Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Барзах тормышы
13.07.2023

Барзах тормышы

Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә гомерне төрлечә биргән. Кемдер бик өлкән яшьтә арабыз­дан китсә, күпләр яшьли үк вафат була. Безгә генә гомеребез беркайчан да бетмәс сыман тоела. Бәхет, байлык, сынаулар, шатлыклары белән бергә кайгыларын да уздырып, дөнья куып яшибез. Тик барысы да бер мизгел эчендә юкка чыгарга мөмкин. Синең җаның бөтенләй башка дөньяга күчә.

Ул дөнья «барзах дөньясы» дип атала. Гарәп телендә «барзах» дигән сүз ике нәрсәне аерып торучы, күзгә күренми торган «пәрдә» яки «киртә»не аңлата. Без яши торган дөнья белән Кыямәт көненә кадәр ахирәт дөньясын аерып торганга күрә, үлгән кешеләр дөньясын Аллаһы Тәгалә Коръәндә «барзах дөньясы» дип атады. Һәм анда сиңа иманыңнан, кыл­ган изге гамәлләреңнән кала бернәрсә дә, беркем дә ярдәм итә алмаячак. Бу дөньяга килгәндәге кебек, син анда ялгызың гына булачаксың.

«Кабер – ахирәттәге тормышның беренче тукталышы. Әгәр мөселман Аллаһка гыйбадәт кылып яшәсә, каберендә дә ләззәттә булыр. Әмма кяфер, икейөзле, гөнаһ кылучы бәндәләрне кабердә газап көтә.»

Әлбәттә, син фани дөньяда, кешеләр янында яшәгәндә, моны күз алдына да китерә алмыйсың. Ләкин андагы тормышны тасвирлап бетерү өчен сүзләр дә, хәрефләр дә җитмәстер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: «Мин кабер газабыннан да куркынычрак күренешне күрмәдем», – ди. Әгәр кеше бу газаплардан котыла икән, аңа алга таба җиңелрәк булачак. Котылмый икән, тагы да катлаулырак була. Кызганычка каршы, күбебез бу турыда уйлап та карамый. Аңнарыбыз дөнья артыннан куу, мал туп­лау белән томаланган. Ләкин бераз гына булса да уйлап карагыз әле: кеше гомер буе байлык җыя, кыйммәтле машиналарда йөри, яхшы йорт­лар сала, аны кыйммәтле җиһазлар белән тутыра. Моның өчен көне-төне эшли, борчыла. Боларны ул үзе белән ахирәткә алып китәме? Юк, әлбәттә! Кеше барысын да 4 аршин җиргә алыштырачак. Монда синең байлыгың да, матурлыгың да, нәфис буй-сының да кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә:

«Мәетне озатканда, аның белән 3 нәрсә ияреп бара: гаиләсе, малы, кылган гамәлләре. Малы белән гаиләсе кире кайтып китә, янында кылган гамәлләре генә кала», – ди.

Шуңа күрә хак мөселман кабердә үзен я газап, я рәхәт көтәсен онытырга тиеш түгел. Ә яхшысымы, яманымы көтәчәк – монысын фани дөньяда тормыш алып барганда кеше үзе өчен үзе билгели. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуда ял юк. Чөнки гомеребез бик кыска. Гыйбадәт кылганда ардым, лаек­лы ялга чыгасы килә, дигән сүзләр әйтелми. Иманлы кешенең ялы монда түгел, ә ахирәттә булачак.

Хастаханәләрдә авыр хәлдә ятучы авы­руларның каты авыртудан ничек газапланганнарын күргәнегез бармы? Бу гына ярдәм итмәсә, зиратка барыгыз. Анда яшьләр, балалар, картлар ята. Сез алардан берни бе­лән дә аерылмыйсыз. Һәрберебез кайчан да булса, Аллаһы Тәгалә каршына кайтачак. Шуңа күрә мәңгелек тормыш турында хәзер уйлана башлагыз. Үз каберегезне – булачак йортыгызны иманыгыз, кыл­ган гыйбадәтләрегез аша ныгытыгыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «…Раббың бәндәләренә золым итүче түгел, әмма кешеләр үз-үзләренә золым итәләр», – ди («Фүссиләт» сүрәсе, 46нчы аять). Раббыбыз Коръәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә кабер газабы, кабер нигъмәте турында күп тапкырлар әйтәләр. Тик Аның сүзләренә ышанмаучылар да бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы?.. Әгәр залимнәрнең үлгән вакытларын күрсәң, бик авыр хәлдә, каты газап астында булырлар. Фәрештәләр аларга:

«Җаннарыгызны чыгарыгыз», – дип, кулларын сузып, каты сугарлар. Бүген хур итүче газап белән җә­за ителәсез, Аллаһыга тиешсез сүзләр әйткәнегез һәм Аның аятьләре белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен», – ди («Әнгам» сүрәсе, 93нче аять).

