Әлфирә һәм Заһит Дәүләтовлар: «Бергә яшәү – үзе бер бәхет»
Әлфирә һәм Заһит Дәүләтовларның никахы күктә язылган дисәм дә, ялгыш булмас. Саф мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү, юл кую, татулык, сабырлык, тырышлык – менә бу сыйфатларның барысы да бар аларда. Дәүләтовлар 43 ел матур итеп гомер итәләр. Алар белән танышканнан бирле, бу парга соклану хисем көннән-көн арта. Була шундый кешеләр, бер күрүдән аны гомер буе белгән төсле, туганың кебек кабул итәсең. Алар белән аралашудан ләззәт аласың, тәм табасың. Әлфирә апа, Заһит абый – шундыйлардан. Икесе дә эчкерсез, ачык йөзле, киң күңелле, рәхәт кешеләр.
– Әлфирә апа, тормыш юлыгыз ничек башланып китте?
– Мин тумышым белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан. Әткәй Җәүдәт исемле, әнкәй – Миңлеһөдә. Алар 55 ел бергә гомер иттеләр. Кырындыда туып-үсеп, 8 классны шунда тәмамладым. Аннан әткәй-әнкәйләр: «Ничек инде синең үзеңне генә шәһәргә җибәрик?» – дип, авылдан китәргә карар кылдылар. Фестивальная урамыннан йорт алып, шунда күчендек. 9-10нчы классларны 10нчы мәктәптә укыдым. Мәктәптә дә гел актив идем. Бер генә чара да миннән башка узмый иде. Укып бетергән елны укырга кермәдем, «Плодижторг»ка бухгалтер ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Аннан читтән торып, Казан сәүдә техникумында укып чыктым. Товаровед итеп куйдылар. Кияүгә чыккач, Мәскәү сәүдә институтының Казандагы филиалына укырга кердем. Институт бетерүгә, кызыбыз туды. Эшли-эшли директор вазифасына күчерделәр. 90нчы елларда авыр заманалар башланды: хезмәт хакын бирмиләр, ә безнең балаларны үстерәсе, укытасы, ашатасы бар. Эштән китеп, шәхси эшебезне булдыру турында уйлана башладык.
– Заһит абый, әйдәгез сезнең белән дә якыннан танышыйк әле.
– Ижауда тудым. Без 3 бала – мин уртанчысы, 12нче мәктәптә укыдым. Әтием – Зиннәт Хәйрулла улы – Тирсәнеке, әнием Зөһрә Шәфыйк кызы – Барҗыныкы. Безнең балачак әби-бабай янында Тирсәдә узды. Мәктәптән соң заводка эшкә кердем. Анда ошамагач, Әгерҗегә машинистлыкка укырга киттем. 15 ел тепловозда эшләдем. Аннан заманасы үзгәрде, эш кимеде, хезмәт хакы түләмиләр, икешәр атна эшсез утырабыз. Икебезнең дә эш юньләп юк. Безгә дә балаларны үстерү өчен сатуга күчәргә туры килде. Аннан 17-18 ел үз эшебез белән эшләдек. Авыр йөкләрне күтәрү сәламәтлеккә зыян китерде. 2 ел эшләмичә саклансагыз, операциясез җиңәсез, диде табиб. Шулай җиңеп чыктык. Көрәк тә тотмадым.
– Сез ничек таныштыгыз?
Әлфирә апа:
– 10нчы сыйныфтан соң әниләр шифаханәгә ял итәргә, сеңелкәшләр авылга кайтып киттеләр. Мин берүзем калдым. Әле монда танышларым күп түгел иде. Бер дус кызым: «Әйдә, сездә Яңа ел каршылыйбыз», – диде дә дусларын, күрше-тирәне чакырды. Шул вакытта Заһит та килде. Бер күрүдә гашыйк булудыр. Ул вакытта миңа 17 яшь иде. Аннан Заһитны армиягә озаттым. Хатлар алыштык. Кайткач, очрашып йөрдек тә, 1980 елның 22 февралендә өйләнештек. Ул вакытта көнен сайлап торыш булмады. Үзәк ЗАГСта язылышасы килә иде. Тик анда «по блату» яки төрле районнарда яшәүчеләрне генә алалар иде. Ә без икебез дә Ленин районында яшибез. Әнкәй кибеттә эшли иде. Элек кибеттә эшләүчеләр авторитет саналды. Райкин әйтмешли, элек барысы да кибет аша эшләнә иде. Әнкәй сөйләште дә, кайсы көнгә куйганнар, шулай булды. Җитмәсә, кәбисә ел булган икән. Ул вакытта без анысын-монысын белмәдек. Нәсел-нәсебен, байлыкларын тикшерү юк иде ул чагында.
