Ул җомга көнне китте…
27 март — җомга көн — минем өчен гадәттәгечә башланды. Мин инде компьютер артына утырырга һәм үземнең булачак китабым өстендә эшне дәвам итәргә ниятләгән идем. Һәм көтелмәгәндә «Яңарыш» газетасы редакциясеннән шалтырату: «Роберт абый вафат. Роберт Миңнуллин арабыздан китте…» Йә, Ходаем!..
Шәһәребезнең ишек алларына гөрләп яз килде, автомобиль рәтләре астында бормаланып гөрләвекләр агылды, күк якты зәңгәрсу төскә керде… – әле генә аягүрә басып, язны тәрәзә аша күзәтә идем бит, ә менә бу берничә сүзне ишетү шунда ук кышкы салкынга төрде, ялгызлык салкынына, бозлы әрнүгә… Аякларның басып торырлык хәле калмады, шып итеп урындыкка утырдым…
Әйе, безнең Роберт Миңнуллин белән әңгәмәбез утыз елга якын өзелеп тормады, аның белән дуслыкны мин танылган удмурт шагыйре, Татарстанның Баулы районында туып-үскән әдәби остазым Владимир Романовтан (1943-1989) мирас итеп алдым. Ул үз вакытында Роберт Мөгаллим улы белән мине үзенең чуаш-удмурт колачында берләштерде.
Роберт Миңнуллин күп нәрсәне белә иде. Аның белән сәгатьләр буе, кичләр буе, тәүлекләр буе бер-береңә дәшми дә аңлашып була иде. Ул алыштыргысыз кеше иде, ә бу, килешәсездер, хәзер сирәк кешеләрнең сирәк очрый торган сәләте. Әмма сүз аңа якын булган темаларга — әдәбият, туган тел, халык һәм Ватан темаларына кагылганда, ул бер секунд эчендә үзгәрә: буйга зур булмаган кеше күз алдында великанга әверелә. Гади авыл ир-аты кыяфәте шунда ук нәзек генетикалы аристократ образы белән алышына, ул сугышчан яугиргә әверелә, дәшмәүчәнлеге су басымы бәреп чыккан сыман шагыйрьнең фикер осталыгы, образлы инандыру белән алышына. Хәер, ул беркайчан да дипломатлылык, кешелеклелек ярларыннан чыкмый. Әйе, ул кайвакыт драма артисты булмавына юкка гына үкенмәде. Халык юморы белән нык дус булды ул, үз-үзеннән дә көлә белде.
Үз автомобилен йөртә алмавына да үкенде ул, “Руль артына утырдыммы, югалып калам”, — дия иде. Пассажир булуны өстен күреп, ул үз мөмкинлекләрен: “Бу һәркемгә бирелми”, — дип бәяли иде. «Ә төштә еш кына руль артында йөрим бит», — дип шаяртып алуы хәтеремдә. Армиядә хезмәт итәргә туры килмәвенә дә үкенде ул. “Туган авылга күкрәгемдә «СА отличнигы» тамгасы белән бик тә кайтасы килгән иде”, — дип әйткәне булды. Янә ул куллары кыска булуга зарланып алгалады, “Югыйсә, нинди боксчы чыккан булыр иде! Яки скрипкачы!” — дип шаяртыр иде. Хәтерлим әле: аның пиджагы астыннан кигән күлмәк җиңенә эләктергән штрипкаларны күргәч, ул елмаеп: «Штрипкалар белән файдаланырга туры килә инде, барлык күлмәкләрнең җиңнәре озын. Минем куллар кыска бит!” — дип җавап биргән иде. Көләрсең дә, еларсың да…
Ә аны җитди номерлы дәүләт машинасы йөрткәндә, юл хәрәкәте инспекторы туктатса, ул һәрчак машинадан чыгып, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы хезмәткәр янына ашыга һәм матур гына сөйләшеп, дусларча аерылыша. Шул ук вакытта ул үзенең яңа китабына автограф куеп бирергә дә онытмый иде. Мин моны бер генә тапкыр күрмәдем.
