Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Чүп үләненә ашлама кирәкми
20.07.2023

Чүп үләненә ашлама кирәкми

Инде шактый күп еллар элек «Яңарыш» газетасында минем бер мәкаләм басылган иде. Анда мин үзем Украинада, Мәскәүдә командировкаларда булганда, Украина милләтчеләренең Рәсәй һәм Советлар Союзы (әле ул бөек ил җимерелгәнче) кешеләренә карата тискәре мөнәсәбәтләре турында үзем күргән фактлар нигезендә фикерләремне язган идем.

Минем язмада бернинди дә «Америка ачу» юк иде. Сүз күп кенә украинлыларның Рәсәйдәге күп нәрсәләргә тискәре карашы, рәсәйлеләрне, нинди милләттән булуына карамастан, «Москаль» дип атаулары, Рәсәйдә булган бөтен уңай күренешләрне танырга теләмәү, бар нәрсәдә дә Украинаны гына мактарга тырышулары, Рәсәй Украина хисабына гына яши дип, рәсәйлеләрне кимсетүләре турында иде.

Советлар Союзы дигән илдә «демократия» дигән төшенчә сүз иреге һәм хокуклар иреге дип түгел, ә компартия нәрсә әйтсә, шул дөрес, шул демократия дигән фикер халыкның аңына сеңдерелгән иде. Советлар Союзында бөтен мәктәпләрдә бер үк эчтәлектәге уку әсбаплары буенча дәресләр бирелә, диләр иде. Шулай булгач, ничек соң украинлылар бөтенләй башка идеяләр нигезендә тәрбияләнгәннәр икән?

Кызганычка каршы, моның үз сәбәпләре булган. Хәзерге көндә кайбер масса­күләм пропаганда чараларында бераз хәбәрләр күренгәли башлады бу турыда. Бе­ренчедән, Украина мәктәпләрендә укытыла торган тарих фәне Рәсәйдә укытыла торган тарих фәненнән бераз аерылган икән. Украинадагы тарих дәреслеге, иң беренче чиратта, үз республикаларының тарихын мактап күрсәтүгә багышланган, илнең бөтен сәнәгатен, икътисадын үстерүдә Украина республикасының роле аеруча югары булуын ассызыклап күрсәткән булган икән. Шулай булгач, ул вакытта украинлыларның үз рес­публикаларын аеруча мактаулары, ә Рәсәйне һәм башка Союздаш Республикаларны кимсетеп күрсәтергә тырышулары гаҗәп тә булмаган икән. Чөнки алар мәктәптә үк шундый идеологик тәрбия алып чыкканнар.

Кайбер украинлыларның әйтүләренә ка­­раганда, тарихның күп кенә темаларын өйрәнгәндә, укытучылар дәрес процессын китапта язылганча түгел, ә Украинада кабул ителгәнчә, үзләренчә укытканнар. Мәсәлән, Икенче Бөтендөнья сугышында Украина милләтчеләренең (С. Бандера һ.б.) үзләренә махсус хәрби отрядлар (хәтта армия дип тә әйтергә була) оештырып, Гитлер Германиясе белән берлектә, Кызыл армиягә каршы сугышулары… Хәтта Германия җиңелеп, илдә тыныч тормыш башлангач та, бандерачылар партизан отрядлары оештырып, күп еллар Советлар Союзына каршы канлы сугышлар алып барганнар.

Илнең башка республикаларында бу вакыйгалар турында бандерачыларга тирән нәфрәт хисләре белән укысалар, Украина мәктәпләрендә (аеруча, Карпат арты районнарында) хәлләр башкачарак булган…
Бу юлларны укыган өлкәнрәк буын кеше­ләре моны яхшы аңлаганнардыр. Чөнки без Советлар Союзында яшәгәндә үк, Украинада булып кайткан кешеләр таныш-белешләренә анда күргәннәрен сөйләп гаҗәпләндерә иделәр. Имеш, сугыш вакытында бандерачылар отрядларында Кызыл Армиягә каршы сугышкан канэчкечләргә бернинди җәза бирелмәгән. Алар С. Бандераны һәм башка фашистлар ялчыларын яклап, үз митингларын оештыралар. Сугыш вакытында кигән формаларга фашистлар Германиясенең орден-медальләрен тагып йөриләр һ.б.

Ә бит болар бөтенесе дә ил «Советлар Союзы» дип аталганда һәм власть башында КПСС дигән сәяси партия утырганда башлана. Ул вакытта Рәсәйдә компартия сәясәтенә һәм илдәге тәртипсезлеккә каршы сүз әйтеп кара син – «махсус органнар» бик тиз телеңне кыскартырлар иде. Чөнки сәяси репрессияләрдән курку хисе безнең халыкта буыннан-буынга күчә торган бер «газаплы авыру», хәтта «Горбачев демократиясе» дә халыкның аңына тәэсир итә алмады.