«Быел өйләнешүебезгә 43 ел булды, 22 февраль – Әлфирәнең туган көне, туй көне, Ватанны саклаучылар көне. 3 бәйрәмне бер көндә уздырабыз хәзер, Аллаһыга шөкер» Заһит абый
– Өйләнешкәч тә шушында яши башладыгызмы?
– Килен булып төшкәч, Заһитларда яшәдек. Заһит тепловоз йөртүчегә укыган чакта, мин ике арада йөрдем. Улыбыз туды. Ул укып бетергәч, стажировкага Әгерҗедә калдырдылар. Шунда күчеп, фатирга кереп яшәдек. 1982 елда Ижауда шушы урынны алып, 1988 елны йорт җиткереп чыктык. Әнкәйләр күршедә яшәде. 41 ел шушы урында, үзебез салган йортыбызда яшибез. Без гел бергә, шулай ияләшкән. Кая гына чакырсалар да, гел бергә йөрибез. Мин иптәш кызларыма барсам да, Заһит безнең белән. Быел мәктәпне тәмамлаганга – 50 ел, Кырындыга кайтабыз. Анда да икәү бергә кайтабыз. Оештыручыбыз да: «Заһит та кайтадыр бит», – ди. Беләләр безнең гел бергә йөргәнне.
– Бер-берегезгә ачу килгән чаклар буламы?
– Тормышта төрле чак булды, гел «суси-пуси» гына килеп тормыйсың. Тик сөйләшмичә йөрмибез, кара-каршы утырып чәй эчкәндә, уртага салып фикерләшәбез дә, дуслашабыз. Аннан карават та бер генә, өебез дә бер катлы. Безнең һәркөнне кич белән алдагы көннәргә план корып, үткән көнгә нәтиҗә ясап, кара-каршы утырып чәй эчү – үзе бер гадәт. Мин каядыр чыгып китсәм дә, Заһит: «Әле кайтасыңмы, ашарга көтәм сине», – дип шалтырата.
Авырлыкларны да уздык: бер елны бензин шартлап, Заһит янды, озак кына дәваланырга туры килде. Аннан 2002 елда авариягә эләктек, ул чагында мин авыр яттым, ул мине карады.
– Әлфирә апа, сез «бәхет» төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
– Мин үземне бик бәхетле саныйм. Мин хәтта кияүгә чыкканчы ук Дәүләтова фамилиясен ошаткан идем. Эшләгәндә бер хатынның фамилиясе шундый иде. Үзем дә Дәүләтова булдым да куйдым. Ышанмассың да! Бергә яшәү – үзе бер бәхет. Ул балалар, оныклар – бәхетнең бәхете. Мин үзем дә 10 яшькә кадәр гел әби белән үстем. Әби мине 1нче сыйныфка кергәнче «Букварь»ны русча, «Әлифба»ны татарча укытып, ике телдә дә йөгерек укырга өйрәтте. Гарәп теленә өйрәтә башлаган иде, кызганыч, мәрхүм булды. Элек кичләрен әби белән бәләкәй якта лампа кабызып китап укый идек. Әнкәй олы якка кечкенәләрне йоклатырга кереп китә иде. Оныкларым да миңа шулай якын. Алар да миңа елышалар. Ял көннәре, каникул җитсә, барысы да әби җылысын сизеп, безгә җыелалар. Әбием белән бәйле бер хатирәне сөйләп үтәсем килә: авылларда урамнар бик пычрак иде. Мәктәптә 1-2 дәрес укыган идемме, укытучы апам: «Әлфирә, бар чыгып кер, анда синең яныңа әбиең килгән», – ди. Чыксам: «Китабыңны калдыргансың бит, балакаем», – дип, әбием пычрак ярып килеп җиткән. Камәр әби мине һәрвакыт шулай кайгыртып тора иде.
Әти-әниемә бик рәхмәтле, мине чыгарып җибәрмичә, бергә күченеп килделәр. Алар янда булгач, миңа да, аларга да тормыш көтүе рәхәт булды. Әби дә, әни дә камыр ашларын: чәкчәк, шәңгә, бәлеш, өчпочмаклар тәмле итеп пешерәләр иде.
Мин үзем пешеренергә бик яратмый идем. Тик дөнья өйрәтә, шулай килеп чыкты. Икебез дә пенсиягә чыккач, заказга пешерә башладык. Кодагыем – бик тәмле чәкчәк пешерүче. Кызларын да, киленемне дә, мине дә өйрәтте. Бәлешне элек тә пешерергә ярата идем. Балалар пикникка, шашлыкка чыккан чакта, мин бәлеш пешерәм. Кайнар килеш төреп җибәрәм, шашлык пешкәнче, рәхәтләнеп бәлеш ашыйлар.
– Заказларны да бергә эшлисезме?