Раббыбызның бүген дип әйтүе, кешенең җаны тәннән аерылу белән барзах тормышы башлануын аңлата. Аллаһы Тәгалә шулай ук: «Вә берәү Минем китабым белән гамәл кылудан вә Мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидәятсез вә бәхетсез тар тормыш булыр, кыямәт көнендә Без ул кешене күзе һәм күңеле сукыр хәлдә кубарырбыз», – ди («Таһа» сүрәсе, 124нче аять). Рәсүлебез әйткәнчә, әлеге аятьтәге тар тормыш, кабер газабы дигәнне аңлата. Раббыбыз: «Иман китереп, хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән сабит булган «Лә Илаһә Илләллаһ» сүзенә беркетер…» – ди («Ибраһим» сүрәсе, 27нче аять). Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтүенчә, монда сүз шулай ук кабер, аның нигъмәте турында бара.

Рәсүлебез хәдисләрендә дә бу турыда күп әйтелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Мәетне кабергә төшергәннән соң, ул кешеләрнең аяк тавышларын ишетә», – диде. Туганнары, дуслары киткәч, янына фәрештәләр килә. «Мөхәммәд турында син нәрсә әйтә идең?» – дип сорыйлар. Иман иясе, Аллаһка итагать итүче: «Ул Аллаһның илчесе һәм пәйгамбәре». Ул бу дөньяда да шәһадәт китерде», – дип җавап бирер. Ләкин кяфер, икейөзле кеше бу сорауга: «Мин белмим, аны кешеләр нәрсәдер дип әйтәләр иде, мин дә шулай дип әйттем», – дияр. Шулвакытта аңа Аллаһның газабы килер. «Аның башына чүкеч белән сугарлар. Әгәр шул ук чүкеч белән тау­га суксаң, ул тузанга әйләнер. Каты газапка шулкадәр кычкырыр, хәтта аның тавышын кешеләрдән һәм җеннәрдән башка барча җан иясе ишетер», – диелә хәдистә. Әгәр кешеләр дә ишетсәләр, куркуларыннан бу дөньяда яши алмаслар иде. Аңнарыннан язарлар иде, Аллаһ безне бу нәрсәдән имин кылды. Әйе, гади генә кабер. Ләкин чынлыкта исә гади түгел икән. Каберне ачып карасаң, череп яткан тәнне табарсың, ләкин анда нигъмәт яки газап бара.

Нинди гөнаһларыбыз өчен кабер газабы бирелә?

Әлбәттә, иманлы кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә теләп, Коръән буенча яшәргә тырыша. Ләкин алар да ялгышырга, кайбер әйберләрне белмәскә мөмкин.

«Кабер газабына илтә торган нәрсәләрнең берсе – гайбәт сату.»

Хәтта дин тоткан кешеләр дә әлеге гөнаһны еш кылалар. Без гайбәтнең нәрсә икәнен беләбез, аңлыйбыз, әлбәттә, ләкин тиешенчә кулланганда, төшенеп бетмибез әле. Бер җирдә ишеткәнне, башка җирдә сөйләп йөреп, гайбәт гөнаһына кергәнебезне сизми дә калабыз.

«Икенчесе – кешенең бәвел тиюдән сак­ланмавы.»

Тәненә, киеменә тисә дә юынмый, киемен алыштырмый. Мондый кешенең хәтта намазы да кабул булмый. Бу шулай ук кабер газабына китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) ике кабер яныннан үтеп киткәндә: «Алар икесе дә кабер газабында. Берсе гайбәт сөйләгәне, икенчесе бәвел тиюдән сакланмаганы өчен», – дигән.

«Өченчесе – риба.»

Тик бу синең кемгәдер процентлар белән бурычка биреп тору гына дигән сүз түгел. Динне яхшылап өйрәнгән кеше рибаның куркыныч әйбер икәнлеген дә, аның төрле вариантлары барлыгын да аңлый. Шул ук кредитлар, ипотекалар алганда, сату итүдә, банклар белән эшләгәндә риба белән очрашырга мөмкин бит! Мондый капкынга эләгүдән сакланырга кирәк.

«Зина кылу, ялганлау, йокыдан торырга иренеп, намазга басмау – болар шулай ук кабер газабына илтә торган гөнаһлар.»

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)гә боларның барысы да күрсәтелә. Газапланган кешеләрне күргәч аңа: «Син беренче күргән, башын таш белән ярган кеше – Коръәнне өйрәнеп, соңыннан Изге китаптан баш тарткан, йокысыннан уянып та, намазга басмаган кеше. Авызын, борынын, күзләрен каерып ерткан кеше – өеннән чыгу белән бөтен дөньяга ялган сүз сөйләп йөргән кеше. Ә мичкә охшаган әйбердә янучы хатын-кызлар һәм ир-атлар — зина кылучылар. Канлы елгада йөзгән һәм авызына таш атылган кеше – риба алулары һәм (ришвәт кебек гаделсез) һәм ялган (хаксыз юллар) белән кешеләрнең малларын ашаучылар».

Кабер газабы — Кыямәт көне җиткәч, ахирәттә булачак мәңгелек газапларның башы гына. Бу Аллаһы Тәгаләнең колына карата булган ачуы. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә тырышып яшәргә кирәк. Кабер газабына илтүче гөнаһлардан сакланырга тырышыгыз!

Фәнзил Гарипов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.