Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Берсе дә эзсез узмаган!
13.07.2023

Берсе дә эзсез узмаган!

Бу язмамның беренче кызыл юлын мин 10 апрельдә язып куйганмын. Менә шуннан аңласагыз иде: тормышта чебешләрне көз санасалар, мәктәптә яз саныйлар. Апрель, май айлары – мәктәптә кызу эш вакыты. Фикерләрем дә көндәлек эш мәшәкатьләре белән бүленеп калган. Мәктәптә җәйге каникуллар башлануын минем уйларымның да иркенгә чыгуы дип кабул итсәгез икән.

2023 ел «Укытучы һәм остаз елы» дип игълан ителү төрле яклап уйландыра, үзең эшләгән педагогик коллективлардагы мохитне күзаллата, үзеңнең укытучы буларак урыныңны аңларга чакыра һәм, әлбәттә, гомер юлында очраган укытучыларыңны һәм остазларыңны искә төшерә.

Унынчы сыйныфны тәмам­ла­ганчы укытучы булырга хыялланмадым да кебек. Шулай да укытучылык юлында инде шактый багаж туплап, бүген дә кайчандыр «тынгысыз, әмма мактаулы» дип күңелгә салынган һөнәргә тугрылык саклап, эшләп яткан көннәрем. Тынгысызлык ягыннан әллә ничә тапкыр катлауланса да, мактаулы һөнәр дип, хәзер берәүне дә шаккаттыра алмыйсың. Аеруча бүгенге укучыларның ата-аналарын, бигрәк тә яшьләрен. Өлкәнрәк буын ата-аналар арасында элеккечә хөрмәт  белән караучыларны сирәк кенә очратырга була әле. Ни өчен бу шулай? Чөнки мәктәп хәзер – заказ үтәүче. Ата-ана сайлый, теләми икән, укытучыны, фәнне алыштыра, уку планнарын өйрәнә, баласына уңайлысын карый.

«»Барың берең өчен, берең барың өчен» дигән девиз астында беркем дә эшләми дә, яшәми дә хәзер мәктәптә! » 

Ләкин мин бернәрсәгә кара­мыйча, юлда туып торучы каршы­лыкларны җиңеп, күңелемнән үзем­нең дөрес юлда икәнлегемне аң­лап, көн саен мәктәпкә эшкә барам. Мәктәп ул сырхауларыңны да оныттыра, шәхси проблемаларыңны да читкә этәрә, иртән уйланган планнарыңны да көн дәвамында әллә ничәгә төрләндереп бетерә. Мәктәп бит ул җанлы организм кебек. 45 минут тынып торган «умарта күче» тәнәфестә ничек җанлана, кайнап чыга. Тәнәфес укытучы өчен тагын да тынгысызрак вакыт аралыгы икәнен бүген шунда кайнаучы укытучылар аңлый, әлбәттә. Ә элек!

Мин бик яхшы хәтерлим, хөр­мәтле мөгаллимнәр, култык астына сыйныф журналын кыстырып, озын коридорлар буйлап, вәкарь белән генә атлап, тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсенә баралар. Анда хезмәттәшләре белән бер-ике сүз алышып, алдагы дәрескә сыйныф журналын алып, кире кабинетларына кайталар. Ә коридор буйлап чабып йөрүче укучы балалар хөрмәтле укытучыларга юл биреп, читкә сибелеп калалар, исәнләшәләр, кай­берләре күз уңына эләкмәскә теләп, шым булалар. Әле үзем дә шул мәк­тәпләрдә эшләгән бәхетле ел­ларымны искә төшерәм. Электрон журнал системасына күчү, цифрлаштыру, мәгълүматны компьютер технологияләре аша алу – барысы да мәктәпне дә, укытучы халкын да тамырдан үзгәртте. Укытучының күзенә карап, сөйләвен тыңлап, җанлы аралашу мохитен Интернет челтәрендә казыну, экраннан уку, телефоннан язышу алыштырып бетерде.

«Кеше кешене күрми, сизми, ишетми, аңламый торган бер чорда яшибез хәзер.» 

Курс эшләрен дә кулдан язып, рефератларга материалларны китапханәләрдә ятып, фәнни китаплардан эзләп табып, үз язганнарыңны аңлап! өйрәнеп яклаган безнең буын өчен бүгенге заман технологияләренең һәрберсе яңалык. Ул технологияләрнең күп­леге, көн саен үрчеп торуы, ки­рәксә-кирәкмәсә дә гамәлгә куелуы күп энергия, вакыт, тизлек сорый. Дөресен әйтим: мин үзем кү­бесен өйрәнеп кулланырга тү­гел, ә аңларга да җитешми калам.  Минем озак һәм тәмләп уйларга өйрәтелгән, күнеккән башыма бу мәгълүмат урнашып беткәндә генә инде анысы искергән, яңасы килеп чыккан була. Яфрактай кечкенә йөрәккә ничек барысын да аңлатып бетерергә, йодрык хәтле баш миен тагын ничек кенә кайнатып чыгарырга белмәгән көннәр күп була. Шулай да мин эшемне яратам. Әйткәнемчә, мәктәп – җанлы организм. Анда – балалар!