– Бар эшне дә бергә эшлибез. Эшләрне бергә эшләмәсәң, тормыш бармый. Ул диванда утырып, мин пешереп ятарга тиеш түгел, минемчә. Хатын-кыз, ир-ат эше дип, эш бүлешү юк бездә. Заһит ит бәлешенә бәрәңгесен чистарта, вак итеп шакмаклап турый, шулай ук суган белән итен дә турап әзерләп куя. Чәкчәккә төш пешергәндә дә, гел бергә эшлибез: ул камырын кисә, мин майда болгатып, пешереп торам. Чәкчәкне тезгән чакта мин аны үзем тезәм.
Заһитның үзенең дә эшләре күп: бакчада түтәл казулар, тавык-чебешләрне караулар, җәен яшелчәләргә су сибү дисеңме. Әле заказ бирелгән товарны да илтеп бирә. «Чәкчәкне нинди формада ясарга микән?» дип тә киңәшләшәм. Кайчак барыбер үземә ошаганча ясап куям, тик Заһиттан сорамый эшләгәнем юк. Заһит та үз эшен белсә дә, миннән сорый. Әйтик, мунча көнен белә, тик алай булса да, «Бүген мунча ягабызмы?» – дип сорый.
Заһит абый:
– Кул куеп, пичәт сугарга кирәк бит.
– 43 ел бергә яшәүнең сере нидә? Яшьләргә нинди киңәшләр бирәсез?
– Ияләшү өчен түземле, сабыр булырга кирәк. Үзебезнең дә улыбыз өйләнгәндә, килен яшь иде. «Ачуланышсагыз, әниеңә елап барма! Миңа кил, мин үземнең улымны беләм, без проблеманы чишәрбез», – дип, киленемә дә киңәш бирә идем. Ул шулай итте дә. Мин гел килен яклы булам, кайчак улым үпкәләп тә куя. Тормыш башында ук сабыр булырга кирәк, төрле гаиләдә үскән кешеләргә үзара яраклашу авыр бит. Әнием: «Эшләп кеше үлми. Эштән курыкмагыз! Тырыш булыгыз!» – дия иде. Бу сүзләрнең хаклыгын яши-яши аңлыйсың. Бәләкәйдән эшләп үссәң, өйрәтүчеңә рәхмәт кенә әйтәсең икән. Без һәрберсен үзебез эшләп таптык. Өй җиткергәндә, хезмәт хакы тоткарлаулар булгач, бакчада үскән җиләкне стаканлап сатып, ипи-сөтлек булса да, акча эшли идем. Хәзер инде оныкларны да эшкә өйрәтергә тырышабыз. Мөмкинлек булса, яшьләргә тәрбия эшләрендә дә, матди яктан да булышырга кирәк. Башлангычы булса, яшьләргә җиңелрәк, әлбәттә.
– Сездән уңай энергия сизелеп тора. Көчне кайдан аласыз?
– Позитив рухта яшәүдән, кешеләр белән аралашудан, юмор хисеннән. Безне «әйдәнең хатыннары» дия иде әнкәй. Кая чакырсалар, шунда чыгабыз да китәбез. Эшләгәч, ял да итә белергә кирәк. Энергияне чәчәкләремнән, эш яменнән алам. Сайлау кампанияләрендә эшлибез, халык санын алуда да ике тапкыр катнаштык. Уйлап башны эшләтү дә кирәк бит. Кешедән беркайчан да көнләшмим. Әгәр берәр матур әйбер күрсәм, мин шуны үземдә булдыруны максат итеп куям, ә кеше өчен шатланам гына. Көздән бассейнга йөзәргә йөрибез, скандинавия йөреше белән Сәламәтлек сукмагыннан 6-7 чакрым йөреп кайтабыз, йогага йөрим.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә! Алдагы көннәрдә саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә яшәргә, балалар, онык-оныкчыклар бәхетен күрергә насыйп итсен!
Дәүләтовларның капка төпләреннән үк чисталык, матурлык башлана. Әкият иле диярсең. Капка төпләре фотозонаны хәтерләтә. Анда нинди генә чәчәкләр үсми?! Махсус хәрби операция зонасына да чәкчәкләр пешереп җибәрергә өлгергәннәр. «Алардан хәтта рәхмәт әйтеп, җавап та килде», – дип, видеоязмасын күрсәтеп алды Әлфирә апа.
Әлфирә апа һәм Заһит абый 2 бала үстергәннәр, 4 оныклары бар. Балаларына да яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар алар. «Кода-кодагыйлар, дуслар белән дус-тату, матур яшибез. Килен дә бик әйбәт, кияүне әйтәсе дә юк яхшылыгын», – ди Заһит абый.
Әти-әнисенең хәл-әхвәлен белергә кергән кызлары Аида: «Балаларыбыз да әби белән бабалары янына барырга яраталар. Алар безнең өчен зур өлге, оныклары өчен үрнәк булып торалар. Гомер буена безнең өчен тырышкан әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле!» – ди.
Гөлнара Вәлиева.