Әйе, ул күп нәрсәгә үкенде. Беренче чиратта, кешеләрнең бер-берсен тыңлый һәм ишетә белмәвенә үкенде. Бу аның өчен галәм киңлегендәге фаҗига иде. Бер көн эчендә аңа төрле катламдагы кешеләр – олигархлар һәм бомжлар, сараннар һәм альтруистлар, имансызлар һәм фанатиклар, изгеләр һәм явызлар белән очрашырга, аралашырга туры килде… Һәм ул үзе булып кала белде, татар нәселле, үзәкле һәм бөек шагыйрь булып…
Роберт Миңнуллинның әнисен Гөлҗәүһәр ханымны хәтерлим. Без аның белән Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында чәйләр эчтек. «Беләсезме, Робертның беренче сүзләре нинди иде? “Бу нәмәкәй?” иде, дип көлде ул. Минем артымнан ияреп йөри иде дә, ни күрсә дә, шунда ук: «Бу нәмәкәй?” — дип сорый иде”. Ана балаларын ялгызы гына үстерә, Роберт иң өлкәне була. Фронтовикның тол хатыны күп нәрсәләрне балаларына дөрес аңлатканга күрә, алар чын кеше, нәселнең горурлыгы булганнар.
Роберт Миңнуллин үз шигырьләрен нәкъ менә әнисенә багышлады. Аның «Әнкәмнең догалары» җырын белмәүче татар, мөгаен, юктыр да. Нәкъ менә әнкәй догалары безне авырлыкларда коткаргандыр да. Шагыйрь үзе дә кыен чакларында нәкъ менә аларга мөрәҗәгать иткәндер… Узган гасырның 90нчы еллар башында аның китапларын яндырганда да, шул ук вакытта, язмыш ирониясе белән, шагыйрь һәм татар парламенты депутаты Роберт Миңнуллинның патриотик шигырьләреннән юлларны плакатларга язып, күтәреп йөргәндә дә. Кайбер заказлы газеталар аңа ялган гаепләр тагып, ачыктан-ачык шагыйрьне агулаган чакларда да әнкәсе догалары ярдәм иткәндер. Әмма бар да Ходай кулында, вакыт барысын да үз урыннарына куйды — Роберт Миңнуллин исеме татар халкының, Татарстанның, күпмилләтле Россия әдәбиятының һәм кешелек тарихының хәзерге заман елъязмасына алтын хәрефләр белән керде. Хаклы һәм лаеклы рәвештә!
Ә мин татар дустым һәм хезмәттәшем белән йөзләгән әңгәмәләрне һәм очрашуларны искә алам. Хәзер, язмыш сызган сызыклардан соң, күп нәрсә башкача кебек тоела. Ә иң мөһиме – кала. Бер-беребезгә карата бер генә начар сүз әйтмәдек. Ә авырган вакытта без бер-беребезне үз проблемаларыбыз белән борчымауны өстен күрдек – аларны хәл итү ихтыяҗы иҗатка күчте. Роберт беркайчан да сыгылып төшмәде — аның күз яшьләрен бик азлар гына күрде… Шагыйрь иҗаты аның белән үлми, ул үзе төзегән мифка күчә. Ә бу миф безнең өчен – шагыйрь дөньясы. Анда барлык укучылар, кешелек өчен урын бар. Кил һәм Шагыйрь белән бергә бул, анда үзең белән очрашырга тырыш, әгәр дә туры юл тапмасаң – шагыйрь шигырьләренә мөрәҗәгать ит! Аларга ышанырга була – алар сиңа туры юлны күрсәтер. Роберт Миңнуллин да шундый шагыйрь иде.
Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә баш иям (1948 елның 1 августы — 2020 елның 27 марты). Роберт Мөгаллим улының тормыш иптәше Клара Әмир кызының, аның балалары — Алмаз һәм Таңсылуның гаиләләренең, шулай ук Роберт Мөгаллим улының барлык туганнарының, дусларының, хезмәттәшләренең һәм укучыларының тирән кайгысын уртаклашам.
Кичер, гафу ит, Роберт абый дускай.
Хуш!
Вячеслав Ар-Серги, Удмуртиянең халык язучысы.
(Элмира Нигъмәтҗан тәрҗемәсе).




