изге гамәлләребезне, биргән игътибарыбызны Аллаһы Тәгалә җиткерсен иде дим. Әниләре исән кешеләр – бик бәхетле кешеләр. Әниләренең кадерләрен белсеннәр. Безне алар ничек кадерләп үстергәннәр, без дә аларны шулай хөрмәтләргә тиеш”.

Ягъфәр Сафиуллин (Шолья поселогы): “Бик кирәкле бәйрәм. Бәйрәмдә генә түгел, һәрчак әниләрне хөрмәтләп яшәргә кирәк. 1966 елда өйләндем, 5 бала үстердек. Әнием, аның түтәсен үзебезгә алдык. Өлкәннәребезне карый-карый, шулай матур гомер иттек. Хәләл җефетем өлкәннәрне бик хөрмәт итә, ярата, йомшакта, җылыда гына тотып, тәрбияләде. Яшьләргә киңәшем: әниләргә Аллаһы тәгалә биргән гомерләрендә балалар рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын”.