95 яшьтә димәссең…
Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Бибисәйдә Шиһап кызы Касимова күптән түгел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җор телле, күтәренке кәефле, һәр көн хәрәкәттә ул. Бибисәйдә апаның тормыш девизы да: «Күп эшләргә, арыдым дигән сүзне беркайчан да әйтмәскә».
Бибисәйдә Касимованың гомер юлы шатлыклардан гына тормаган. Кайгылар, авырлыкларны күп кичерергә туры килгән. Әмма ул аларга бирешмәгән, сыгылмаган. Аңа хәзер дә 95 яшьне бирмәссең. Бибисәйдә апа Юкамен районы Палагай авылында 1927 елда туган. Гаиләдә ун бала үскәннәр, әнисе дә бик яшьли вафат булган. «Гаиләдә без бик күп булдык. Минем әтием энесенең биш баласын асраган. Беренче хатыныннан аерылгач, ике баласы калган. Икенче хатыннан – өч бала, өченчесеннән тагын бер бала туды. Без 16 кеше өстәл артына утыра идек. Авылда тормыш бик авыр иде. Ачлыкны да татыдык. Күп кыенлыклар күрдек», – дип, искә алды гасырга якын элек булган көннәрен Бибисәйдә апа.
Ә 1941 елда өлкәннәрне сугышка алганнар. «Өйдә мин, үги әни һәм авыру энем калдык. Калганнарыбызның барысын да фронтка алып киттеләр. Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде. Тик без колхозда өлкәннәр белән бертигез эшләдек. Сука да сукаладым, печән дә чаптым, тырмаладым да. Ул сука сукалау бик авыр иде. Шуңа күрә хәзер аякларым авырта инде», – ди Бибисәйдә апа. Тик авырлыклар әле алда була.
15 яше дә тулмаган яшүсмер кызны, 1942 елның апрель аенда, дәресләрдән аерып, Балезино-Ижау тимер юлын төзү эшенә алып китәләр. «Ул авыр эшләрдә хәтта 8-10 яшьлек балалар да катнашты. Бүгенге чор балалары мондыйны күз алдына да китерә алмый. Аллаһы Тәгалә башка күрсәтмәсен», – дип кабатлады Бибисәйдә апа. «Авылдан без бик күп кеше киттек. Шалашта тордык, җирдә йокладык. 500 грамм ипи бирәләр иде. Көн саен сәгать унда, чират торып ала идек шушы ипине. Бер тапкыр суалчаннан аш пешереп ашаганны әле дә яхшы хәтерлим», – диде ул, бөтен авырлыкларны исенә төшереп.
Шушыннан туган авылына кайтмый инде Бибисәйдә апа. Заводларда эшче куллар кирәк булу сәбәпле, аларны ФЗУга алып китәләр. 6 айлык курслардан соң, егет-кызларны станокларда эшләргә заводларга китерәләр. Татар авылыннан үскән балаларга рус телендәге терминнарны хәтерләү дә кыенлыклар тудыра. Тик алар бирешмиләр: «Җиңү өчен!» дип, тырышып эшлиләр. Сугыш елларындагы михнәтнең сөенечле ахырына дәлил буларак – ветеран архивында 1945 елның 10 маенда Җиңү хәбәре чыккан «Правда» газетасы.
Кызы Наилә белән ул еллардагы күпсанлы фотоларын да барлап чыкты. Һәр фотосурәтнең кайда, кем белән икәнен аңлатып бирде Бибисәйдә апа. Бер генә бәйрәмне дә калдырмаган – барысында да актив катнашкан. Көндез – заводта, кичен гаиләсе белән. Барысына да өлгергән. Кызына һәм үзенә киемнәрне дә үзе теккән. «Мин тектем дә, чигү дә чиктем, бәйләдем дә. Чабата да бәйли идем әле. Барысына да оста булдык», – ди Бибисәйдә апа.
Механика заводында Бибисәйдә апа 40 ел эшли. Әле лаеклы ялга чыккач та, эшен ташламый. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы грамоталар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Ветеран бүген дә кул кушырып утырмый. Өйдә барлык эшләрне үзе башкара. «Идәннәрне дә үзем юам, ашарга да пешерәм. Кибет тә якындагы гына, рюкзакны аркама асам да, анда да үзем йөрим», – ди Бибисәйдә апа. Уфтанырга яратмый. Әнисенең бердәнбер таянычы булган кызы Наилә берәр эшендә булыша башласа: «Үзем», – дип, җитез генә атлап китә. «Бик әйбәт минем кызым. Оныкларым, оныкчыкларым да күп, килеп, хәлемне белешеп торалар», – дип, мактанып алды Бибисәйдә апа.
Әнә шулай, бөтен җиргә дә җитез, өлгер Бибисәйдә апа озын гомеренең сере дә хәрәкәттә, ди. «Күп эшләргә, актив булырга, ялкауланмаска кирәк. Һәрвакыт хәрәкәттә булсаң, ул сиңа көч, дәрт өсти. Мин үзем Скандинавия йөрүе белән шөгыльләнәм. Хәзер бит яшьләр ялкау. Алар өчен бөтен әйберне машина эшли. Гел утырып торырга яраталар. Тик болай бары тик үз сәламәтлекләренә генә зыян салалар», – дип, яшьләргә дә киңәшләрен бирде әңгәмәдәшем. «Авылга да еш кайтып йөрибез. Һәрвакыт хәер өләшәм, Корбан, Ураза гаетен уздырабыз», – ди Бибисәйдә апа.
Актив тормыш алып барган язмам герое Бибисәйдә Касимованың хыялы – 100 яшенә җитү. Бу хыялының тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек телибез аңа.
Хәмидә Гайфуллина.