Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - 88 нче мәктәп укучыларын кабул итәргә әзер
16.02.2023

88 нче мәктәп укучыларын кабул итәргә әзер

Ижауның 88 нче мәктәбендә 2022 елның 26 сентябрендә булган җан тетрәндергеч атыштан соң 5 ай вакыт узып бара. Ул вакытта республика җитәкчелеге тиз арада мәктәпне төзекләндерергә, аны укучылар һәм укытучылар өчен бу мәхшәрне искә төшермәслек бина итеп яңартырга вәгъдә биргән иде.
Вәгъдәләр чынга ашты: яңартылган 88 нче мәктәп үз укучыларын 20 февральдә кабул итәчәк.

Бинада, чыннан да, зур үзгәрешләр булды. Мәктәпкә керү өлеше, ашханә, санитар бүлмәләр, спорт залы, баскычлар, кабинетлар – барысы да яңа проект буенча заманча итеп эшләнелгән. Классларда – өр-яңа җиһазлар, укучылар өчен ял итү зоналары. Мәктәпнең электр чыбыклары да тулысынча алыштырылган. Ә иң мөһиме: укучылар һәм укытучыларга җайлы, уңайлы, психологик яктан тыныч булсын дип тырышканнар.
Беренче уку көннәрендә мәктәптә Удмуртиядән һәм башка төбәкләрдән килгән психологлар дежур торачак. Сенсор бүлмәләр эшли башлаячак: биредә массаж ясаучы креслолар, ком терапиясе, рәсем ясау өчен махсус стена, коры бассейн булачак.
Төзекләндерү эшләре барышында әти-әниләрнең, укытучыларның теләкләре исәпкә алынган. Яңартылган мәктәптәге үзгәрешләр барысына да ошар, уңышларга рухландырыр дип ышанасы килә.