Бүгеннән татар телен өйрәнәм
Татар яшьләре слетына минем күптәннән барасым килә иде. Тик чит-ят урын, анда танышларым булмау туктатып килде. Ә быел бар батырчылыгымны җыеп, анкета тутырдым.
Слет узган урын – Горняк авылына барыр өчен безгә машиналар таптылар, һәрберебезне утыртып, кирәкле урынга кадәр алып килделәр. Биредәге матурлыкка ис китәрлек иде: якында гына –урман, буа, зур алан. Һәр катнашучыга аның фотосы төшерелгән һәм исеме язылган бейджик бирделәр. Аның икенче ягында слетның программасы бар иде. Бу бик уңайлы, чөнки ничәдә торуыбызны, ничәдә ашарга баруыбызны белеп тордык. Палаткаларны куйгач, урнашкач, безне ашаттылар. Табигатьтә, учакта пешерелгән ризык болай да тәмле була, тик пешерә белү дә бик мөһим. Пешекчеләребезгә «Афәрин!» дип әйтәсе килә. Пешергән ашаулары тел йотарлык тәмле иде. Барысы да хәләл иттән әзерләнде. Вегетарианчылар (ит ашамаучылар) өчен дә аерым меню булды.
Танышу аланда, учак янында узды. Учактан тыш, без утырган урын прожектор белән дә яктыртылган иде. Җырлар өчен микрофон, колонкалар да каралган. Интернетка чыгу да, якыннарга шалтырату мөмкинлеге дә булды. «Кунакка буш кул белән килмиләр», – дип, Башкортстаннан килүчеләр барыбызны да кумыс белән сыйладылар.
Күңелне тырнаган бер күренеш турында да әйтми калдырып булмый: яшьләрнең күбесе рус телендә сөйләшә. Барысы да аңласын өчен, оештыручылар да русча сөйләшергә мәҗбүр булды. Кич ахырында без баянга, гармунга, гитарага кушылып җырладык. Менә бу вакытта гаҗәпләндем дә, шатландым да. Рус телендә бер җыр да яңгырамады. Заманча татар җырларыннан башланып, элекеге җырлар («Казан кичләре», «Сарман вальсы», «Кил, иркәм, кил инде») җырларын башкардылар яшьләр.
Слетка гаиләләре, балалар белән килүчеләр дә булды. Иң яшь катнашучыга ике ай ярым иде.
Икенче көн дә чараларга бай булды. «Батырлар ярышы» («Гонка героев») дип аталган, төрле каршылыкларны үтүдән торган конкурста без командада эшли белүебезне, бер-беребезгә ярдәмгә килүебезне сынадык. Шул вакытта бер-беребез белән тагын да яхшырак таныштык. Төшке аштан соң безгә төрле остаханәләр уздырдылар. Теләгән һәркем татар көрәшенә, актерлык осталыгына яки кул эшләренә өйрәнә ала иде. Мин соңгы остаханәне сайладым. Биредә без фетрдан милли бизәкле брошкалар һәм брелоклар ясадык. Миңа бик ошады! Мондый остаханәләрдә катнашу милли горурлыкны, татар мәдәниятенә булган мәхәббәтне арттырырга ярдәм итә.
Остаханәләрдән соң, интеллектуаль уен башланды. Этаплар күп булды, сораулар да җиңел тоелмады. Хәрефләрдән татар сүзләрен төзергә, ребуслар, кроссворд чишәргә, кошларның русчадан татарчага тәрҗемәсен табарга, фотога карап, атаклы милләттәшләребезне танырга, татар мәдәнияте турында сорауларга җавап эзләргә туры килде. Без үзебез өчен: «Әле күп нәрсәне белмибез, белемнәребезне арттырырга кирәк», – дигән нәтиҗә ясадык.
Кичке аштан соң яңгыр яуды. Тик ул безне куркытмады, бу вакытта без татар мифологиясе темасына квест уздык. Мәйданчыкка әкият геройлары җыелды (Шүрәле, Былтыр, Пәри, Су анасы, Өй иясе, Абзар иясе). Аларның серләрен белеп, табышмакларны чишеп, безнең командабыз җиңү яулады. Квест өчен барысына да истәлекле бүләкләр өләштеләр.
2 көн дәвамында уеннарда катнашканыбыз, актив булганыбыз өчен безгә жетоннар биреп бардылар. Аларның нигә кирәк икәнлеге кичтән билгеле булды. Жетоннар слетның валютасы булды, аларга аукционда тәкъдим ителгән лотны сатып алырга мөмкин иде. Лотларның нәрсә икәнен турыдан-туры әйтмәделәр. Аның көндәлек тормышта ни өчен файдалы булуы турында гына кыска белешмәләр бирделәр. Шуңа күрә дә уен бик кызыклы узды. Кемгәдер пауэрбанк (тышкы аккумулятор), зур китаплар эләкте, ә кемгәдер – туалет кәгазе, балалар уенчыгы.
Кич моның белән генә тәмамланмады. Оештыручылар катнашучыларны тәмле шашлык белән сыйладылар, соңыннан дискотека булды. Кемдер иртәнгә кадәр учак янында сөйләшеп, гитара белән җырлар җырлап утырды.
Йокы туймаса да, бу ял көннәре искиткеч узды. Яңа танышлар, яңа белемнәребез барлыкка килде. Үзеңә тиңнәр (яшь татарлар) арасында булу гына да җанга нинди ләззәт китерә! Без бер дулкында булдык, уй-фикерләребез бер иде. Күп кенә катнашучылар слеттан соң: «Бүгеннән татар телен өйрәнәм, чын татар буласым килә», – дип киттеләр. Минемчә, бу «Иман» татар яшьләре берлегенең төп максатларына ирешүләрен тагын бер кат дәлилли.
Раилә Рафыйкова.