Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әлфия Заһретдинова: «Укучыларымның уңышлары – минем өчен олы сөенеч»
2.11.2023

Әлфия Заһретдинова: «Укучыларымның уңышлары – минем өчен олы сөенеч»

Укытучы һөнәре ул тынгысызлык, эзләнү, үз-үзеңә һәм башкаларга таләпчән булу, дип уйлыйм. Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укытучысы Әлфия На­зыйф кызы Заһретдинова – нәкъ шундый сыйфатларга ия булган укытучы. Ул күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбе белән милли басма арасындагы сукмакны ул салды. Бүгенге заманда укучыларны иҗатка тарту авыр булса да, Әлфия Назыйф кызы ике дистәгә якын ел безнең белән хезмәттәшлек итә.
Шушы дәвердә «Алтын йомгак» сәхифәсендә күпме укучыларының иҗаты дөнья күргән? Алар калын китап чыгарырлык булып тупланган. Моннан тыш укытучы тарафыннан дистәгә якын укучының китап­лары әзерләнгән. Әлфия Назыйф кызының шушы хезмәтләре генә дә аның татар телебез, милләтебез өчен янып көюче укытучы булуын дәлилли. Шушы көннәрдә ул үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан без дә аның белән әңгәмә кордык.

– Синең укытучы булып китүеңә кем сәбәпче?

– Безнең заманда мәктәптә күп­челек укучылар я укытучы, я табиб һөнәрен сайладылар. Өстәвенә, минем әни гомер буе мәктәптә химия һәм биология фәнен укытты. Мин Чаллы шәһәренең педагогия институтында белем алдым. 4нче курста укыганда, өстәмә белгечлек итеп татар телен керттеләр. Бу 1994 ел иде. Ул елларда мәктәпләрдә татар теле дәресләре артты. Мин хезмәт юлымны Чаллы шәһәренең 46нчы мәктәбендә башлап җибәрдем. Безне биш куллап татар теле укытучысы итеп кабул иттеләр. Чаллыда бик каласым килгән иде. Кияүгә чыккач, Әгерҗегә кайтырга туры килде.

– Укытучы баласы булу рәхәтме, әллә киресенчәме?

– Әнкәй безнең сыйныф җи­тәкчесе иде. Шуңа күрә таякның авыр башы гел миңа төште. Стена газетасы ясарга кирәкме, башка өстәмә эш булдымы, миңа куша иде. Дәрескә әзерләнмәсәм, өйгә кайткач, «Син белмәгәнне ничек мин башка укучылардан таләп итә алам?» – дип орыша иде. Ә кызым татар телен минем сыйныфта укыды. Мин дә башкаларга караганда аннан күбрәк таләп иттем. Шуңа күрә ул телне яхшы белде, олимпиадаларда катнашты.

– Бүгенге көндә укытучыны, аеруча татар теле укытучысын нәрсә борчый?

– Хәзер татар сыйныфлары әти-әниләр ризалык биргәндә генә ачыла, ягъни без аларга бәйле. Кайбер саф татар гаиләсендә әти-әниләр балаларын рус төркемнәренә кү­череп куялар, имеш, балаларына татар телен үзләштерү авыр. Әти-әниләрнең авырлыктан качып, җи­ңеллек эзләп йөрүләре эчне пошыра. Татар төркемендә саф татар балалары белем алырга тиеш. Ә бездә, киресенчә, төркемгә татар телен өйрәнергә теләгән рус балалары килеп керә. Шулай итеп, бер сыйныфта ике төркем: татарча яхшы белгәннәр дә, татарча белми торганнары да утыра. Бу татар теле укытучыларының эшенә зур киртә тудыра. Хәзер татар теле һәм әдәбияты дәресләренең сәгатьләре кыскартылды, әдәбият атнага бер сәгать кенә калды… Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларын, журналга дәрес темаларын – барысын да рус телендә язабыз. Әмма аңа карамастан, укытучыга укучыларны олимпадаларга, имтиханнарга тиешле дәрәҗәдә әзерләргә кирәк. Бер елны татар телен укытуны федераль дәрәҗәдә прокурорлар тикшерделәр. Шул елны, проблемадан качып, мәктәптә татар төркеме ачылмады. Нәтиҗәдә, милли җанлы татар балалары туган телләрен рус телле укучылар төркемендә үзләштерергә мәҗ­бүр булды. Саф татар баласы рус төркемнәре өчен оештырылган олим­пиадада катнаша алмый, ул белемен татар телен тирәннән үзләштерүчеләр белән сынарга тиеш. Шуңа күрә татар төркемнәре өчен программаны дәресләрдән тыш үзләштерергә туры килә.

— Борчулар белән бергә шатлыклар да буладыр бит?

– Укучыларым Туфан Миңнул­лин, Абдулла Алиш исемендәге конференцияләрдә, «Илһам», «Җәлил укулары», «Көмеш каләм», шулай ук «Яңарыш» газетасы уздырган бәйгеләрдә призлы урын­нар яулыйлар. Мисал өчен, бик сәләтле укучым Дилия Закирова «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады, Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Укучыларымның уңышлары – ми­нем өчен олы сөенеч.

– Син нинди укытучы, нинди әни?

– Мин – таләпчән укытучы. Әм­ма укучылар – миңа, мин укучыларга карата яхшы мөгамәләдә. Дәресләргә һәрвакыт әзерлек бе­лән керәм, тормышчан алып барырга тырышам. Бераз гына читкә китеп сөйләшеп тә, көлешеп тә алабыз. Төрле конкурсларга, бәйгеләргә, олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнәбез. Быел 9нчы сыйныфта укучы алты бала татар телен өйрәнәләр һәм шуларның бишесе татар теленнән имтихан сайлады. Моны мин укучыларның миңа ышанулары дип кабул иттем. «Мин нинди әни?» – дигән сорауга: «Кызын бик яратучы ана», – дип әйтер идем. Кызыбыз Айгөл – бердәнбер бала. Һәрбер әти-әни үз баласы өчен яши.