Хезмәтемә тугрылык сакласам да, төрле мәктәпләрдә эшләргә насыйп булды миңа. Һәм мин моның белән тагын бер бәхетле. Чөнки бертөрлелек – минем дошманым. Укытучының гомер еллары да уку елы белән исәпләнә аның. Нәрсәне генә уйлый, саный башласам да, мин көздән башлыйм, кышны үткәреп, язга барып тукталам. Әйтерсең, минем гомеремнең җәйләре булмаган да. Җәйге каникул ел саен бетмәс-төкәнмәс авыл эшләре, бакча, печән әзерләү, бәрәңге эшкәртү  белән  сизелми дә үткән икән. Хәзер бу эшләр шактый кимесә дә, бүгенге вакыт тизлегендә калганнары да таманга туры килә.

«Һай, вакыт тиз үтә бит! Һаман да шул компьютерлар, телефоннар йота вакытыбызны. Заманнан калышмаска тырышып, үзебез дә чабып кызулатабыз газиз гомеркәйләребезне!»

Хезмәт юлымны үзем укыган Кадыбаш урта мәктәбеннән башлаган елларым инде әллә кайда калды кебек. Ә күңелдә бүгенгедәй саклана. Гомумән, мәктәп елларымны мин яратып, сагынып искә алам. Бигрәк тә 4нче сыйныфта математикадан мәсьәлә чишәргә өйрәткән укытучым Мөнзилә апаны бер дә онытмыйм. Кайсы кабинетта, такта янында ничек басып торуларын, өстендәге киеменә хәтле хәтерлим. Әллә безне бик әз укытканга шулай якты булып хәтергә уелып калганмы, әллә минем бу фәнгә мәхәббәтемне уятып калдырганмы?! Рәхмәт аңарга! 11нче сыйныфны тәмамлаганчы математиканы яраттым. Ә үзем татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча киттем. Монда татар теле укытучым Гөлсинә апаның «Сочинениеләрне бик әйбәт язасың. Бу фикерләрең югалып калмасын», – дигән сүзләре барачак юлымны күрсәтте. Мин аңа бүгенге көнгәчә бик рәхмәтле! Дөрес юнәлеш бирә белүче укытучы – ул укучының олы бәхете. Бүген дә язу, иҗат итү, акыллы фикерләрне шәрехләү, шигырь ятлау, укытучым өйрәткәнчә сөйләү, сәхнәдә чыгыш ясау минем яраткан шөгыльләрем булып кала.

Институтны тәмамлап, бер ел татар теле һәм әдәбияты кафедрасында калып, студентлар белән эшләү практикам да бар минем. Дип­лом җитәкчем Әнвәр Мәгъдәнур улы тәкъдиме белән «Әдәбият белеме» дигән гаҗәеп кызыклы фән сукмагыннан атлап каравым миңа эшемдә бүген дә ярдәм итә. Бер генә ел эшләдем шул, галиҗәнаб укытучымның да өметен кисеп, фән юлыннан китмичә, мәктәп тормышына чумдым. Бик кадерле елларым булган ул минем! Кабатлану булса да, әйтим, 27 ел элек кулдан язылган лекцияләремне укып, хәтеремдә  яңартып торам. Аеруча соңгы ике елда татар әдәбияты буенча республика олимпиадаларына бару «Әдәбият белеме»нә кире кайтарды.

«»Өметемнең күзе шундый зур, керфекләре генә ябылмасын», – ди бит шагыйрь Равил Фәйзуллин. Мин дә өметләнеп яшим әле!»

Әдәбият фәнен чорларга бүлеп укыткан кебек, минем укытучылык юлымда Ижау чорым, Казан чорым булды. Бу турыда тагын бер иркенләп язармын әле. Ижауда эш­ләгән еллар үзе бер могҗизага тиң! Мин һәр баруымда Казанга: «Казан, Казан, сине миннән артык яратучы белмим бар микән?!» – дип эндәшәм. Ижау миңа тормыш борылышларым шәһәре буларак бер кадерле булса, Казанны Татар иленең башкаласы буларак яратам. Тормыш юлында очраган укытучыларым, остазларым бер язмага гына сыймавы белән мин чиксез бә­хетле икән.

Фәридә Хафизова,
Әгерҗе шәһәре