Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Ватан – димәк, бергә!
2.11.2023

Ватан – димәк, бергә!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов 1 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

Әңгәмә чәй табыны артында җылы мохиттә барды. Александр Бречалов дөньяда барган хәлләрне күз уңында тотып, әлеге очрашуның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп узды. «Илебездәге тынычлыкны, халыкара дус­лыкны бозарга теләүчеләр җитәрлек. Махачкаладагы хәлләр – моның ачык дәлиле. Мин кичә Воткинскида дини һәм иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре белән очраштым. Шунда берәүнең ялган хәбәрне чынбарлык итеп сөйләве борчуга салды. Күргәнегезчә, милләтара дуслыкны, тынычлыкны бозу өчен күп кирәкми, – дип, милли оешмаларга республикада тотрыклылыкны сак­лауга керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Сүзен дәвам итеп, түбәндәгеләрне сөйләде: «Сез бик зур эш алып барасыз. Уртак проектларыгыз күп. Гербер, Сабантуй кебек бәйрәмнәр инде күптәннән төрле милләтләрнең яраткан бәйрәмнәренә әверелде. Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Бу йорт – сезнең уртак йортыгыз. Күргәзмәдә «Бергә 15 ел!» дигән сүзләрне күрдем. Дөресен әйткәндә, республикабызда төрле милләтләрнең бердәм булып яшәүләренә 100 елдан артык. Удмуртиядә һәр милләткә яшәү, эшләү, иҗат итү өчен шартлар тудырылган».
Алга таба милли-мәдәни оешмалар вәкилләре грант акчалары хисабына тормышка ашырылучы проектлары белән таныштырдылар. Аларның барысы да милләтара дус­лыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Халыклар дуслыгы йортының «Ватан – димәк, бергә!» проекты Александр Бречаловта аеруча кызыксындыру уятты. Ул аны федераль дәрәҗәдә танытырга һәм җәелдерергә кирәклеген искәртте. Милли сәясәт министры Эдуард Петров сүзләренчә, республикада яшәүчеләрнең 88%ы региондагы милләтара хәлләрне уңай бәяли. Бу – яхшы күрсәткеч, ләкин эскертнең дөрләп янып китүе өчен 1 шырпының да җитүен күз уңыннан ычкындырмаска һәм уяулыгыбызны җуймаска кирәк.
Хөрмәтле газета укучылар! Барыгызны да бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек һәм тыныч тормыш телибез.

Рәмзия Габбасова.