Югарыда әйтелгәннәр тәэсирендә ирексездән законлы сорау туа: «Ә соң Украина ул вакытта шул ук Совет законнарына буйсынып яшәмәде микәнни?» Һәм башка тагын бик күп сораулар… Берничә ай элек «Аргументы и факты» газетасында бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә торгач, зур гына мәкалә басылган иде. Анда әйтелгәнчә, КПСС Политбюросы (ул вакыттагы иң югары власть Органы) Украинадагы хәлләрне яхшы белгән. Ләкин Рәсәйдә кулланыла торган «тел кыскарту» ысулларын Украинада кулланырга батырчылык итмәгәннәр.

Ә моның җитди сәбәпләре дә була. Беренчедән, гражданнар сугышыннан һәм Икенче Бөтендөнья сугышыннан Украина иң күп газаплар күргән республика. Колхозлашу елларында булган ачлык бәхетсезлеге. Бандерачылар идеологиясе бик күп кешеләрнең аңын яулап алган (властька каршы хәрәкәтләр булуы мөмкин). Украина көнбатыш илләре белән чиктәш һәм аларның идеологик тәэсире көчле. Боларның һәрберсе үзләре аерым зур-зур темалар. Алар турында берничә җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Ә күп еллар ил җитәкчесе булган Н.С. Хрущевның Украина җитәкчесе булганда кылган гафу ителмәслек ялгышлыклары өчен аклану буларак, Украинага Кырым Республикасын «бүләк итүе» проблемаларның әле дә иң четереклесе булып кала бирә…

Советлар Союзы җитәкчелегенә Украина проблемасын чишкәндә, боларның һәммәсен дә искә алырга туры килә. Шуңа күрә КПСС Үзәк комитеты халык арасында идеологик эш алып барганда (дөресрәк итеп әйткәндә, «коммунизм» дигән әкиятне халык аңына көчләп тагарга омтылганда), Украинага бераз ташлама ясарга (ягъни властьны тәнкыйтьләгән һәр кешене төрмәгә утыртмаска) мәҗбүр була.

Тагын шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, минемчә, Советлар Союзы вакытында Украина материаль яктан иң яхшы тәэмин ителгән республикалардан саналды. Аның кибетләрендә халык өчен кирәкле әйберләр (бигрәк тә азык-төлеккә кагыла бу) җитәрлек булды. Ә Рәсәйдә ул вакытларда халык бер кисәк колбаса өчен кибет чиратларында сәгатьләр буе торып газап чикте. Кыскасы, ил базар икътисадына күчеп, бөлгенлеккә төшкәнче, Украина бик яхшы яшәүче республика булды. Ә инде базар икътисады бөтен илне тиз генә хәерче ясап ташлады.

Шунысын гына әйтеп китәргә кирәк, матди яктан яхшы яшәргә күнеккән Украина моны бөтен ил кебек үк авыр кичерде. Нинди генә ил тарихына күз салып карасак та, илнең идарә итү системасы үзгәргәндә (аеруча, революцион үзгәрешләр вакытында) гади халыкның яшәү шартлары начарлана. Бу тарихи факт. СССР җимерелеп, анда кергән союздаш республикалар мөстәкыйль дәүләтләргә әверелгәч тә, шулай булды. Ә гади халык, гадәттә мондый вакытларда гаеплене эзләргә керешә. Логика гади: ил кризиста икән, халык тормышы начарланган икән, моңа кемдер гаепле булырга тиеш…

Ә Советлар Союзы җимерелүне бик тә игътибар белән күзәтеп торган Америка шушы вакытта актив эшкә керешә. Украинаның икътисади һәм сәяси тормышы белән чынлыкта Америка белгечләре идарә итә башлыйлар. Бу турыда бездә инде күп сөйләнде һәм күп язылды. Америка идеологларының иң зур «уңышы» булып Украина халкын бөтен бәла-казаларда гаепле Рәсәй һәм руслар дип ышандырырга тырышу тора. Һәм алар бу юнәлештә бик зур корткычлыклар эшләделәр. Моңа факт­лар бихисап: Украина җитәкчелеге тулысынча Америка күрсәтмәләре буенча гына эшли, анда милләтчелек (дөресрәге, фашистик) оешмалар ирекле рәвештә эшлиләр, Рәсәй дошман ил дип игълан ителгән һ.б…

Украина турында хәзер күп сөйләнә һәм күп языла. Ләкин сораулар күп, җаваплар гына юк, ничек соң әле Рәсәй үзенең иң зур таянычы булган Украинаны югалтты? Ә рус халкы славяннар группасына кергән украин халкыннан ник аерылырга тиеш?

Минемчә, Украина мәктәпләрендә яшь буынның аңына дуслык-туганлык орлык­лары түгел, ә чүп үләннәре чәчү бүгенге трагедиянең бер сәбәпчесе булып тора. Ә чүп үләненә ашлама кирәкми, ул үзе дә әйбәт үсә. Бигрәк тә НАТО илләре анда ашламалар сибеп торганда.

Гыймран Сафин.