Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - “Италмас” – республиканың горурлыгы
13.01.2022

“Италмас” – республиканың горурлыгы

“Италмас” сүзе Удмуртиядә бик популяр. Удмуртия шагыйре, язучысы Михаил Петровның “Италмас” исемле поэмасы, “Италмас” поселогы, торак комплексы, урамы, сәүдә үзәге, савыт-саба юу, тәрәзә чистарту сыекчалары да “Италмас” исеме белән йөртелә. Әлеге атаманы йөрткән чәчәк каян килеп чыккан соң? Сүзнең татар теленә тәрҗемәсе — эт, ит алмас. Баксаң, әлеге сүз удмурт халкына безнең борынгы бабаларыбыз — кыпчаклардан кергән икән. Бүгенге көндә безнең татар телендә сакланмаса да, ул удмуртларда сак­ланган. Бездә әлеге чәчәк — сары чәчәк дип кенә атала. Һәм инде тагы бер “Италмас” исемен йөртүче, Удмуртиянең визит карточкасы булган “Италмас” ансамбле.

Удмуртиянең “Италмас” Дәүләт Халыклар дуслыгы орденына ия булган Анатолий Мамонтов исемендәге академик җыр һәм бию ансамбле 2021 елда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан ансамбль өчен яңа костюмнар тектерелде, репертуар баетылды. “Италмас”ның 85 еллыгы уңаеннан филармониянең яңа сезонында күп чаралар үтә. Максатлары – “Италмас”ның туган ягында тамашачыларга төрле милләтләрнең сәнгатен күрсәтү. Фестиваль кысаларында легендар Митрофан Пятницский исемендәге Дәүләт академик рус хорының гастрольләре узды инде. Кызганыч, пандемия аркасында концерт тамашачыларсыз үтте. Концерт видеотасмага яздырылып, бөтен Удмуртиягә күрсәтелде. Сезон башында Коми Республикасының Виктор Морозов исемендәге “Асъя кыа” Дәүләт ансамбле чыгыш ясады. 3 гыйнварда“Италмас” ансамбленең “Филармониядә раштуа кичләре” циклыннан “Ах, снежок, белая метелица” исемле концерты узачак. Актив иҗади эше, удмурт халык мәдәниятен күтәрү өстендә куйган хезмәтләре өчен Анатолий Мамонтов ноябрь аенда шәһәрнең Мактау тактасына кертелде. Ансамбльнең 17 кешесе УРның Мәдәният министрлыгы, УР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарына, Ольга Карпова һәм Игорь Микрюков — Удмуртия Республикасының атказанган артисты исемнәренә лаек.

Үткәннәргә кайтып

Әлеге коллективны 1936 елда Мәскәү мәктәбе дирижеры Аполлон Каторгин оештыра. “Ул яхшы тәрбияче иде, үзенең эшенә бирелеп, аны җаны-тәне белән башкарды. Авыллардан килгән күп кенә артистлар нота грамотасын белмиләр иде. Аполлон Василий улы аларга сольфеджио өйрәтте, дөнья һәм үзебезнең илнең классикасы белән таныштырды. “Аларны белми торып, башка халык сәнгатен тирәнтен өйрәнеп булмый дип әйтә иде ул”, — дип искә алалар аның турында ансамбльнең беренче составындагы артистлар. Коллектив оешкан беренче көннәрдә үк алар алдына зур бурычлар куела. Нәкъ шул бурычлар өстендә эшләү, тәнкыйть һәм мактау сүзләре “Италмас”ны югарылыкка күтәрә дә инде. Ул елларда ансамбль репертуарны “чарлый”, җырлау алымнарын, халык биюенең сәхнә хореографиясен, сәхнә костюмнарының эстетикасын өйрәнә. Аполлон Каторгин композитор Дмитрий Васильев-Буглай белән авылларда экспедициягә йөреп, җырлар, биюләр җыя. Аларны хәрәкәтләренең тыйнаклыгы, төз, горур гәүдә белән башкарыла торган удмурт халык биюе бигрәк тә кызыксындыра. Хорда башкарыла торган биюләре лирик булса, бәйрәмнәрдә бии торган биюләре шунда ук бәйрәм рухы өсти. Ансамбльнең концерт программасына биюләр соңрак керсә дә, бүген ансамбльне биюләрсез күз алдына китереп булмый. Халык театры артисты Л.Шолохов тарафыннан бию төркеме оештырыла. Ул ансамбльгә иң популяр булган удмурт халык биюләрен куя. Бераздан коллективка балерина Р.Э. Ардевилио килә. Баштарак классик биюләр куйса да, соңрак ул да еллар буе репертуардан төшмәгән удмурт халык биюләре куя. Аның тарафыннан ансамбль репертуарында бик озак еллар барган лирик “Ширьян” биюе куела.