– Балаларны тәрбияләүдә иң үтемле алым?

– Кайчакта кибеткә килеп кер­гәч, балаларның идәнгә ятып елый-елый, әти-әниләрдән әйбер таләп итүләре ошамый. Безнең кыз гаиләдә бер генә бала булды, әмма ул беркайчан да елап, бездән нәрсәдер сорамады. Ки­беттә йөргәндә, берәр уенчык күрсә: «Әни, баегач, бу уенчыкны алырбызмы? – дип сорый иде. «Әйе, алырбыз», – дигән сүзгә, бик канәгать була иде. Күрәсең, аңлатканбыздыр. Кызыбыз, шатлыгы булса да, проблема туса да, безнең белән бүлешә. Кечкенә вакытта йоклатканда, һәрвакыт әкият сөйләдем. Кайбер әкиятләрне уйлап чыгарырга да туры килә иде. Бервакытны «Нәрсә турында әкият сөйлим?» – дип сорадым. Айгөлнең күзе лампочкага төште дә: «Лампочка турында», – диде. «Лампочка яп-якты булып янган. Ул шундый якты януы белән мактанган һәм бервакыт шартлаган. Аннан ул янмый башлаган. Шуңа күрә мактанырга ярамый», – дип сөйләгән әкиятне ул әле дә искә ала.

– Син нинди кешеләрне яратасың?

– Мин күп сөйләшми торган, тыныч холыклы, кулыннан эш килә торган булдыклы кешеләрне яратам. Хәләл җефетем Ирек нәкъ шундый. Гайбәт саткан кешеләрне сөймим. Үзем тәртип яратам. Һәр­нәрсә үз урынында булырга тиеш. Мин көнлек эшме, атналыкмы, оныт­мас өчен дәфтәр битенә язып куям (мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс эше турында сүз бара). Көн дәвамында эшләрне үтәгәннән соң, сызып барам. Арасында үтәлмичә калганын икенче көнгә күчереп язарга да туры килә…

– Мәктәптә нинди күренешләр синең ачуыңны чыгара?

– Укучыларның бер-берсен ким­сетүләре. Шушы көннәрдә бер кызны сыйныфташы: «Безмамная», – дип рәнҗеткән. Ул кызның әнисе үлгән. «Нигә алай дип әйттең?» – дип сорашкач, «Ул кызның иң авырта торган җиренә кагыласым килде», – ди. Мондый күренешләргә күз йома алмыйм. Йомарга да кирәк түгел, укучылар үзләре дә: «Әлфия Назыйфовна моны болай гына калдырмаячак», – дип, алдан үк белеп торалар. Юкка-барга дәрес калдырсалар, үртәләм.

– Сыйныф җитәкчесенә өстәмә акча түләсәләр дә, күп кенә укытучылар бу вазифадан баш тарталар. Нигә?

– Чөнки сыйныф җитәкчесенә йөкләнгән вазифалар куркырлык. Аның документ эше бик күп. Хәзер балаларга караганда әти-әниләр белән эшләү авыр. Укытучыларны хурлаган гаиләләрдә балаларның да безгә карата мөнәсәбәтләре начар була. Баланың дәрескә йөрүе, әзерлеге аның гаиләсеннән килә. Кайбер әти-әни сорап та тормыйча, баласын дәрестән алып китәргә мөмкин. Болар өчен сыйныф җитәкчеләре җаваплы. Телефонга бер-бер артлы «Сыйныф җитәкчеләре, моны эшләгез, тегене эшләгез, җавап ашыгыч кирәк», дигән хәбәрләр килеп кенә тора. Әйтерсең лә безнең дәрес бирәсе юк. Сыйныф җитәкчесенең эше мәктәптә генә бетми, өйдә дә дәвам итә. Әллә ничә төрле анкеталар, сораштырулар, тестлар үткәрәбез. Кайчакта «Әти-әниләрегез бу кә­газьне тутырып җибәрсен әле», –дип, укучыларга әйтергә дә оялабыз.

– Соңгы елларда белемне мәктәп, ә тәрбияне гаилә би­рергә тиеш дип, мәктәптән тәр­бия чараларын алып таш­лаганнар иде. Хәзер ничек?

– Соңгы елларда янәдән тәрбия мәсьәләсе күтәрелде, әмма аның белән документ эше дә артты. Без балаларга вакытыбызны күбрәк бирү урынына кәгазь тутыру белән шөгыльләнәбез.

– 50 яшь аз гомер түгел. Үткән гомер юлына карап, нәрсә әйтә аласың?

– Мин бүген тормышымнан бик канәгать. Яраткан эшем бар. Кызыбыз безне уңышлары белән сөендерә. Таянырдай ирем бар.

– Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә тор­мы­шың шулай матур булсын, сә­ла­мәтлек беркайчан да таш­ла­масын. «Яңарыш» газетасы белән элемтәләрегез тагы да ныгысын иде.

Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит, чынлап та, шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, кешегә әверелә. Син дә бүген яраткан кызыңның терәге, иреңнең кадерлесе, туганнарыңның үрнәк өлгесе, милли басмабызның таянычы булып, 50 яшьлек юби­лееңа аяк бастың. Киләчәктә дә шулай тормышың түгәрәк булсын.

Рилия Закирова.