Үзебезнекеләр

Ансамбльдә җырчы, биюче милләт­тәш­ләребез дә шактый. Шуларның берсе — тамашачыларыбызга таныш булган җырчы кызыбыз Светлана Тимершина. Ул Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлап, бүгенге көндә әлеге ансамбль хорында җырлый. “Италмас” ансамбленә миңа юнәлешне “Афә­рин” бию ансамбле җитәкчесе Светлана Юр­това бирде. Удмурт телендә җырларны өйрәнү бик җиңелләрдән түгел. 18 ноябрьдә ансамбльнең юбилей концертында беренче тапкыр хор белән чыгыш ясадым. Бик дулкынландым. “Сүзләрне онытмасам ярар иде”, — дип кайгырдым. Хор бит әле бер урын­да гына басып тормый. Җырлаганда, бию хәрәкәтләре бар. Бер генә хәрәкәтне дөрес ясамасаң да, ансамбль чыгышының бөтен мәгънәсе, матурлыгы югала. Ансамбль репертуарында рус, украин һәм башка халык җырлары да бар. Тиздән татар халык җыры да куелачак. “Италмас” ансамблендә эшләү – минем өчен горурлык. Коллектив белән дә уртак телне тиз таптык. Эшкә кергәндә, рус, татар, удмурт телләрендә җырлатып, тыңлап кабул иттеләр. Шунысы кызык: “Татар җырларын югары дәрәҗәдә башкарасың”, — дип бәяләп, әле дә минем рус милләтеннән икәнлегемә ышанмыйлар. Үзем дә ансамбльгә килү белән, исемлек белән танышканда, татар фамилияләре эзләдем, ә алар ансамбльдә шактый”, — диде ул.
Ә менә биюче Раушания Мөдәрисова коллективта инде бишенче ел чыгыш ясый. Раушания Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан хореография училищесын тәмамлаган. Ул иҗади гаиләдән. Әтисе Рушат Мөдәрисов – ике республиканың атказанган артисты. Апасы да, сеңелесе дә театр белән бәйләнгән. “Училищеда укыганда, безгә “Италмас” ансамбленнән килеп, ансамбльдә эшләргә тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, башта ризалык биргәнче уйландым, шулай да карар кылдым. Инде менә бишенче ел эшлим. Бирегә килеп урнашканыма һич үкенмим, насыйп ярымны да Ижауда очраттым. “Италмас” ансамбленең 85 еллык юбилеен каршылаганда, Ярославль шәһәрендә үткән Бөтенроссия балет һәм хореографлар бәйгесендә катнашып, нәкъ без лауреат булдык. Эшемне бик яратам, зур иҗади юл үткән “Италмас” ансамблен хөрмәт итәм”, — диде. Барлык милли чараларыбызның бизәге булган “Афәрин” бию ансамблендә биюче егет-кызларыбызның да күбесе “Италмас” ансамблендә эшләп, лаеклы ялга чыккан биючеләр.

“Безнең тормыш юлда үтте”

Алар илебез дә генә түгел, Халыкара сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, остаханәләр, иҗат очрашулары үткәрәләр. Еллар үткән саен ансамбль үсә, репертуар баеганнан- байый. Ансамбльнең дәрәҗәсе күтәрелә. Һәр яңа программа республика тормышында зур музыкаль яңалык булып тора. Концерт рецензияләрендә җырларның яңгы­рашы, күп тавышлылык, хорның классик җырларны матур итеп башкарулары билгеләп үтелә. Бу – ансамбльне төрле елларда җитәкләгән сәнгать җитәкчеләренең хезмәте. Алар арасында РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Дәүләт премиясе лауреаты Герман Корепанов, Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Розита Анкундинова, Анатолий Бабанкин, хормейстрлар Геннадий Пропенко, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Митрофановлар бар. Ансамбльнең атаклы шәхесләренең берсе — Россия һәм Удмуртиянең халык артисты, РФнең атказанган сәнгать эшлек­лесе, Удмуртиянең мактаулы гражданины Анатолий Мамонтов. 50 ел буена ул ансамбльне профессиональ юлдан алып бара. Дистә еллар җыелган иҗат байлыгын, энҗе бөртекләредәй кадерләп саклый. Бүгенге көндә дә “Италмас” – иҗади эзләнүдә, күп кенә музыкаль бәйгеләр катнашучысы. Ансамбльгә бик күп яшьләр килә. Бүген ан­самбльнең балетмейстры – талантлы Евгения Ваторопина. Агымдагы елның июнь аенда Ярославль шәһәрендә үткән Бөтенроссия балет һәм хореографлар бәйгесендә катнашып, ансамбль лауреат була. “Кыкен эктон” халык биюе өчен махсус бүләк белән Евгения Ваторопина бүләкләнә. Ансамбльнең алтын фондыннан алынган биюләр белән рәттән яңа биюләр барлыкка килә. Концертларда һәр артистның үз эшен яратып, чын күңелдән башкарганы сизелә. Концерт саен Анатолий Мамонтов әсәрләрен башкарганда, артистлар аңа рәхмәт хисләрен яудыра. Бүгенге көндә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, төп дирижеры – Владимир Фирстов. 85 ел “Италмас” ансамбле удмурт халкының һәм башка халыкларның иҗади байлыгын тамашачыларга бәян итеп, тарих­ны, гореф-гадәтләрне саклауга зур көч куя.